ЯҢАЛЫКЛАР


4
март, 2024 ел
дүшәмбе

Россия Президенты В.В.Путин указы белән 2024ел Россия Федераөиясендә Гаилә елы дип игълан ителде.Шул уңайдан Янурыс авыл җирлегенең Каташ-Каран мәдәният йортында гаилә коруларына 45 һәм 50 ел тулу уңаеннан Исоровлар,Гараевлар,Давлетшиннар гаиләләре хөрмәтләнде.Гаиләләрне авыл җирлеге башлыгы А.Ә.Мөхәммәдиева,балалары,оныклары,туганнары котлады.Бәйрәмгә концерт номерлары ямь өстәде.

Бүген МБББУ "Ләшәү-Тамак төп гомумбелем бирү мәктәбе"нең 1 нче сыйныф укучылары үзләре яратып укыган беренче дәреслек – Әлифба белән саубуллаштылар. Алар барысы да укырга, язарга, матур итеп сөйләргә, мисал-мәсьәләләр чишәргә, әдәпле булырга, өлкәннәрне хөрмәт итәргә, акыллы, тәртипле булырга өйрәнделәр. Нәниләребезгә куанычлар, ныклы сәламәтлек, яңадан-яңа уңышлар телибез!

4 нче март көнне «Сарман» кинотеатрында Гаилә елы кысаларында, Бөек җиңүнең 79 еллыгын каршылап район библиотека коллективларына оештырылган чара узды. Аларга «823-й километр» исемле яңа төшерелгән татарстан фильмы күрсәтелде.

2024 елның 29 февралендә Сарман муниципаль районы Советы утырышларының кече залында Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия утырышы узды.

27 февральдә МБББУ “ Советлар Союзы Герое А.А. Казаков исемендәге Александровка төп гомуми белем бирү мәктәбе”ндә " Гаиләмнең гореф-гадәтләре " дигән  мәктәп чарасы узды.


3
март, 2024 ел
якшәмбе

Язгы матур бәйрәм алдыннан 8 мартта Сарман муниципаль районы башлыгы Кубогына волейбол буенча район оешмаларының хатын-кызлар командалары ярышлары узды. Бу ярышлар традицион булып китә һәм инде алтынчы тапкыр үткәрелә.

Район башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин ярышларда катнашучыларны сәламләде һәм Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады. Район үсешенә керткән өлеше, актив иҗтимагый эшчәнлеге һәм ярышларда актив катнашуы өчен гүзәл ханымнарга рәхмәт белдерде.


2
март, 2024 ел
шимбә

2024 елның 28 февралендә Зәй шәһәрендә ел саен үткәрелә торган XXIV Ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең зона сайлап алу туры узды.


1
март, 2024 ел
җомга

Гражданлык – патриотик тәрбия айлыгы һәм Гаилә елы кысаларында «Зиннәт Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта гомуми белем бирү мәктәбендә» 2 нче сыйныфта «Без – спорт гаиләсе» дигән спорт чарасы оештырылды. Гаилә уены спорт һәм сәламәтлек бәйрәменә әверелде. Барлык катнашучылар да уңай эмоцияләр һәм энергия алдылар

Үз фатирларын төзекләндергәндә, кешеләр еш кына шәхси проект буенча җиһазлар заказ итә. Башкаручы тарафыннан материалны әзерләү һәм китерү, никах һәм алмаштыру срогы заказчы белән килешмичә бозыла.

Бүген Җәлил бистәсендә Украинада махсус хәрби операция барышында һәлак булган Фәтхетдинов Илсур Инсаф улы белән хушлашу панихиды узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International