ЯҢАЛЫКЛАР


23
май, 2023 ел
сишәмбе

 

Буген Зиннәт Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта мәктәбе укучылары өчен дэ "Соңгы кынгырау" бәйрәме узды.

Бүген Ләке урта гомуми белем бирү мәктәбендә Соңгы кыңгырау бәйрәме узды. Быел мәктәптә чыгарылыш сыйныфы юк. Ләкин укучылар һәм укытучылар искиткеч чара оештырдылар.

Бүген Мортыштамак мәктәбендә 9 нчы сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады. Бәйрәмгә килгән кунаклар, әти-әниләр укучыларга имтиханнарда уңышлар, максатларга ирешүләрен, ак юллар теләделәр.

Бүген Азалак мәктәбендә соңгы кыңгырау бәйрәме узды, бу бәйрәм белән Азалак авыл җирлеге башлыгы И.Г. Габдулгазизов котлады.
Алар өчен укытучыларның үгет-нәсихәт сүзләре, ата-аналарның дулкынландыргыч чыгышлары, мәктәп администрациясеннән һәм чакырылган кунаклардан тантаналы котлаулар яңгырады.
Без чыгарылыш сыйныф укучыларыбызга укуда һәм хезмәттә уңышлар, чиста күк, якты кояш, яхшы кәеф телибез!

 

Александровка авыл мэктэбендэ сонгы кынгырау бэйрэме

Бүген Кәүҗияк мәктәбендә Соңгы кыңгырау чыңлады. 9 нчы сыйныфны тәмамлаучыларны әлеге искиткеч көн белән Кәүҗияк авыл җирлеге башлыгы Ф.А. Хөснетдинов, Сарман районында Пенсия фонды идарәсе башлыгы А. м. Харисов, Сарман МР мәгариф бүлеге методисты А. Ф. Әхмәдуллина котладылар.

Бүген Ләшәү Тамак мәктәбендә Соңгы кыңгырау бәйрәме узды .Бу искиткеч көн  белән ЛәшәүТамак авыл җирлеге башлыгы И.З. Хабибуллин ,Ләшәү Тамак  гомуми урта белем бирү мәктәбе директоры Р. С. Дәүләтов котладылар. Барысына да ныклы сәламәтлек, куелган максатларга ирешүләрен, бәхет, иминлек һәм  тыныч күк йөзе теләделәр.

23 майда 9 һәм 11 сыйныфларны тәмамлаучылар өчен  Соңгы кыңгырау чыңлады.

Буген Петровский Завод мэктэбе укучылары очен дэ "Сонгы кынгырау" бэйрэме узды.

Бүген Сарман районының барлык мәктәпләрендә дә "Соңгы кыңгыраулар" яңгырады. Район Башлыгы Фәрит Хөснуллин Сарман гимназиясендә тантаналы чарада катнашты. Фәрит Мөнәвирович чыгарылыш сыйныф укучылары өчен үгет-нәсыйхәт сүзләре әйтте, җитди сынауларда - чыгарылыш һәм керү имтиханнарында уңышлар уңышлар теләде, олимпиадаларда һәм төрле конкурсларда җиңүчеләргә һәм призерларга бүләкләр тапшырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International