ЯҢАЛЫКЛАР


26
апрель, 2023 ел
чәршәмбе

Бүген – бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне. Республикабызда гына түгел, татарлар яшәгән барлык төбәкләрдә дә бүген аның үлмәс шигырьләре яңгырады, һәйкәленә чәчәкләр салынды, халкым зурлап үзенең бөек улын искә алды. Мәктәбебездә аңа багышланган сыйныф сәгатьләре оештырылды. Аларда шагыйрьнең эзләре барланды, укучыларның белемнәре ныгытылды.

Бүген СПИДны профилактикалау буенча ведомствоара комиссия утырышы узды.

«Тукай дөньясына сәяхәт»

Азалак авыл җирлегендә санитар-экологик икеайлык кысаларында территорияләрне чистарту дәвам итә

Сарман муниципаль районының «Нөркәй» агрофирмасында сезонлы эшләр башланганчы сиптергечләрнең техник торышы тикшерелде.

2023 елның 25 апрелендә УСХиП һәм Сарман муниципаль районының "Россельхозцентр ТР" район филиалы белгечләре тарафыннан КФХ һәм районның башка хуҗалыкларының көзге чәчүлекләрен һәм язгы кыр эшләрен карау үткәрелде.

Салкын кышлар үтеп 
Яз килгәндә, 
Җылы яктан кошлар кайтканда, 
Туган көнең синең, бөек Тукай, 
Тугры халкың итә тантана. 
Безнең балалар бакчасында Тукай әкиятләрен бик яратып укый барысы да, апрель аен көтеп алабыз яратканшагыйребезнең туган көненә багышланган кичә үткәрергә.
Быел без бәйрәмне әниләр чакырып билгеләп үтәргә булдык. Бәйрәмгә килгән әниләр балалары белән матур итеп шигырьләр сөйләделәр, тәрбиячеләр әзерләгән әкиятләрне карадылар. Кичәбез бик күңелле үтте, Тукаебызны онытмыйбыз дип барысы да сүз бирде.

Шигърият күгендә иң якты йолдыз булып янучы бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән балалар кече яшьтән таныша башлыйлар. Балалар бакчаларында әлеге юнәлештә зур эш башкарыла. Әлбәттә, әлеге зур чарада безнең 6 нчы санлы " Теремкәй" балалар бакчасы да читтә калмый.
Быел да апрель аенда бакчабызда бөек шагыйребез Г.Тукайның туган көнен билгеләп үттек. Әлеге әдәби-музыкаль кичәдә балалар әдипнең шигырьләрен сәхнәләштерделәр, аның сүзләренә язылган җырларны җырладылар, кунакка килгән әкият геройлары белән уйнадылар.
Шунысы куанычлы: шагыйребез иҗаты белән татар балалары гына түгел, ә башка милләт балалары да кызыксына, алар да Тукай шигырьләрен теләп өйрәнә, сәнгатьле итеп сөйли, татар халкының гимнына әверелгән “Туган тел” җырын искиткеч зур осталык белән башкаралар.

26 апрельдә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнендә, татар халкы Туган тел көнен билгеләп үтә.

Башка бәйрәмнәр һәм истәлекле даталар белән беррәттән, бу көн һәркайсыбызның күңелендә аерым урын биләп тора. “Туган телеңне онытсаң, рухыңны югалтырсың…”– дип язган шагыйрь. Туган телен белмәгән кеше үз халкыннан да, милли тамырларыннан да аерыла, туган җиренә дә ят була. 

Безнең мәктәпнең 5-9 нчы сыйныф укучылары бөек шагыйребез Габдулла Тукай турында "Тукай безнең күңелләрдә" дигән документаль фильм карады, башлангыч сыйныф укучылары Г. Тукай әсәрләренә иллюстрацияләр ясады.

Тукай иҗаты җиһанга ямь, яктылык чыганагы, яшәү көче бөркеп, җирне, күңелләрне җылытып торучы мәңгелек кояш кебек үзенә бер илаһи көчкә ия. Аның шигырьләре, моңлы бер җыр кебек, гасырлардан гасырларга күчеп, күңел кылларын тибрәндерә, еларга, да, көләргә дә, уйланырга да мәҗбүр итә.

Шигырьдәгечә - Халык күңеленә ак нур сибүче, кара төннең якты ае, шаулы язның тургае булган Бөек Тукаебыз – мәңге безнең күңелләрдә... Без - Тукайлы халык, мәңгегә!

26 нчы апрель - татар дөньясы өчен истәлекле көн. Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне. Ул татар шигъриятенең иң якты йолдызы, милләтебезнең йөзек кашы. Шагыйрь калдырган иҗат мирасы - безнең горурлыгыбыз. Габдулла Тукай туган көн - Туган тел көне! Шул уңайдан Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныф укучылары өчен киновикторина үткәрелде. Балалар үзләренең шагыйрь турындагы белемнәрен ныгыттылар, бергәләп «Тугал тел» җырын башкардылар. Г.Тукай әкиятләренә төшерелгән мультфильмнар карадылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International