ЯҢАЛЫКЛАР


22
декабрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

20 нче декабрь көнне Сарман 2 нче санлы  "Лилия" балалар бакчасында  "Ел тәрбиячесе-2023" республика һөнәри осталык конкурсының муниципаль этабына йомгак ясалды. Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасы тәрбиячесе Шәйдуллина Лия Линар кызы бу бәйгедә җиңүче булды. Аны котлыйбыз һәм  алдагы сынауларда уңышлар телибез!

Хөрмәтле энергетика хезмәткәрләре hәм тармак ветераннары!

Сезне hөнәри бәйрәмегез – Энергетиклар көне белән котлыйм.


21
декабрь, 2022 ел
чәршәмбе

Яңа елны каршылауга багышланган чаралар кысаларында, Җәлил гимназиясе башлангыч сыйныф укучылары өчен кул эшләре конкурсы оештырылды. Конкурс Яңа ел алдыннан бәйрәмчә эмоциональ атмосфера һәм кәеф булдыру, балаларның иҗади сәләтләрен үстерү, әти-әниләр белән бергә иҗади эшчәнлек алып бару максатыннан үткәрелде. Конкурска үз куллары белән ясалган һәр декоратив-гамәли иҗат техникасында эшләнгән эшләнмәләр кабул ителде. Кул эшләре авторларына рәхмәт.

20 һәм 21нче декабрьдә Сарманда "Россия Ел укытучысы" педагогик осталык конкурсы узды. Җәлил гимназиясен яшь педагог, математика укытучысы, Кульпанова И.Д.. тәкъдим итте. Ике көнлек ярышлар нәтиҗәләре буенча ул "Ел укытучысы" номинациясендә призер исеменә лаек булды.Чын күңелдән котлыйбыз! Киләчәктә дә уңышлар телибез!

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрүгә керткән лаеклы өлеше өчен Сарман муниципаль районы Иске Имән авыл җирлеге башлыгы Раушания Исламова "Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен" медале белән бүләкләнде.

Бүген Каташ-Каран авылында иганәче Гамиров Илдар Өнип улы Камалиевлар гаиләсе инвалид балаларга бүләкләр тапшырылды.

Бүген район Башлыгы Фәрит Хөснуллин җитәкчелегендәге Сарман муниципаль районы делегациясе «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы» Ассоциациясенең XVII съездында катнаша.

Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Хөснуллин "Теләкләр чыршысы" Бөтенроссия хәйрия акциясендә катнашты.

 

Россия Федерациясе Салым кодексының беренче өлешендәге 4 статьясына, икенче өлешенә һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында «2022 елның 21 ноябрендәге 443 – ФЗ номерлы федераль закон үз көченә керде (алга таба - № 443 – ФЗ). Әлеге законның аерым нигезләмәләре 2022 елның 1 гыйнварыннан барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла. Тулырак мәгълүматны карап чыгыйк.


20
декабрь, 2022 ел
сишәмбе

2022 нче елның 20 нче декабрендә Сарманда Сарман районы Башлыгының Чыршы бәйрәме узды. Чарада Җәлил гимназиясе укучылары да катнашты. Алар мобилизацияләнгән,  хәрби хезмәт үтүче гражданнарның балалары, мөмкинлекләре чикле балалар һәм тәрбиягә бала алган гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International