Тиздән барлык балалар өчен дә иң тылсымлы һәм көтеп алынган бәйрәм - Яңа ел киләчәк! Һәр бала, нинди яшьтә булуга карамастан, бүләк алырга хыяллана. Бәйрәм алдыннан "Җәлил гимназиясе" укучылары Сарман муниципаль районы башлыгы Ф. М. Хөснуллиннан искиткеч бүләкләр алдылар. Барлык балалар да бәхетле! Зур рәхмәт белдерәбез!
Бүген район мәдәният йортында Сарман муниципаль районы Башлыгының Чыршы бәйрәме булды.
Чара мобилизацияле гражданнар балалары, «Алга», «Тимер» батальоннарында хәрби хезмәт үтүче гражданнар балалары өчен оештырылды.
Бүген, 20 нче декабрь көнне, "Ел тәрбиячесе-2023" республикакүләм бәйгенең муниципаль этабына йомгак ясалды. "Ана телендә тәрбия һәм белем бирү төркеме тәрбиячесе" номинациясендә Җәлил бистәсенең «Алёнушка» балалар бакчасы тәрбиячесе Талибуллина Гөлнара Рәис кызы җиңүче булды. Аны чын күңелдән котлыйбыз һәм яңа үрләр яулавын теләп калабыз!
Сезне чын күңелдән туган конегез белэн котлыйбыз. Сезгэ саулык-сәламәтлек, шатлыкларга төренгән бәрәкәтле тормыш, балаларыгызнын, оныкларыгызнын күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, озын гомер кичерүегезне телибез.
Алдагы тормышыгызда кадер-хөрмәткә төренеп, тынычлыкта, тигезлектә, кайгы-хәсрәтсез яшәргә язсын.Аны авыл жирлеге башлыгы Хосниева Вероника Вячеслав кызы котлады.
8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга айлык пособие Татарстанның мәктәп яшендәге 55 мең баласына максималь күләмдә бирелә. Гаиләләргә мондый түләү күләме Татарстан Республикасында балалар өчен билгеләнгән яшәү минимумын - 11 476 сумны тәшкил итә.
Бүген Үзәк мәдәният һәм ял паркында Яңа ел чыршысы тантаналы ачылышы булды.
Шәхси хуҗалыкларга ярдәм итү максатыннан ел саен район бюджетыннан саву аппаратларына субсидияләр бирелеп бара.
"Айтуган" УСЗда Сафин Наил Мирхафизан улы истәлегенә багышланган мини-футбол буенча III еллык турнир булды. Турнирга якын туганнары Сафина Н.М.: тормыш иптәше Регина Ганиевна, улы Шамил Наил улы һәм абыйсы Камил Мирхафизан улы чакырылган иде.
Бокс буенча Татарстан Республикасы Беренчелегендә Шиһапова Элиза (2006 елда туган) кызлар арасында җиңүче, ә Маторина Арина (2010 елда туган) призер булды. Ике кызның да тренеры Нуриев Ильяс Габделхәевич. Спортчыларны һәм тренерны котлыйбыз, алга таба да җиңүләр телибез!
Казан шәһәрендә "Арыслан" спорт комплексында самбо көрәше буенча "ачык келәм" узды, анда Татарстан Республикасы районнары һәм шәһәрләре командалары катнашты.