ЯҢАЛЫКЛАР


1
декабрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллин «Бердәм Россия»Бөтенроссия сәяси партиясенең төбәк сәяси Советы Президиумы утырышында катнашты. Утырышны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, партиянең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.

2022 елның 1 декабрендә Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы «Җәлил балалар сәнгать мәктәбе» Халыкара инвалидлар көненә багышланган чара оештырды. Очрашу кысаларында «А.Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе» коррекция сыйныфлары укучылары өчен Веретенников Валерий Петровичның «яраткан җир» күргәзмәсе буенча экскурсия уздырылды, анда балалар Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы иҗаты белән таныша алдылар һәм шулай ук сәнгать мәктәбе педагогларыннан «Оста куллар» мастер –классларда катнаштылар.

Экология-һәркемнең эше
29 ноябрьдә «Орленок» Бөтенроссия балалар үзәгендә 19 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк яңа махсус экологик смена башланды!
«Бөркеткә» Юлламасын премиянең Иң энергияле һәм актив катнашучылары гына түгел, ә «Экология-һәркемнең эше»Халыкара балалар — яшүсмерләр премиясе жюриен сайлаган иң яхшы эшләр өчен махсус приз булды. Татарстан ун лидер – төбәктә. Җиңүчеләр арасында Җәлилнең 1нче мәктәбе укучылары да бар. Тамашачылар мәхәббәте бүләге Җәлил бистәсеннән Азалия Ханнановага һәм аның энесе Азаматка бирелде. Балалар үз видеороликларында гаиләсенең " экспозиция»акциясен ничек үткәргәнен сөйләде. Шулай ук Шәйдуллиннар Эльвина һәм Инзиләне, безнең мәктәп укучыларын билгеләп үтәсе килә, алар икенче дәрәҗә дипломнар белән бүләкләнделәр.

Каюмова Дарига Гайнулла кызына 90 яшь тулды.Олы юбилее белән барыбыз да котлыйбыз! Сарман муниципаль районы башлыгы урынбасары Гараева Гузэл Рифкат кызы да матур телэклэрен житкезде. Исәнлек-саулык, сәламәтлек, бәхет-шатлыклар, сөенечләр, җан тынычлыгы, тән сихәтлеге телибез! Укыган догалары, теләгән теләкләре Аллаһе Тәгаләнең Амин дигән сәгатенә туры килсен! Һәрвакыт  ачык йөз, тәмле тел белән каршы алып,озак еллар яшэргэ язсын.


30
ноябрь, 2022 ел
чәршәмбе

В Самаре пройдет III фестиваль чемпионов ГТО «Игры ГТО»

С 14 по 19 декабря в Самаре состоится III Фестиваль чемпионов Всероссийского физкультурно-спортивного комплекса Готов к труду и обороне «Игры ГТО».  Соревнования пройдут на территории универсального спортивного комплекса «МТЛ Арена». Общее руководство проведением Фестиваля осуществляет Министерство спорта Российской Федерации.
В мероприятии запланировано участие 48 команд субъектов Российской Федерации, показавших лучшие результаты в выполнении нормативов комплекса ГТО. Команды включают в себя 7 человек, в том числе: 6 участников (1 мужчина, 1 женщина – 18-29 лет; 1 мужчина, 1 женщина – 30-39 лет; 1 мужчина, 1 женщина – 40-49 лет); 1 тренер-представитель (при наличии). Также на соревнования приедут более 90 индивидуальных участников, прошедших отборочный турнир. В общей сложности планируется участие почти 400 физкультурников.
От Республики Татарстан на турнир отправится команда в составе 6 человек:
- Алина Лошадкина, Казань (6 ступень ГТО);
- Халиль Бикбаев, Балтаси (6 ступень ГТО);
- Ирина Кульчеева, Альметьевск (7 ступень ГТО);
- Фанис Гумеров, Тетюши (7 ступень ГТО);
- Наталья Дорофеева, Набережные Челны (8 ступень ГТО);
- Андрей Модин, Казань (8 ступень ГТО).
Помимо первенства среди команд субъектов Российской Федерации и среди индивидуальных участников состоится состязание «Иду на рекорд». Участники будут соревноваться за установление рекордов в отдельных видах испытаний ГТО, которые затем будут внесены в «Книгу рекордов ГТО».
Заявки на участие в личных соревнованиях «Игр ГТО» в категориях «Любитель» и «Профессионал» может подать любой желающий, кто чувствует уверенность в своих силах. Положение о соревнованиях и условия участия опубликованы по ссылке: https://www.gto.ru/files/uploads/documents/638453d37f88e.pdf.

то

ТР буенча 11нче районара Россия Федераль салым хезмәте түбәндәгеләрне хәбәр итә, 2022 елның 1 декабрендә физик затлар тарафыннан 2021 елга милек салымнарын түләү вакыты чыга. Әгәр салым түләүче салымны вакытында түләмәсә, инде икенче көннән, ягъни 2022 елның 2 декабреннән ул бурычлы була.

Татарстан Республикасы буенча Россия Федераль салым хезмәте № 11 районара Федераль салым хезмәте салым түләүчеләрне «2023 елның 1 гыйнварыннан бердәм салым счеты аша салым түләүгә күчү турында» дигән темага вебинарда катнашырга чакыра, ул 2022 елның 08 декабрендә 10: 00 сәгатьтә узачак.

Җәлилнең 1нче мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Дөлкарнаев Айнур геология буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының муниципаль этабында җиңүче булды. Котлыйбыз! Киләсе этапта уңышлар телибез.


29
ноябрь, 2022 ел
сишәмбе

Бүген 2022 елның 29 ноябрендә Татарстан Республикасының Сарман муниципаль районының Җәлил балалар сәнгать мәктәбендә 21.10.2022 ДСП №235 оператив штабы карарын үтәү йөзеннән, коллективның чираттагы җыелышы булды, анда мәктәпнең террорчылыкка каршы саклану һәм янгын куркынычсызлыгы мәсьәләләре каралды. Гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта, диверсияләр һәм террорчылык актлары янаганда, мәктәпне физик яктан яклауның торышына өстенлек биреп, кешеләрне эвакуацияләү гамәлләрен һәм планнарын эшкәртү буенча уяулыкны арттыруга юнәлтелгән персонал белән өстәмә инструктажлар үткәрелде.

“Они сражались за Родину” циклы кысаларындагы очрашуыбызның чираттагысы, 18 яше тулуга фронтка китеп, Җиңү яулап кайткан ветераннарыбызның берсе –Валиев Мирзаһит абыйга багышланган иде. Дөресен генә әйткәндә, вакытында ветераннарыбыз  белән шушы видеоларны төшерүне оештыруыбызга сөенеп туя алмыйбыз. Чөнки әле берничә ел элек кенә укучылар янына очрашуларга ветераннар үзләре килә алган булса, бүгенге көндә андый мөмкинлек бөтенләй юк диярлек. Бүгенге көндә Мирзаһит абый да инде арабызда юк, әмма видеоязма аның яшьлеге турында, дәһшәтле сугыш хакында булган хәтирәләрен бүген дә саклый...

Башта аларны алты айга якын Горький өлкәсенең  Богородский шәһәрендә автомәктәптә укыталар. 1943 елның салкын буранлы кышкы бер көнендә 80 машинаны, эшелон белән, Орел ягына җибәрәләр. Гвардия сержанты Мирзаһит Вәлиев хезмәт иткән икенче удар танк армиясенең 62 девизиясе 49 полкы сафтан чыккан танк, машиналарны ремонтлау белән шөгыльләнә, фронтны пушкалар, снарядлар, ягулык-майлау материаллары, азык-төлек белән тәэмин итә.Нинди генә юллар үтми дә, нинди генә бәрелешләрнең шаһиты булмый. “Варшаваны азат иткән өчен”, “Берлинны алган өчен”, “Германияне җиңгән өчен”, “Батырлык өчен” һәм “Георгий Жуков” медальләре белән бүләкләнә.

Туган авылына бары 1947 елның апрелендә генә кайта.Сугыш беткәннән соң да әле ике ел Германиянең Нейруппен шәһәрендә хезмәт итә.

Без бу видео язманы төшергәндә Мирзаһит абый, кызганычка каршы сукыр иде инде. Ләкин, сезнеңчә бәхет нәрсәдә дигән сорауга ул болай дип җавап биргән иде: “Сугыш афәтләреннән исән-сау туган ягыма кайтып яши алу, бүгенге картлык көнемдә балаларымның кадер-хөрмәтен тоеп яшәү чиксез олы бәхет”. Чыннан да, бәхет уңышлар данәсеннән генә дә тормый, аны үлчәүләргә дә салып үлчәп булмый икән. Әмма, илебез имин, тыныч булганда без барыбызда бик бәхетле бит. Әңгәмә барышында, Сарман урта гомуми белем  бирү мәктәбенең 10 сыйныфлары укучыларына, нәкъ менә шушы фикерләрне җиткерергә тырыштык.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International