2022 елның 3 ноябрендә Җәлилнең 2 нче мәктәбендә "Зур этнографик диктант"халыкара агарту акциясе узды.
Башкарма комитет коллективы Казан шәһәрендәге «Наше время-Безнең заман» фестиваленең суперфиналында чыгыш ясады.
3 ноября в Сармановском районном Доме культуры состоялся праздничный концерт "В единстве наша сила", посвящённый Дню народного единства. На протяжении всего концерта в зале царила атмосфера всеобщего воодушевления.Выступления артистов сложились в яркую, интересную программу, продемонстрировавшую многообразие и богатейшую культуру многонациональной России.
Барлык райондашларны Халыклар бердәмлеге көне белән котлыйм! Бу истәлекле дата илебез һәм республикабыз тарихында зур урын алып тора.
Бердәмлектә көч, ди халык. Бердәм булып, бер-беребезгә авыр чакта ярдәм кулы сузсак, төрле дин, милләт вәкилләренең яшәешенә, гореф-гадәтләренә ихтирам белән карый белсәк, шул чагында без – көчле һәм хөрмәткә лаек халык.
Районыбыз халкы үзенең хезмәт сөючәнлеге һәм тырышлыгы белән күпмилләтле Татарстанның, Россиянең үсешенә лаеклы өлеш кертә. Кайсы гына өлкәне алсак та, райондашларыбызның матур хезмәт нәтиҗәләре бихисап.
Хөрмәтле райондашлар! Сезгә республикабызны, районыбызны үстерүгә-ныгытуга керткән лаеклы өлешегез, фидакарь хезмәтегез өчен олы рәхмәтемне җиткерәм.
Хезмәт уңышлары, гаилә тигезлеге, бәхетле тормыш телим. Иң мөһиме -сау-сәламәт булыйк, дөньялар тыныч булсын.
Җәлил бистәсенең 7 санлы "Ләйсән" балалар бакчасы хезмәткәрләре "Зур этнографик диктант - 2022" халыкара акциясында катнаштылар.
1-3 нче ноябрьдә Әлмәт шәһәрендә "Адымнар" полилингваль гимназиясе базасында "Мәктәп бизнес-старты" республика проекты кысаларында эшлекле уенның практик туры узды.
3 нче ноябрь көнне Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан 7 мәртәбә Халыкара Зур этнографик диктант уздырылды. Җәлил гимназиясе укытучылары акциягә кушылды. Бу диктант һәркемгә үзенең этномәдәни грамоталылыгын тикшерергә мөмкинлек бирә.
3 ноябрь көнне Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан 7 мәртәбә Халыкара Зур этнографик диктант уздырылды.
Бүген икенче санлы Җәлил урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Зур этнографик диктант- 2022” үтте. 3 нче санлы “Алёнушка” балалар бакчасы мөдире Хәкимова Г.Г. һәм өлкән тәрбияче Гәрәева М.Р. бу чарада актив катнаштылар. Акциядә катнашучылар алдында педагог Юшкова И.Н. чыгыш ясады. Ул этнографик диктант уздыру тарихы турында таныштырды һәм әлеге халыкара акциядә катнашу Россия халыклары мәдәниятен өйрәнүгә кызыксыну уятуын билгеләп үтте.
Татар халык әкиятләре - Татарстан Республикасының халык фольклоры әсәрләре. Татар халык әкиятләрендә Татарстанның данлы үткәне чагылыш тапкан. Сарман үзәк балалар китапханәсендә татар халык әкиятләре белән танышу, әкиятнең эчтәлеген аңлау, нәфис укуга өйрәтү чарасы узды. Китапханәгә Сарман урта мәктәбенең Гатина Гөлназ Рәфис кызы җитәкчелегендәге 2 «В» сыйныфы укучылары килделәр. Алар татар халык әкияте «Өч кыз» ны сәхнәләштерделәр. Бу чара балаларның тирә-юньдәгеләргә хас үзенчәлекләрен чагылдыру, күзәтү сәләтен үстерү һәм аларга игелекле булырга, әниләрне яратырга һәм өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәтү максатыннан үткәрелде.