Бүген Җәлил мәдәният йорты агитбригадасының бер төркеме механизаторлар алдында концерт программасы белән чыгыш ясады.
19 августта 10.00 сәгатьтә «Сарман» кинотеатры бинасында «Ремдизель» АҖ вәкилләре белән очрашу узачак. Барлык теләүчеләрне дә яхшы, лаеклы эш табарга чакырабыз.
Ел саен Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы (алга таба - Министрлык) «Татарстан Республикасының иҗади яшьләр академиясе» региональ иҗтимагый оешмасы белән берлектә, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты ярдәмендә «Вверх!» республика конкурсы гамәлгә ашырыла. (алга таба - Конкурс). Конкурс Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары өчен идарәче кадрларны әзерләү һәм стажировкалауга юнәлдерелгән. 2022 елның 16 сентябренә кадәр конкурсның гариза кампаниясе ачылды. Катнашу өчен гаризалар Конкурс сайтында кабул ителә. 2022 елда Конкурста Россия гражданнары катнаша ала Икеле гражданлыгы булмаган 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге федерация даими рәвештә Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче, дәүләт милкенә ия республика телләре белән. Конкурс этаплап уздырыла. Беренче этап кысаларында гариза язуы уза кампания һәм кандидатларны читтән торып сайлап алу
2022 елның 23 августында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә гражданнарның хокукларын үтәү мәсьәләләре буенча "кайнар линия" үткәрә.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты, ТР ТКХ өлкәсендә иҗтимагый контроль региональ үзәге, ТР Дәүләт торак инспекциясе, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгы, шулай ук «Татарстан Республикасының күпфатирлы йортлары белән идарә итүче оешмалар бердәмлеге " СРО вәкилләре гражданнарга тулы мәгълүмат алырга, бәхәсле хәлләрне аңлатырга ярдәм итәчәк.
"Кайнар линия" телефоны: (843) 236-00-71.
Сез шулай ук аласыз җибәрергә үз сорауларын WhatsApp номеры буенча телефон +7 (939) 345-37-50.
Консультация вакыты: 10.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр.
"Казан дәүләт дары заводы" ФКП эшкә чакыра.
Контакт мәгълүматлары:
Кадрлар сәясәте идарәсе җитәкчесе - Михайлова Татьяна Сергеевна, тел. (843)554-42-13
Кадрлар бүлеге начальнигы - Пелипенко Светлана Николаевна, тел. (843)554-34-31, (843)554-34-51
«Татнефть» компаниясенең иң матур массакүләм проектларының берсе булган «Культурная среда» проекты безнең Җәлил поселогында яшәүчеләрне шатландыруын дәвам итә. 13 нче август көнне проектның музыкаль эстафетасын Җәлил икенче санлы мәктәбе коллективы «хатирәләр белән яши кеше» дип исемләнгән концерт программасы белән кабул итте.
Программаны физик культура укытучысы Васиков Хамит Гусманович ачып җибәрде, ул гармунда борынгы татар көйләренең берсе “Шахта”ны уйнады. Бу моңлы көй берәүләрне яшьлеккә кайтарды, кемнәрнедер сугыш, репрессия, ачлык елларында яу кырында калган туганнарын искә алырга мәҗбүр итте. Бу җыр һәм алып баручыларның әйткән сүзләре дөньялар тыныч булуының нинди зур әhәмияткә ия булуын дәлилләде.
Тамашачыларга Багманов Булат, Тахавиева Ания һәм Ләйсән Гатауллина дәртле биюләрен бүләк иттеләр. Концертны алып баручылар: тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Ландыш Шәйдуллина һәм биология укытучысы Гүзәл Бариева-Сәетгәрәева тамашачыларга уеннар үткәрделәр, аларны ерак балачакка, яшьлеккә кайтардылар. Өлкәннәр конкурсларда актив җавап бирделәр, ә балалар һәм яшүсмерләр кызыксыну белән күзәттеләр. Укытучылар Раилә Фәсхетдинова, Альбина Исламгулова, Гүзәл Бариева-Сәетгәрәева һәм аның кызы Әминә Бариева башкаруындагы җырлар җәйге матур кичәне тагын да ямьләндерде.
Мәктәп коллективы ноябрь аенда зөбәрҗәт туйларын билгеләп үтүче иң өлкән тамашачыларга- гаилә парына музыкаль бүләк ясады. Мәктәп коллективының иң җылы теләкләре юбилярга, педагогик хезмәт ветераны, мәктәп укытучысына Юшкова Нина Алексеевнага юлланды.
Мәктәп ветераннар белән элемтәне югалтмый, укучыларның ата-аналары белән дә тыгыз элемтәдә тора. Лена Абдулловна үз шигырьләрен укыды. Гөлия Юзлибаева чыгышын тамашачылар бик җылы кабул итте. Гөлия – мәктәпнең беренче китапханәчесе Мәрьям Шакир кызы Юзлибаеваның оныгы. Ания Тәхәбиева - 2 нче мәктәпнең легендар директоры Рафис Галимҗан улы Хәбибуллинның оныгы. Бу талантлы династияләрнең курсәткече.
Мәктәптә кеше гаилә ярдәменнән башка, якын кешеләр ярдәменнән башка эшли алмый. Концертта башлангыч сыйныф укытучысы Гүзәлия Якупованың тормыш иптәше Ришат Якупов та катнашты. Ул баянда уйнады, “Чияләр” җырын бүләк итте.
Чулпан һәм Ландыш Шәйдуллиннар башкаруындагы татар шагыйрьләренең шигырьләре дә тамашачы күңеленә хуш килде.
Концерт ахырына якынлашканда барлык катнашучылар башкаруында "Бәхеттә, шатлыкта" дигән җыр яңгырады.
Җәлил икенче санлы мәктәп коллективы чыгышы 2022 елгы җәйнең тагын бер матур истәлеге булып истә калачак.
Җәлил посёлогы башкарма комитеты
Районыбызның хөрмәтле төзелеш тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезне чын күңелдән Төзүчеләр көне белән котлыйм.
Төзүчеләр тырышлыгы белән районыбызда яшәү өчен лаеклы шартлар тудырыла, туган төбәгебез төзекләнә, матурлана. Районыбызның инфраструктурасы үсә һәм ныгый. Сезнең хезмәт һәркемнең күз алдында. Киләчәктә дә төзүче һөнәре хөрмәтле һәм кирәкле, ә хезмәтегез нәтиҗәләре озак еллар районыбыз горурлыгы булыр, киләчәк буыннарга хезмәт итәр, дип ышанам.
Бәйрәм белән котлап, барлык төзелеш тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннарына олы рәхмәтемне җиткерәм, ныклы сәламәтлек, уңышлар, иминлек телим.
13.08.2022 көнне Җәлил посёлогында физкультурачы көне булып узды. Бу чара Муса Җәлил һәйкәле янында старт алган һәм махсус маршрут буенча узган велопарадтан башланды. Велопарадта барлык теләүчеләр дә, олысыннан кечесенә кадәр, катнаша алды. Алга таба, сценарий буенча, тантаналы бәйрәмне ачу өлеше булды, ул Җәлил посёлогында стадионында булды. Посёлогыбызның кунакларын һәм ярышларда катнашучыларны Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Алиуллина Алина Юрьевна; Җәлил шәhәр тибындагы посёлок муниципаль берәмлеге башлыгы Каримов Рафик Азгамович; НГДУ «Җәлилнефть» профком председателе Филимонов Владимир Николаевич сәламләделәр һәм котладылар. Аннары пляж волейболы, җиңел атлетика, теннис ярышлары булып узды. Соңрак конкурсларда җиңүчеләрне бүләкләделәр. Бәйрәмдә шулай ук Җәлил посёлогы мәдәният йорты хезмәткәрләре дә; Садикова А. А. җитәкчелегендә «Карамель» хореография коллективы да катнаштылар.
Физкультурачылар көнендә Җәлил поселогы Советы һәм Башкарма комитеты барлык кешеләргә дә нык сәламәтлек, яңа спорт казанышлары тели! Спортны яратыгыз! Исән-сау булыгыз!
Җәлил Советы hәм Башкарма комитеты
11 август көнне Муса Җәлил посёлогында М. Җәлил исемендәге бульварда 1 нче санлы Җәлил урта мәктәбе укытучылары коллективының күптән көтелгән концерты булып узды. Үз номерлары белән тамашачыларны талантлы укытучылар сөендерде: Файруза Сафиуллина, Рустам Набиуллин (концертны алып баручылар), Флюза Шайхутдинова, Эльмира Шакирова, Фануза Соловьёва, Гульнар Фазуллина, Лейсан Гарайшина (вокалчылар), Гульнара Латифуллина, Фануза Соловьёва (шигырь укучылар), Гульназ Кудашева, Лилия Ботаева, Назиля Мустафина (биючеләр).
Концерт искиткеч мизгел кебек бер сулышта узды. Ул театральләштерелгән тамашаларны, вокал һәм хореография номерларын, тамашачылар белән уеннарны һәм, әлбәттә инде, күңелле татар биюләрен үз эченә алды.
Җәлил посёлогы башкарма комитеты
11 август көнне Җәлил посёлогында Муса Җәлил исемендәге бульварда чираттагы балалар өчен мастер-класслар булып узды.
Пластилиннан әвәләп әйбер ясау - бөтен гаилә өчен күңел ачу чарасы, балалар белән аралашу һәм балачакка кайтып килү өчен менә дигән мөмкинлек. Шул ук вакытта фантазияләргә, хыялланырга һәм истәлекләргә бирелергә мөмкин, әйтик, җәй турында, бигрәк тә көннәр салкынайткач. Балалар белән көнбагыш ясыйбыз – бу инде кечкенә генә кояш, ул җәйне хәтерләтә, һәм ул йортларыбызга җылы һәм уңайлылык китерәчәк . Пластилиннан әйберләр ясау – иң мавыктыргыч hәм иң нәтиҗәлесе. Ул балаларның формалашу проөессларын үстерүгә ярдәм итә. Бу балаларны укыту һәм тәрбияләүдә принципиаль мөһим дәрес. Бала барысын да күрә, сизә, тоя һәм хәтта кирәгенчә үзгәртә дә ала. Мондый гади һәм мавыктыргыч эш сабыйларның комплекслы үсешенә бик яхшы тәэсир итә. Балалар, җәй истәлеге итеп, кояшлы көнбагышны бик теләп әвәләп ясадылар. Хәтта өлкәннәр дә битараф калмады һәм иҗади процесска бик теләп кушылдылар.
Җәлил посёлогы башкарма комитеты