ЯҢАЛЫКЛАР


18
август, 2022 ел
пәнҗешәмбе

    Бүген 18.08.22 көнне Җәлил посёлогында Татарстан Бакчачылар берлегенең көньяк-көнчыгыш бүлеге конференциясе булып узды. Конференциянең темасы: “СНТның җирле хакимият органнары белән хезмәттәшлеге ”. Конференциядә катнаштылар: Җәлил шәһәр тибындагы поселок муниципаль берәмлеге башлыгы Каримов Р.А.,  ССТ идарәсе рәисе Дейнекин В.Ф., ССТ идарә әгъзасы Дружин А.И.,  ССТ Питрәч бүлекчәсе җитәкчесе  Гайнуллин Н. Н., ССТ Казан бүлеге җитәкчесе Евстратов С.А., "Кама аръягы бакчалары» региональ иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Волков Д.Н., Түбән Кама районы бакчачылар ассоциациясе рәисе Булатов И.И., Татарстан Бакчачылар берлегенең көньяк-көнчыгыш бүлекчәсе җитәкчесе Гильфанов А.Н.

     Шулай ук конференциягә Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Хуснимарданова Р.Р. да чакырылган иде,  ул конференциядә катнашучыларны сәламләде,  ССТ идарәсе рәисе Дейнекин Владимир Федоровичны  Сарман муниципаль районы Башлыгы Хуснуллин Ф.М. Рәхмәт хаты белән бүләкләде.

      Конференциянең эше 3 сәгать буе дәвам итте. Отчет белән Татарстан Бакчачылар берлегенең көньяк-көнчыгыш бүлекчәсе җитәкчесе Гильфанов А.Н. чыгыш ясады. Катнашучылар алдында  ССТ идарәсе рәисе Дейнекин В.Ф. чыгыш ясады. Ул үсеш векторын, проблемаларны һәм аларны хәл итү юлларын билгеләде.

                                                                                Җәлил поселогы башкарма комитеты

     Гарипова Аниса Фатхулла кызы 1932 елда Актаныш районының Актаныш авылында туган. 1939 елда  аның әти-әнисе туган авыллары Актаныштан Финляндия белән чиктәш авылга күчеп киткәннәр. Аларны яңа җирләрне үзләштерү программасы буенча җибәргәннәр. Тиздән авылларында эвакуаөия башланган. 1941 елда Аниса Фатхулла кызы гаиләсе белән бергә Актаныш районының Богады авылына кайткан. Авыр сугыш еллары булган. 1945 елда Аниса Фатхулла кызының гаиләсе яңадан Финляндиягә кайтарып җибәрелгән. 1952 елда алар Татарстанга кайтканнар.

    Сугыштан соңгы авырлыкларга карамастан, Аниса Фатхулла кызы Алабуга педагогия институтына укырга керә, югары белем ала, башлангыч сыйныф укытучысы дипломын ала. Соңрак ул комсомол райкомында  пионерия бүлеге мөдире булып эшләгән. Шунда ул булачак тормыш иптәше Гафур белән танышкан, hәм алар 1965 елда өйләнешкәннәр, Сафарово авылына кученгәннәр. Шул авыл мәктәбендә алар 1987 елга тикле, лаеклы ялга чыкканчыга кадәр, эшләгәннәр.  

    Җәлил посёлогына  Аниса Фатхулла кызы гаиләсе белән 1998 елда кученеп килгән, шушы көнгә кадәр монда яши.

     Аниса Фатхулла кызы бик күп грамоталар hәм медальләр белән бүләкләнгән. Авыр тормышына карамастан,  ул искиткеч, кызыклы әңгәмәдәш, шат күңелле, позитив кеше булып калган.

     Бу матур көнне юбилярны Совет аппараты җитәкчесе Исмагилова Ю. Р., Җәлил посёлогы Советының оештыру эшләре бүлеге башлыгы Гарифуллина Г.И., Сарман муниципаль районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Хузина Г. И. котладылар. Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путиннан Кремльдән хат һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

                                                                   Җәлил посёлогы башкарма комитеты

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ түбәндәгеләрне кабул итте: Консультация - кисәтү метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында 06 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр. 2022 елның 19 августы. 2022 елның 19 августында Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны-урыны белән 15 м/с кадәр көчле көнчыгыш җиле көтелә. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә.

Бүген Сарман мәдәният йорты агитбригадасы төркеме "Нөркәй" агрофирмасы кырларында алдынгыларга ярдәм итү һәм аларның яхшы кәефен күтәрү өчен механизаторлар алдында концерт программасы белән чыгыш ясады.

Карашай-Саклау авыл җирлегендә юл буе полосаларын, аншлагларны чабу, чүп үләннәреннән чистарту эшләре дәвам итә


17
август, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген 12 августтан 16 августка кадәр урып-җыю чорында комбайнчылар арасында ярышлар билгеләнде. Аларны Сарман районы башлыгы Фәрит Хөснуллин, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Альберт Шәрипов, идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге башлыгы Илнур Салихов бүләкләде.

Бүген район Башлыгы Фәрит Хөснуллин төзелеш һәм капиталь ремонт объектларын карап чыкты. Объект җитәкчеләре һәм подрядчы оешмалар вәкилләре белән очрашты.

Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсенең, мәгълүмат технологияләренең һәм элемтәсенең цифрлы үсеш министрлыгы «Россия Федерациясенең санлы икътисады» милли программасының «Ясалма интеллект» федераль проектын гамәлгә ашыру кысасында


16
август, 2022 ел
сишәмбе

Шәрләрәмә авылында яшәүче Гараева Рәзинә Вәли кызына 90 яшь тулды. Район башлыгы исеменнән тыл хезмәтчәнен юбилее белән Сарман муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Исмәгыйлева Ю.Р. котлады, Россия Федерациясе Президенты В. В. Путинның котлау открыткасын, истәлекле бүләкләр тапшырды. Котлауларга Шәрләрәмә авыл җирлеге башлыгы Хуҗина Н.Н.,"Шәфкать" үзәге директоры Хуҗина Г.И., район ветераннар Советы рәисе Харисов А.М, Шәрләрәмә ветераннар Советы рәисе Шайгарданова Р.Х, социаль хезмәткәр Гилязова Г.Г. да кушылды.

Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин гражданнарны кабул итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International