ЯҢАЛЫКЛАР


27
июнь, 2022 ел
дүшәмбе

11 сыйныф укучыларына аттестатлар тапшыру.  

26 нчы июнь- Халыкара наркотик кулланучыларга каршы көрәш көне. Шушы уңайдан 27 нче июнь көнне балигь булмаганнар белән эшләуче инспектор Газизуллина Рәмилә Риф кызы хезмәт һәм ял лагерендагы укучылар белән әлеге темага әңгәмә үткәрде. Ул наркотикларның зарары һәм наркотиклар белән бәйле җаваплылык турында бик яхшылап аңлатты, үзенең эш тәҗрибәсеннән мисаллар да китерде. Укучылар әңгәмәдә актив катнаштылар, кызыксындырган сорауларын бирделәр. Инсекторның киңәшләрен игьтибар белән тыңладылар.

Югары Чыршылы авыл җирлеге территориясендә юл буйларын чабу эшләре бара.

25 июнь конне Иске Кэшер авыл жирлегенэ караган Урта Кэшер авылында авылдашлар очрашуы узды.

25 июнь көнне Җәлил бистәсенең Мәдәният сарае мәйданында Яшьләр көненә багышланган бәйрәм чарасы узды.

25 июнь көнне Сарман авылы мәдәният йортында Сарман гимназиясенең чыгарылыш кичәсе булып узды.

"Игелек энергиясе" социаль инициативалар конкурсында ("Татнефть") "детвора" мәктәп интернет - телевидениесе проекты (җитәкчеләре Артур Кашапов һәм Гөлшат Идрисова) 200000 сумлык грантка ия булды. Команда июль аенда Абхазиягә "Джангуль"инклюзив фестиваленә барачак.

Шәһәр тибындагы Җәлил бистәсендә «мәдәни мохит»проекты старт алды. 25 июнь көнне бульварда. Җәлил балалар сәнгать мәктәбе укытучылары М.Җәлил исемендәге балалар сәнгать мәктәбе укытучылары төсле картон һәм клейдан «Африка битлеге» ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Алар балаларга битлекләр барлыкка килү тарихы турында сөйләделәр, эш тәртибен аңлаттылар.

Шәрләрәмә авыл җирлегендә узара салым акчасына зиратларны профнастил белән тышлау дәвам итә. Буген җирлек халкы ярдәме белән койманын баганалары, җепсәлекләре буялды.

 

Кәүҗияк авылында гомер кичерүче тыл ветераны ГАЙНИМОВ РАИФ ГАЕТ улына бүген 90 яшь тулды. Олуг юбилее белән ветеранны район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде, изге теләкләр белән, Рәсәй Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән истәлек бүләге тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы Фиргат Хөснетдинов, ветераннар советы рәисе Фәүзимә Шакировада Раиф абыйга, аның гаиләсенә,туганнарына куанычлы тормыш, сәламәтлек, кадер-хөрмәт теләделәр


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International