ЯҢАЛЫКЛАР


17
июнь, 2022 ел
җомга

16 июнь көнне Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй "балалар бакчасында  Сабантуй бәйрәме узды.Бәйрәмгә балалар янына татар әкият геройлары – Батыр, Шүрәле һәм Су анасы килде. Балалар белән бергә алар «Кашык һәм йомырка белән йөгерү», «Ат чабышлары», «Капчык киеп йөгерү», «Чүлмәк вату»кебек татар халык уеннарын уйнадылар.
Бәйрәм бик күңелле үтте!
 

Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин төзелеш һәм капиталь ремонт объектларын карап чыкты. Объект җитәкчеләре һәм подрядчы оешмалар вәкилләре белән очрашты.


16
июнь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Даулы Болында өлкәннәр өчен Сабантуй бәйрәме оештырылды.

Татар халкының чиксез бай тарихи-мәдәни мирасы бар. Аны үсеп килүче буынга тапшыру - безнең бурычыбыз. Музейда үтә торган “Мирас  угы” проекты татар халкының тарихын, мәдәниятен өйрәнүгә багышланган. Бүген безгә Күтәмәле мәктәп яны лагеренда ял итүче балалар килде.  Тарихны уеннар, риваятьләр, әкиятләр аша  өйрәнү бик кызыклы. Идел буе Болгар дәүләте, Казан ханлыгы  буенча “сәяхәт иткәндә” балалар бик күп тарихи фактлар, риваятьләр белән таныштылар, үзләре өчен яңа төрле һөнәрләр ачтылар. Кызлар “зәркәнче” булып, “кыйммәтле” ташлардан, энҗе – мәрҗәннәрдән муенсалар, беләзекләр ясадылар, туку станында палас тукыдылар. Малайлар исә тимерче һөнәрен үзләштерделәр, эш һәм сугыш кораллары белән таныштылар. Сәяхәт ахырында укучылар махсус ясалган пазллардан карта җыйдылар. Әлеге проектның максаты - балаларда кечкенәдән үк туган  якка, туган телеңә мәхәббәт уяту; үз илең, халкыңның батырлыгы, каһарманлыгы белән горурлану  хисләре тәрбияләү.

Әлеге интерактив чара Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты грантлары конкурсында җиңүче “Мирас угы” проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелде.

Бүген Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Розалия Хөснимәрданова Җәлил икенче санлы мәктәбенең «Солнышко» мәктәп яны лагере укучылары белән «клиентлар үзәге дәүләте» дигән темага "саннар дәресе"үткәрде.


15
июнь, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген район Башлыгы Фәрит Хөснуллин җитәкчелегендәге җаваплы белгечләр районның крестьян-фермер хуҗалыкларында булдылар һәм чәчүлекләргә бәя бирделәр.

 

Аларга бәя биргәндә, чәчелгән культураларның тишелеше, үсеше, куелыгы, чисталыгы, башакларның туклыгы кебек факторлар исәпкә алынды. Хуҗалык җитәкчеләре нык кына тырышканнар, барлык культуралар да матур гына үсеп киләләр.

Бүген Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында "Татарстан Республикасы Коммуналь предприятиеләр союзы" РООРның директорлар советы утырышы булды.


14
июнь, 2022 ел
сишәмбе

Иске Кәшер авыл җирлегендә  татар халкынын милли бәйрәме Сабантуйлар гөрләде

"Салым салуның автоматлаштырылган гадиләштерелгән системасы»

Россия Федераль салым хезмәтенең ТР буенча 11нче районара инспекциясе Татарстан Республикасы эшкуарларының үз бизнесларын алып барганда салым салуның патент системасын ешрак куллануларын хәбәр итә. Бу махсус салым режимы бухгалтерлык исәбен алып бару һәм ПСН буенча салым декларациясен тапшыру буенча бурычлар булмау, түбән салым ставкасы, кайбер салымнарны түләүдән азат итү аеруча җәлеп итә. Россия Федерациясе Салым кодексы нигезендә Салым салуның әлеге системасын куллануга бәйле рәвештә түләнә торган салым суммасын иминият взносларына киметү мөмкинлеге каралган; ул кулланыла ала торган эшчәнлек төрләре исемлеге киңәйтелде һәм ваклап сату һәм җәмәгать туклануы өлкәсендә объектлар мәйданының иң чик күрсәткечләре арттырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International