ЯҢАЛЫКЛАР


18
май, 2022 ел
чәршәмбе

Икеайлык кысаларында Ләшәү Тамак һәм Дүсем авылларында яшәүчеләр «Сирин»чишмәсе янында 300 данә агач утырттылар

6-9 июньдә Мәскәүдә Халыкара сәүдә үзәгендә ваклап сату өлкәсендә төп вакыйга — "Россия ритейлы атнасы-2022"VIII халыкара бизнес һәм хакимият форумы узачак. Чараны Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм ритейл базары экспертларының Россия ассоциациясе оештыра.

Яшьләрнең финанс грамоталылыгын арттыру чаралары кысаларында, Татарстанда гамәлдә булган яшь гаиләләргә, яшь белгечләргә торак шартларын яхшыртуда дәүләт ярдәме чаралары һәм программалары турында яшьләргә хәбәр итүнең нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан, министрлык тарафыннан 2022 елның 20 маенда икенче туры эфир үткәрелә.

17нче май Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Розалия Хөснимәрданова Зур Нөркәй урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары белән «Виртуаль һәм өстәмә чынбарлык» дигән темага «Саннар дәресе» үткәрде.


17
май, 2022 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 04.02.2002 ел, № 161-р күрсәтмәсе нигезендә, яшь белгечләрнең иҗади потенциалын ачу максатыннан, хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнеханов ярдәме белән үткәрелә торган «Наше время – Безнең заман» Татарстан Республикасы эшләүче яшьләренең X ачык республика телевизион фестивалендә катнашу өчен гаризалар кабул итү башланды.

Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин гражданнарны кабул итте.

2022 елның 16 маенда Сарман район хатын кызлар Советы, Әтиләр Союзы, “Ак калфак” җирле бүлеге тарафыннан,  Изге Болгар җирендә Ислам дине кабул ителүгә 1100 ел, Россиядә мәдәни мирас елы икәнен исәпкә алып Гаилә көне уңаеннан “ Тату гаилә- ил терәге” дип исемләнгән әһәмиятле чара үткәрелде.

Кәүҗияк авыл җирлеге территориясендә җыештыру эшләре дәвам итә

Сарман үзәк балалар китапханәсендә "Туган телнең тугры кошлары" дип исемләнгән әдәби-музыкаль  кичә үтте. Шул уңайдан китапханәгә Сарман урта мәктәбенең Гараева Гөлнара Дахир кызы җитәкчелегендәге 3”Б” сыйныфы һәм “Кояшкай” балалар бакчасыннан уртанчылар төркеме балалары килде. Алар өчен бик матур чара әзерләнгән иде. Китапханәчеләр балаларны  районыбызның җиде горурлыгы - Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары-якташларыбыз: Илһам Шакиров, Аяз Гыйләҗев, Марсель Зарипов, Гөлшат Зәйнашева, Роберт Андреев, Клара Булатова, Мәдинә Маликовалар иҗатыннан әзерләнгән күргәзмә белән таныштырдылар, “Әбиемнең сандыгы”на күзәтү үткәрделәр.

          Сарман  районы  татар милләте, татар теле, мәдәнияте өчен янып – көеп йөрүче ул-кызлары белән хаклы рәвештә горурлана ала.  Сарманда Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары - якташларыбызга багышланган стела да куелды.

          Тукай темасы кичә буена яктыртылып килде. Мәктәп балалары үзләре сәхнәлештергән “Шүрәле” әкиятен күрсәттеләр, кечкенә балалар үзләре ятлаган шигырьләрен сөйләделәр, мультфильм карадылар, викторинада белемнәрен сынадылар, якташларыбыз җырлавына кушылып җырладылар. Катнашучылар кичәдән канәгать булып киттеләр.

Бүген район Башлыгы Фәрит Хөснуллинда халыкка гемодиализ ярдәм күрсәтү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Киңәшмәдә Башкарма комитетның, "Сарман РҮХ" ДАССОның җаваплы затлары катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International