17 нче май көнне Җәлил гимназиясенең 2 нче сыйныф укучылары Сарман муниципаль районы ЮХИДИ вәкиле Ситдыйкова А.Р. белән очраштылар. Профилактик әңгәмә барышында Алсу Разин кызы балалар өчен кызыклы һәм үтемле формада юл йөрү кагыйдәләре турында сөйләде. Җәйге каникуллар вакытында куркынычсызлык кагыйдәләренә аерым игътибар бирелде. Чара ахырында балалар «Велосипедта куркынычсыз йөрү» темасына видеоролик карадылар. Барлык укучылар да бүләккә белешмәлекләр һәм яктылык кайтаручы элементлар алдылар.
"Игелек атнасы" кысаларында безнең мәктәптә сукбай хайваннар өчен азык җыю буенча хәйрия акциясе узды. Балалар пеленкалар, савыт-саба, азык, дару чаралары һәм башка бик күп нәрсәләр алып килделәр.
Пионерия көне - пионерлар хәрәкәте хөрмәтенә оештырылган бәйрәм. Комсомолның чираттагы съездында пионер оешмаларын формалаштыру турында карар кабул ителде. Пионерлар тормышы һәрвакыт кызыклы, бай эчтәлекле, социаль әһәмияткә ия: тәртипсезлеккә каршы көрәштә катнашу, белемсезлекне бетерү, өлкән яшьтәге кешеләргә һәм инвалидларга, укуда артта калган иптәшләргә шефлык ярдәме күрсәтү. 90 нчы еллар башында Бөтенсоюз пионерлар оешмасы рәсми рәвештә эшчәнлеген туктатты.
Хөрмәтле матбугат хезмәткәрләре, журналистлар, мөхтәрәм ветераннар, хәбәрчеләр! Сезне һөнәри бәйрәмегез – Татарстан матбугаты көне белән чын күңелдән тәбрик итәм.
Газета һәм башка массакүләм мәгълүмат чаралары – хакимият белән халык арасындагы күпер ул. Дәүләтебез алып барган сәясәтне халыкка җиткерүдә, аны ил-көн, район хәбәрләре белән таныштырып баруда сезнең хезмәтегез бәяләп бетергесез. Сез, вакыт белән исәпләшмичә, алгы сафта барасыз, һәр яңалыкны халыкка үз вакытында җиткерүдә фидакарьлек үрнәкләре күрсәтәсез. Халыкны мәгълүматлы итүгә, рухи яктан баетуга зур өлеш кертәсез, һәр яңалыкның асылына төшенергә ярдәм итәсез. Бүгенге интернет үсеш алган чорда да район һәм халык өчен кирәкле басма булып кала аласыз. Бу, әлбәттә, Сездән зур көч һәм тырышлык, киңкырлы белем һәм тормыш тәҗрибәсе, даими эзләнү һәм тынгысызлык, заман белән бергә атлау һәм яңа техник мөмкинлекләрдән нәтиҗәле файдалана белү осталыгын таләп итә. Елдан-ел камилләшә баруыгыз, һәр яңалык артыннан өлгерүегез газетаның йөзендә, эчтәлегендә дә чагыла.
Ел саен, 1983 елдан башлап, бөтен дөньяда майның өченче якшәмбесендә Бөтендөнья СПИДтан үлгәннәрне искә алу көне үткәрелә.
Сарман аграр көллиятендә ВИЧ-инфекциядән үлгәннәрне искә алу көненә багышланган чаралар узды.
Тулырак: http://sarman-rt.ru/news/khbrlr/rayon-bashlygy-yubilyarlarga-khezmtlre-chen-rkhmt-belderde
Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин терлекчелек комплексларында һәм фермаларында булды, алдынгыларны бүләкләде.
2022 елның 15 мае - Бөтендөнья СПИДтан үлгәннәрне искә алу көне.
Ел саен, 1983 елдан башлап, бөтен дөньяда майның өченче якшәмбесендә Бөтендөнья СПИДтан үлгәннәрне искә алу көне үткәрелә.
Бүген районга эш визиты белән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов килде. Аны район башлыгы Фәрит Хөснуллин озатып йөрде.
Балаларны музей хәзинәләренә җәлеп итүдә музейның роле бик зур. Музей - гадәти булмаган кыйммәтле хәзинәне саклый. Музей буенча экскурсияләр мәктәпкәчә яшьтәге балаларның танып-белү кызыксынуын, сөйләмен үстерүдә ярдәм итә.Бүген, 18 нче май, Музей көне уңаеннан Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасының зурлар төркеме балалары бакчабыз музеенда экскурсиядә булдылар. Экскурсия балаларга бик ошады.
Бүген Казан шәһәрендә "Бердәм Россия"сәяси советы президиумы утырышы узды. Утырыш барышында партиянең төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин Сарман җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Айназ Сафинага намуслы хезмәте һәм партия эшчәнлегендә актив катнашканы өчен Рәхмәт хаты тапшырды.