Татар халкы үзенең бөек шагыйре Габдулла Тукайны онытмый. Ел саен 26 апрельдә аның туган көнен билгеләп үтә. Безнең "Әкият" балалар бакчасында да, сабыйларда Г.Тукайның иҗатына кызыксыну тәрбияләү максатыннан, төрле чаралар оештырылды. Балалар, тәрбиячеләр белән бергәләп, язучының әкиятләрен искә төшерделәр, шигырьләрен укыдылар; әти-әниләр белән берлектә "Тукай геройлары " дигән темага рәсемнәр ясадылар. Йомгаклау чарасы буларак, "Тукай - безнең күңелләрдә" дигән әдәби - музыкаль кичә узды. Кичә барышында шагыйрьнең тормыш юлы искә төшерелде, "Кызыклы шәкерт", "Бала белән күбәләк", "Гали белән кәҗә" әсәрләре сәхнәләштерелде, Тукайга багышланган шигырьләр укылды, җырлар җырланды. Бәйрәмгә әкият персонажларының кунакка килүе тагын да ямь өстәде. Шүрәле, Су анасы, Кәҗә белән Сарыкның күмәк уеннарда уйнавы нәни дусларыбызга бик күп шатлык, сөенеч китерде.
Г.Тукай үзенең иҗат җимешләре аша хезмәтне, табигатьне, кешеләрне яратырга; гадел, мәрхәмәтле булырга өйрәтә. Ә сабыйларыбызның аның әсәрләрен белүләре, кызыксынулары, татарча матур итеп сөйләүләре безнең - тәрбиячеләрнең күңелендә горурлык һәм якты хис уята.
26 апрель көнне "И.Г.Шакиров исемендәге Сарман балалар сәнгать мәктәбе" муниципаль бюджет өстәмә белем учреждениясендә Г.Тукайның тууына 136 ел тулуга багышланган "Г.Тукай әкиятләре буйлап сәяхәт" дип исемләнгән конкурска нәтиҗәләр ясалды
Бөек җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан, маршрут нигезендә, «Без – 41 ел балалары» исемле фильм күрсәтелә.
2022 елның 26 апрелендә Җәлил балалар сәнгать мәктәбендә.М.Г. Юзлибаев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Г. Тукайның тууына 136 ел тулуга багышланган мәдәни-массакүләм чара узды.
Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулды. Шул уңайдан, районыбызда, "Ислам һәм театр дөньясы" театр бәйгесе игълан ителде. Бу бәйгегә Югары Чыршылы мәдәният йорты Флорид Бүләковның "Әбиләргә тагын ни җитми?" әсәрен сәхнәләштерде.
Бөек татар шагыйре, әдәби тәнкыйтьче, публицист Габдулла Тукайның туган көне алдыннан «А.С. Пушкин һәм Г. Тукай йолдызлыгында» алтынчы республика иҗат конкурсына нәтиҗәләр ясалды. «Нәфис сүз» номинациясендә үз яшь категориясендә Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы МБГББУ «Җәлил гимназиясе» нән 9 «Б» сыйныф укучысы Якупов Илназ җиңүче булып танылды.
Консультация-кисәтү метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында
2022 елның 26 апрель 18 сәгатьтән 27 апрель 18 сәгатькә кадәр
27 апрельдә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көтелә:
- төнлә һәм иртән күз күреме 500 м һәм аннан да кимрәк начараю белән томан;
төнлә һәм көндез яшенле һәм көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-17 метр, көндез 15-20 метр.
7 нче "Ләйсән" балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар Җәлил мәдәният йортында татар шагыйре Г. Тукайга багышланган кичәдә катнаштылар.
Кичә Җәлил поселогы башкарма комитеты җитәкчесе И. Ф.Галләмов 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашучының тол калган хатыннары белән очрашты, Татарстан Республикасы Президенты исеменнән котлау открыткалары, азык-төлек җыелмалары тапшырды.
2022 елның 23 апрелендә "Язгы-2022"республика өмәсе, санитар-экологик икеайлык һәм "ЭКОяз-2022" республика акциясе кысаларында, "Батыр" спорт комплексында республика өмәсе үткәрелде. Спорт комплексының тату коллективы кирәкле инвентарь белән коралланган һәм бөтен территорияне җыештырган.