Бүген Җәлил бистәсендә 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары янгын сүндерү бүлегендә экскурсиядә булдылар. Хезмәт буенча җитәкче урынбасары Исламгулов Илнур Ирек улы машиналарның билгеләнүе турында сөйләде һәм аларның ни белән комплектланган булуын күрсәтте. Балаларга янгын сүндерү өчен нинди янгын сүндерү-техник җиһазлары кирәклеген, төрле ситуацияләрдә ярдәм күрсәтү өчен махсус җиһазлар, киемнәр күрсәттеләр. 32 нче янгын-коткару бүлеге инспекторы Шаймөхәммәтова Рузилә Ринат кызы балаларга янгын сүндерү җайланмалары турында сөйләде һәм янгын куркынычсызлыгы буенча белешмәлекләр таратты. Балалар экскурсиядән бик күп уңай тәэсир алдылар. Чөнки алар күп кенә яңалык белделәр, янгын сүндерүче каскасын киеп карадылар, янгын сүндерү машиналары кабиналарында утырдылар. Янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләренә шушы экскурсияне оештырган өчен зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
26 апрельда, Җәлил мәдәният сараенда “Тукай – безнең йорәкләрдә!” – дип исемләнгән әдәби-музыкаль мәдәни чара узды.
27 апрельдә Русиядә "Изге Георгий тасмагы" акциясе старт алды. Георгий тасмасы - безнең өчен Бөек Җиңүне яулап алган кешеләргә хәтер символы һәм рәхмәт билгесе. Барлык төбәкләрдә, барлык шәһәрләрдә, 9 майга кадәр волонтерлар миллионлаган кара һәм кызгылт тасмалар таратачак.
"Форпост" отряды активистлары акциягә кушылды, узэк урамнарда тасмалар таратты. Гомумән алганда, Сарман муниципаль районы 3000 тасма таратуны планлаштыра.
“Йолдыздан сибелгән энҗеләр”
китап күргәзмәсе
Чистарту, төзекләндерү икеайлыгы кысаларында экологик өмәләр
Семинар традицион рәвештә кунакларны сәламләү белән «Данс» өстәмә белем бирү түгәрәгендә тәрбияләнүче балалар башкаруында бию номеры белән башланып китте. Семинар барышында «яшь спортчылар» мәктәпкә әзерлек төркемендә белем бирү эшчәнлеге, иртәнге гимнастика, белем бирү эшчәнлеге видеофрагментлары һәм режимлы моментлар тәкъдим ителде. Педагоглар мастер-класслар барышында үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Семинар ахырында педагоглар түгәрәк өстәл артында үз тәэсирләре белән уртаклаштылар. Семинарда катнашучылар мондый очрашуларның эш тәҗрибәсе белән уртаклашырга гына түгел, педагогларның профессиональлеген үстерүдә дә зур роль уйнавын билгеләп үттеләр. Семинарга йомгак ясаганда педагоглар чараның хуҗаларына рәхмәт сүзләре җиткерделәр, семинар темасы буенча фикерләре белән уртаклаштылар. Семинар 4нче «Кызыл Калфак» балалар бакчасы педагоглары башкаруында черлидинг элементлары белән эшләнгән музыкаль композиция белән тәмамланды.
Татарстан Республикасы Президентынын бүләкләрен һәм котлау открыткаларын Бөек Ватан сугышы ветераннарынын тол хатыннарына тапшыру.
Бүген татар халкының бөек язучысы Габдулла Тукайның тууына 136 ел. Район мәгариф учреждениеләре укучылары катнашында "Без - Тукай оныклары" дип исемләнгән шигъри бәйге булып узды.
Бүген Сарман урта мәктәбе базасында физика буенча 7-8 сыйныф укучылары арасында "ЭРУДИТ" бәйгесе узды.
Бүген район Башлыгы Фәрит Хөснуллин Түбән Новгород шәһәрендә уза торган «Бердәм РОССИЯ» партиясенең җирле бүлекчәләре секретарьлары форумында катнаша.