Җирле үзидарә көне уңаеннан Карашай-Саклау авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Вероника Хөсниева, ветераннар Советы Рәисе Нур Сафин ветераннарны һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар, район башлыгы Фәрит Хөснуллин һәм Башкарма комитет җитәкчесе Вероника Хөсниеваның Рәхмәт хатларын тапшырдылар.
Бүген район мәдәният йортында җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чара узды. Җирле үзидарә органнары хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллин котлады. Ул үз чыгышында җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренә, җирлек башлыкларына, депутатларга, Дәүләт һәм муниципаль хезмәт ветераннарына җирле үзидарә үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде.
Татарстан Республикасында торак пунктларны чистарту буенча санитар-экологик икеайлык кысаларында, Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасында өмә узды.
«Ак әманәт – солдат хатлары» дип исемләнгән әдәби – музыкаль кичә.
“Хәтерлибез һәм рәхмәт әйтәбез” Патриотик дәрес.
Җирле үзидарә органнары хезмәткәрләрен һәм ветераннарын, җирлек депутатларын чын күңелдән һөнәри бәйрәмебез – Җирле үзидарә көне белән тәбрик итәм.
Җирле үзидарә органнарына территорияләрнең социаль-икътисади халәтен, халыкның тормыш шартларын яхшырту, аны тагын да уңайлы итү буенча зур җаваплылык йөкләнгән. Нәкъ менә шушы өлкә хезмәткәрләре көндәлек тормышта килеп туган проблемаларны чишүдә халыкка якыннан торып ярдәм итә.
Туган районыбыз һәм район халкының мәнфәгатьләрен кайгыртып күп еллар тырыш хезмәт куйган өлкә ветераннарына һәм бүгенге көндә үз бурычларын намус белән үтәүче барлык җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренә зур рәхмәтемне белдерәм.
Бәйрәм белән котлап, барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет, шәхси тормышыгызда иминлек, халкыбызга нәтиҗәле хезмәт итүдә көч-куәт, күңел көрлеге, рух ныклыгы телим.
2022 елның 9-14 апрелендә Казанда эстрада сәнгатенең «СОЗВЕЗДИЕ - ЙОЛДЫЗЛЫК - 2022 " XXII ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең суперфиналы узды.
Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУНӘН килде:
Консультация-кисәтү
метеорологик күренеш интенсивлыгы турында
сәгать 10нан. 20 апрель 18 сәгатькә кадәр. 21 апрель 2022 ел.
Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 21 апрелендә көндез һәм кич белән 20, төнлә һәм иртән күз күреме 500 метрга кадәр, иртән һәм көндез 21 апрельдә төньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
"Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру" милли программасы кысаларында 2021 елда Сарман муниципаль районының Җәлил бистәсендә "100 нче ТАССР" скверын төзекләндерү буенча эшләр башланган. Брусчаткадан тротуар урнаштыру буенча эшләр башкарылды, балалар җиһазлары өчен мәйданчыклар, ял итү зонасы бүлеп бирелде, күзәтү мәйданчыгы - променад, яктырту баганалары монтажланды. Әлеге программа кысаларында агымдагы елда да эшләр дәвам итәчәк.
Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин гражданнарны кабул итте.
Кабул итүгә авыл җирлекләре башлыклары, Башкарма комитет бүлекләре урынбасарлары һәм белгечләре чакырылган иде. Кабул итүгә алдан язылган гражданнар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
Кабул итү атна саен сишәмбе көнне 14.00 сәгатьтә алып барыла, алдан язылу өчен телефон: 2-42-75.