ЯҢАЛЫКЛАР


19
май, 2025 ел
дүшәмбе

Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин Даулы Болын мәйданында киңәшмә үткәрде, анда район Башкарма комитеты урынбасарлары, авыл җирлекләре башлыклары, оешма-учреждение җитәкчеләре катнашты. Җыелучыларны чараны оештыру һәм уздыру мәсьәләсе буенча чаралар планы белән таныштырдылар, әзерлекнең контроль срокларын билгеләделәр.

Сабантуй 7 июньдә Сарман авылында, 8 июньдә - Җәлил поселыгында узачак.

1 нче санлы "Кояшкай" балалар бакчасында иртәнге гимнастика балалар белән саф һавада уза.

Сарман урта мәктәбендә "Макулатура тапшыр-агачны коткар!" акциясы узды.

Сарман урта мәктәбендә "Биюләр сугышы" дигән мавыктыргыч конкурс оештырып, иҗат чаткысын кабыздылар.

19 май көнне балаларның иҗтимагый оешмалары көне билгеләп үтелә. Күп кенә истәлекле даталар кебек үк, аның тарихы совет чорыннан ук башлана һәм ул элек Пионерия көне дип аталган.

Безнең мәктәптә 9,11 сыйныфлар өчен ата-аналар җыелышы узды.


18
май, 2025 ел
якшәмбе

Тәрбия һәм иҗтимагый берләшмәләр белән хезмәттәшлек буенча директор киңәшчесе Р.Л. Шәмсетдинова җитәкчелегендә "Тормыш беләзекләре" дигән патриотик акциягә Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары һәм укытучылары кушылды.

16 майда "Зиннәт Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта мәктәбе"нен юнармейчылар отряды "Строй һәм җыр каравы" район конкурсында катнашты. Мухамадиев Эдуард, Мазидуллин Айзат спорт ярышларында 1, 2 урынны алдылар. Отряд Строевой әзерлектә 2 нче урынны ала.

Сарман аграр көллияте студентлары Юныс Әхмәтҗанов исемендәге ислам илләренең яшь пешекчеләре халыкара турниры финалистлары булдылар. Юниорлар лигасында катнашу аларга үзләренең кулинар күнекмәләрен һәм креативлыкларын халыкара аренада күрсәтергә мөмкинлек бирде. Анна Лягушкина, Айсылу Абүбәкерова һәм Илзәнә Чибиревадан торган көллият командасы "социаль җаваплылык"махсус номинациясендә җиңеп, жюри тарафыннан танылу яулады. Юныс Әхмәтҗанов исемендәге турнирда катнашу - булачак пешекчеләр карьерасында мөһим адым, ә номинациядә җиңү Сарман аграр көллияте студентларының югары әзерлек дәрәҗәсен раслый.

Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин Идел буе Болгар дәүләте тарафыннан рәсми рәвештә Ислам динен кабул итү көненә багышланган тантаналы чарада катнашты.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International