ЯҢАЛЫКЛАР


2
апрель, 2025 ел
чәршәмбе

Бүген балалар бакчасында Халыкара балалар китабы көненә багышланган тематик көн узды. Балалар китапның барлыкка килү тарихы, беренче китапларның нәрсәдән ясалуы һәм аларның ничек төзелүе турында белделәр.


1
апрель, 2025 ел
сишәмбе

Зур Нөркәй балалар бакчасында Кошлар көне үтте.

Халыкара кошлар көне" - ел саен 1 апрельдә билгеләп үтелә торган экологик бәйрәм.

Кошлар көнен бәйрәм итү кысаларында авыл китапханәсендә бер чара оештырылды. Чарада төп геройлары безнең канатлы дусларыбыз булган китапларны һәм журналларны үз эченә алган «Удивительный мир птиц» китап күргәзмәсен карарга һәм уен элементлары белән мавыктыргыч әңгәмәдә катнашырга мөмкин иде.

Китапханәче бу көнне китапханәгә килгән балаларга бәйрәм ачылу тарихы, планетабызның кайбер канатлы вәкилләре, кошлар тормышыннан кызыклы фактлар турында сөйләде. Төрле яшьтәге балалар "Кошлар - китап геройлары" әдәби викторинасы сорауларына актив җавап бирделәр, бергәләп кошлар турындагы мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, табышмаклар һәм ребусларны чишү юлы белән кош-корт аркылы аралаштылар, кошларны силуэтлар буенча белделәр. Балалар бик шат иделәр.

1 апрель - халыкара кошлар көне. Экологиягә багышланган әлеге бәйрәм уңаеннан балалар бакчасында тематик кичә үткәрелде. Кичәнең максаты - туган ягыбызның кошлары турында балаларның белемнәрен ныгыту, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү. Алдан үткәрелгән эш вакытында балалар урамда кошларны күзәттеләр, аларны саклау буенча фикерләрен әйттеләр,табышмакларга җаваплар таптылар, җырлар җырлап шигырьләр сөйләделәр.

Бүген Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин гражданнарны кабул итте. Кабул итүгә язылучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

Кабул итү атна саен сишәмбе көнне 14.00 сәгатьтә алып барыла, алдан язылу өчен телефон: 2-42-75.

1 апрель - Халыкара кошлар көне.Шул уңайдан безнең Шәрләрәмә балалар бакчасында кошларга карата күп чаралар үткәрелде.Балалар үз куллары белән Тынычлык символын - кәгазьдән ак күгәрчен ясадылар.Балалар үз эшләренә җаваплы карадылар.

Бүген район Советының утырышлар залында Сарман муниципаль районы урман фонды территориясендә 2024 елның янгын куркынычлы һәм урман культуралары сезоны нәтиҗәләре һәм 2025 елга бурычлар буенча киңәшмә узды. Киңәшмәне Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин алып барды, киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министры Равил Әфраим улы Кузюров катнашты.

Аграр көллият студентлары өчен музей экспозициялары буенча экскурсия үткәрелде.

МБМББУ "Янурыс балалар бакчасы" #ЭКОВЕСНА #ЭКОЯЗ Республика күләм конкурсында катнаша. Номинация "ЭКОКОМАНДА" 1нче атна "Канатлы дусларга булышабыз". #ЭКОВЕСНА2025 #ЭКОЯЗ2025#ЭКОКОМАНДА #МБДОУЯНУРУСОВСКИЙДЕТСКИЙСАД

Һәр елның 1 апрелендә дөнья Халыкара кошлар көнен бәйрәм итә – бу күркәм көн кошлар дөньясының искиткеч байлыгын һәм канатлы дусларыбызның санын саклауга багышлана. Шул олуг максаттан илһам алып, мәктәбебезнең 1-6 сыйныф укучылары Кошлар көнен җырлап-биеп, күңелле итеп үткәрделәр! Нәни дусларыбыз, канат кагып, кызыклы викторинага кереп чумдылар, кошлар тормышының серле дөньясын ачып, гаҗәпкә калдылар. Яңа гыйлемнәр, энҗе каурыйлардай, күңелләренә нур өстәде. Ә “Кошларның тылсымлы дөньясы” рәсем бәйгесе чын мәгънәсендә сәнгать бәйрәменә әверелде, һәркем үзенең канатлы дусларына булган чиксез яратуын могҗизалы төсләр белән чагылдыра алды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International