Санитар-экологик икеайлык кысаларында Югары Чыршылы авыл җирлегендә өмәләр дәвам итә.
Бүген Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин җитәкчелегендәге район делегациясе Казанда җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чарада катнашты.
Җәлил поселгында субботник үткәрелде.
Яз – табигатьнең яңарыш вакыты гына түгел, ә шулай ук туган поселокны бергәләп чисталыкка һәм тәртипкә салу өчен иң яхшы чак.
Бүген Җәлил поселогында субботник үткәрелде, анда барлык оешмалар һәм учреждениеләр, предприятиеләрнең хезмәт коллективлары, белем бирү учреждениеләре укучылары, шулай ук поселок халкы актив катнашты.
Чара кысаланда урамнар, парклар, скверлар, социаль объектлар янындагы территорияләр, шулай ук Дан Мемориалы чистартылды. Өмәдә катнашучылар юлларның чикләрен, тротуарларны чүптән һәм коры агачлардан тазалап, җәмәгать урыннарында бордюрларны аклаттылар. Җыелган чүпне оператив рәвештә чыгару өчен махсус техника кулланылды.
Шулай ук, поселок халкы кур фатирлы йорт яны территорияләрен җыештырдылар, ишегалларын һәм аның тирәсендәге участокларны тәртипкә китерделәр. Күп кенә оешмалар атна дәвамында икеайлык кысаларында үзләренә беркетелгән участокларда да эшләр башкардылар. Бу чаралар поселокның чисталыгын саклау һәм халык өчен уңайлы шартлар тудыруга юнәлдерелгән.
Башкарылган эшләр – тирә-як мохиткә җаваплылык белән мөнәсәбәтне ачык рәвештә күрсәтә. Бергәләп күрсәтелгән зур тырышлыклар нәтиҗәсендә поселок тагын да уңайлырак һәм матуррак булла бара!
Мәктәпкә эзерлек төркемендә тәрбияләнүче Газимуллин Тамерлан "Җиргә бакча бүләк ит" экологик акциясенә кушылды.
#Экояз2025
#Экокоманда
#Петровказаводбалаларбакчасы
Мәктәпкә эзерлек төркемендә тәрбияләнүче Газимуллин Тамерлан "Җиргә бакча бүләк ит" экологик акциясенә кушылды.
#Экояз2025
#Экокоманда
#Петровказаводбалаларбакчасы
Бүген, 19 апрель көнне, МБГББУ “А.Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе»ндә традицион бөтенроссия өмәсе узды. Барлык сыйныф укучылары мәктәп территориясен җыештыруда, агачлар һәм чәчәкләр утыртуда, шулай ук мәктәп ишегалдын төзекләндерүдә актив катнаштылар.
Укытучылар җитәкчелегендә балалар бергәләп эшләделәр, мәктәп тирәсендә чисталык һәм ямь тудырдылар. Төрле яшьтәге укучыларның уртак максат өчен берләшүләрен күрү күңелле булды. Мәктәп тагын да матуррак һәм уку өчен уңайлыракка әйләнде.
Чараның максаты-тарихи хәтерне саклау һәм Бөек Ватан сугышы ветераннарының батырлыгына хөрмәт хисе тәрбияләү. Укучылар педагоглар белән бергә мәктәп бакчасына яшь агач үсентеләре утырттылар.
19 нчы апрель көнне МБГББУ "Җәлил гимназиясе" ндә традицион язгы экологик өмә узды. Чараларда барлык сыйныф укучылары, укытучылар һәм уку йорты хезмәткәрләре актив катнашты.
2025 нче елда «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе 18 нче марттан 22 нче июньгә кадәр үткәрелә. Бөтен Россия буенча активистлар агач үсентеләре утырталар.
Сарман гимназиясе укучылары, «беренчеләр хәрәкәте»активистлары,укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары А.Т. Нургалиева һәм тәрбия буенча директор киңәшчесе А. Т. Гыйниятуллина белән бергә һәлак булган сугышчыларны искә алу максатында «Хәтер бакчасы» халыкара акциясендә катнаштылар, берничә дистә яшь үсенте утырттылар, бу эшкә үзләренең җылы һәм игелекле өлешләрен салдылар. "Хәтер бакчасы" - табигатьне саклау ысулы гына түгел, яшь буынга ата-бабаларыбызның батырлыгына хөрмәт күрсәтү мөмкинлеге дә ул. Без утырткан агачлар безгә тынычлык китергән геройларга тере һәйкәлләр булачак.