ЯҢАЛЫКЛАР


28
февраль, 2025 ел
җомга

28 февральдә Яшел Үзән шәһәрендә Каюм Насыйри исемендәге XX халыкара яшьләр фәнни-гамәли конференциясе узды. Конференциядә Татарстан, Мари, Чуваш, Удмурт, Башкорт, Мордва республикаларыннан гына түгел, ә Россия Федерациясенең Мәскәү, Әстерхан, Пермь, Пенза, Ульяновск, Саратов, Түбән Новгород, Самара кебек башка субъектларыннан педагоглар, студентлар һәм укучылар, шулай ук Төркия, Кытай, Германия, Кыргызстан, Казахстан, Азербайдҗан, Үзбәкстаннан килгән чит ил кунаклары да катнашты.

Безнең Мортыштамак гомуми белем бирү мәктәбеннән 9 нчы сыйныф укучысы Гиниатуллина Адилә, конференциядә уңышлы чыгыш ясап, 3 нче урынны алды. Аңа алга таба да укуында зур уңышлар телибез!

Свода һәлак булучының әнисе Ибраева Нурсинәгә медаль тапшырылды

1нче санлы «Кояшкай» балалар бакчасында уртанчылар төркеме балалары белән бергә суган утырту тәҗрибәсен үткәрелде.

 

Май чабу бәйрәме-кыш ахырында билгеләп үтелә торган якты һәм шатлыклы бәйрәм. Бу чорда без салкын кыш белән хушлашабыз һәм озак көтелгән язның килүен түземсезлек белән көтәбез. Җәлил бистәсенең 3 нче "Алёнушка" балалар бакчасында искиткеч, якты һәм онытылмаслык бәйрәм -Май чабу узды. Балалар бик теләп конкурсларда һәм уеннарда катнаштылар, тәмле коймак  белән сыйландылар!


27
февраль, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Бүген район мәдәният йортында "Ватанны сакларга әзер!" конкурсы узды. Анда районның 7 мәктәбе һәм Сарман аграр көллияте командалары катнашты.

Катнашучыларны район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссар Дашгын Гасанов сәламләделәр, махсус операциядә һәлак булган ир-атларны Батырлык ордены белән бүләкләделәр, якыннарына бүләкләр тапшырдылар. Командалар берничә конкурста көч сынаштылар. Алар арасында-строй конкурсы, автоматны сүтеп-җыю, ОЗК кию, беренче медицина ярдәме күрсәтү, аркан тарту һәм башкалар.

Аларның нәтиҗәләре буенча һәр номинациядә иң яхшы катнашучыларны бүләкләделәр. Команда зачетында Петровка Заводы урта мәктәбе җиңде. Сарман урта мәктәбе-икенче, аграр көллият командасы өченче булды. Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Руслан Гыйльфанов, ДОСААФның территориаль бүлеге җитәкчесе Илдус Мәүләвиев җиңүчеләргә һәм призерларга, барлык катнашучыларга грамоталар, истәлекле бүләкләр, кубоклар тапшырдылар. Районның яшь сәнгать осталары концерт номерлары белән тамашачыларны сөендерделәр.

"Зиннәт Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта мәктәбе" командасы "Ватанны сакларга әзер" район конкурсында лаеклы чыгыш ясады

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары ачык шөгыльдә бик күп геройларның хәтирәләре белән таныштыырып,карта- схема белән ориентлашып, әти-бабайларының, абыйларының армия сафында кайда хезмәт иткәннәре турында  таныштырып уздылар.

Буген Чукмарлы авылында гомер кичергән хезмәт ветераны Исмәгыйлова Мәрьям Хәмидулла кызы 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтә.

 

Өлкән төркем балалары Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар һәйкәленә чәчәкләр салдылар.  Бу-Ватанны саклаучыларга якты истәлек, шулай ук сугыш елларында сугыш кырларыннан әйләнеп кайтмаган, хәрби һәм гражданлык бурычын намус белән һәм батырларча үтәгән, үз иленең киләчәге хакына гомерләрен биргән һәркемгә тирән рәхмәт, олы ихтирам һәм рәхмәт белдерү.

25-26 нчы февраль көннәрендә мәгариф идарәсе муниципаль органнарының мәгълүмат-методика бүлекләре җитәкчеләре һәм методистлары кадрлар кытлыгы шартларында адреслы ярдәм күрсәтүнең нәтиҗәле механизмнарына багышланган ике көнлек стажировка үттеләр. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International