Сарман муниципаль районы мәктәпләре укучылары һәм гомуми белем бирү учреждениеләре педагоглары "Россия чаңгы юлы - 2025"Бөтенроссия чаңгы ярышында катнаштылар.
Татарстан халкы 2024 елның ноябрендә башланган «Син уенда» конкурсында катнашырга өлгерә ала.
2025 елның февраленә Татарстан «Син уенда» Бөтенроссия спорт проектлары конкурсының юбилей сезонында инде теркәлгән катнашучылар саны буенча ун төбәк арасына керде (39 катнашучы).
2025 елның 6 февралендә Әлмәт шәһәренең «Нефтьче» мәдәният сарае сәхнәсендә «Сандугач сайрар илем» XXVIII региональ балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестивале узды, анда Татарстанның көньяк-көнчыгышындагы 46 иң яхшы вокаль ансамбль катнашты. Быел ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм «Татнефть» компаниясенең 75 еллыгына багышланган.Сарман сэнгать мэктэбенен “Балачак” вокаль ансамбле конкурста катнашып дипломант булды.
Ләке авылында тыл ветераннарына, “Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына” багышланган юбилей медальләре тапшырылды. Тыл ветераны Ильина Анна Денис кызын авыл җирлеге башлыгы Юрий Григорьевич Антонов котлады һәм юбилей медален тапшырды.
Шәрләрәмә авыл җирлегендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган сугыш һәм тыл ветераннарына юбилей медальләрен тапшыру үткәрелде.
2 нче Җәлил урта мәктәбенең яшь инспекторлар отряды 3 нче «Алёнушка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән актив рәвештә эш алып баралар. 7 нче гыйнварда алар юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча куелган “Юлдагы маҗаралар” спектаклен күрсәттеләр. Яшь актерларның мавыктыргыч уйнавы, тамашачыларны тылсымлы әкият дөньясына алып керде, балалар Куян кызы маҗараларын кызыксынып күзәттеләр. Бу балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен искә төшерергә һәм кабатларга ярдәм итте. Чарада юл иминлеге кагыйдәләре буенча профилактика бүлеге начальнигы Ситдикова Алсу Разиновна чыгыш ясады, Яшь инспекторлар отрядына юл травматизмын профилактикалау буенча актив эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм барысына да истәлекле бүләкләр тапшырды.
10 февральда «Сарман» кинотеатрында хәрби-патриотик тәрбия максатларында, Ватанны саклаучылар елы кысаларында һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Сарман гимназиясенең 4 сыйныф укучылары өчен «Красные ленты» исемле фильм күрсәтелде.
Бу юнәлештәге эш нәтиҗәләре 2025 елның 6 февралендә Пермьдә Экспортка ярдәм итү инфраструктурасының Бөтенроссия конференциясендә яңгырады. 2024 елда республиканың 700дән артык экспортеры Россия экспорт үзәгенең «Минем экспорт» платформасында 2000дән артык хезмәт алды.
Урта төркемдә «балалар бакчасына Китап бүләк ит»акциясе уңышлы узды. Акциянең максаты ата-аналарны балаларның төрле омтылышлары һәм ихтыяҗлары өчен тиешле шартлар тудыру, төркемнең китап фондын формалаштыру, мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең үсеш мохитен формалаштыруда ярдәм итү буенча педагоглар белән уртак чараларда катнашуга җәлеп итү иде.
Ләке авылында туып, шушында гомер кичерүче юбилярыбыз - Александрова Мария Денисовнага - 90 яшь.