11 февральдә, Муса Җәлилнең тууына 119 ел тулу көнендә, МББУ «Җәлил урта гомуми белем бирү мәктәбе» ндә «Гомерем минем моңлы бер җырым иде» дип исемләнгән китап укучылар конкурсы булып узды.
Бүген районда 2025 елда Татарстан Республикасы «Профессионаллар» һөнәри осталык чемпионатының төбәк этабы старт алды.
8 февраль көнне Яр Чаллы шәһәрендә яшь башкаручыларның “Беренче адымнар” бәйгесе - Республика фестивале узды. “Умырзая” үрнәк хореография коллективы II дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. (Укытучы Нургалиева Г.В.)
2025 елның 3-6 февралендә хокук буенча Бөтенроссия укучылар олимпиадасының төбәк этабы узды
Патриотик тәрбия кысаларында 7 нче Б һәм 7 нче В сыйныфлары укучылары "Кызыл тасмалар" фильмын карадылар.
Илһам Шакиров исемендәге Сарман балалар сәнгать мәктәбендә республикакүләм «Тату сыйныф серләре» конкурсының муниципаль этабы узды.
"Җәлил гимназиясе"ндә Халыкара китап бүләк итү көненә багышланган «Китап дустың», «Йөрәгең хәзинәләре» акциясе уза.
Бүген Җәлил бистәсенең 3 нче "Аленушка" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә тәрбияләнүчеләр "Җәлилнефть" нефть һәм газ табу идарәсенең Хезмәт даны музеенда булдылар. Балалар бистәнең барлыкка килү һәм үсеш тарихы турында бик күп файдалы мәгълүмат алдылар. Туган якны өйрәнү почмагына бару балаларның үткәнгә «сәяхәт " форматында оештырылды, анда алар кызыксынып борынгы көнкүреш әйберләрен, кием-салымнарны карадылар. Музейга сәяхәт балаларда патриотизм, Ватанга мәхәббәт тәрбияли.
1 нче санлы «Кояшкай» балалар бакчасының әзерлек төркеме балалары һәм тәрбиячеләре өчен «Алдынгылар Хәрәкәтендә балалар бакчалары» проектын тормышка ашыру өчен «Сәяхәт башлана» методик материаллар комплекты тапшырылды.
2025 елның 7 февралендә Казан шәһәренең Яңа Савин районы Россия Герое М.Р. Әхмәтшин исемендәге 113 нче татар - рус урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Тарихның данлы битләре. Геройлар мәктәбе" конференция йомгаклары буенча Иске Кәшер урта мәктәбенең 6 класс укучысы Әхмәтбаева Ралия II дәрәҗә диплом белән бүләкләнде, Сарайлы төп гомуми белем бирү мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Мөхәммәтов Нурзил II дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Молодцы!!! Котлыйбыз!!!