ЯҢАЛЫКЛАР


13
гыйнвар, 2025 ел
дүшәмбе

      МБББУ "Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбе" укучылары сыйныф җитәкчеләре белән "Үзебезнекеләргә Җылылык"акциясенә бик теләп кушылдылар


12
гыйнвар, 2025 ел
якшәмбе

Хөрмәтле прокуратура хезмәткәрләре, ветераннар!

Сезне һөнәри бәйрәмегез - Россия Федерациясе прокуратурасы көне белән котлыйм. Кануннар үтәлешен тәэмин итеп, гаделлек сагында торуыгыз, катлаулы мәсьәләләрне төгәл хәл итүегез, гражданнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен эзлекле яклавыгыз зур хөрмәткә лаек.  


10
гыйнвар, 2025 ел
җомга

Бүген Сарысаз Тәкермән авылында яшәүче хезмәт ветераны Закирова Нәсимә Фәретдин кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

10 гыйнварда «Ныклы гаилә» проекты һәм Ватанны саклаучылар елы кысаларында район Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин Сарман бала тудыру йортында беренче туган сабыйны котлады. Хәйдәр һәм Алсу Хафизовлар кызларына Мәрьям дип исем кушканнар. Мәрьям, Адилә, Сөләйман, Хәбир, Сәмия һәм Мөхәммәд исемле туганнарыннан соң, алтынчы бала булып дөньяга килде. Хафизовлар гаиләсенә үзләренең җылы теләкләрен район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, хатын-кызлар Советы рәисе Индира Сәхипова, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Вәлишина, туганнары һәм якыннары җиткерде. Сабыйга, әти-әниләренә, якыннарына сәламәтлек һәм бәхетләр телибез.

10 январь-Ямаш Игәнәйнең туган көне. Бу уңайдан Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбендә музейга экскурсия үткәрелде. Ильина Д.Р. укучыларга Я.Игәнәйнең әдәби мирасы, китаплары, шәхси әйберләре турында сөйләде. Бигрәк тә укучыларның игътибарын “Изгелеккә әйдәр уем” китабына юнәлтте. Әлеге җыентыкка шагыйрьнең соңгы елларда иҗат иткән шигырьләре кертелгән. Авылдашыбыз исемен йөртүче урам бар, паркка нигез салынды, мәктәп аның исемен йөртә, без моның белән чиксез горурланабыз.

9 нчы гыйнвар көнне Россиядә Карабүрек көнен билгеләп үтәләр! Карабүрек-рус кышының төп билгеләренең берсе. Кызыл күкрәкле, кечкенә кош үзенең матурлыгы белән балаларны һәм өлкәннәрне һәрвакыт сөендерә. 


9
гыйнвар, 2025 ел
пәнҗешәмбе

2025 елның 9 гыйнварында шәһәр тибындагы Җәлил поселогында яңа елда беренче никах теркәлү тантанасы үтте. Бу зур вакыйгада беренче гаилә документы - никах турында таныклыкны Ленар һәм Ильмира Ашрафуллиннар алды.

Тантананы шәһәр тибындагы Җәлил поселогы башкарма комитеты ЗАГС бүлеге алдынгы белгече Исмагилова Рузиля Раушановна үткәрде. Ул яшь парны тормышларындагы әлеге мөһим вакыйга белән котлап, җылы теләкләрен җиткерде. Бу көнне яшьләр үзләренең якыннары һәм туганнары игътибарын һәм ярдәмен чолгап алды, аларның шатлыгын һәм бәхетен уртаклашты, гаилә бәхете һәм тату тормыш өчен иң изге теләкләрен әйтте.

Әлеге теркәлү парның тормышында яңа чорның башлануын күрсәтә һәм аларның йортларында мәхәббәт һәм бердәмлек атмосферасын чагылдыра/

МБГББУ " А. Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе" укучылары каникулларын бик күңелле һәм файдалы үткәрделәр. Мәктәптә "Күңелле стартлар" дигән спорт чаралары, саф һафада уеннар, музейда экскурсияләр узды. Китапханәдә иң күп китап укучыларны бүләкләделәр, түгәрәкләр эшләде. Шулай ук укучылар әти-әниләре һәм дуслары белән күп вакытларын бергә үткәрделәр. "Гаилә белән ял көннәрен үткәрү" акциясе кысаларында алар социаль челтәрләрдә гаиләләре белән төшкән фотосурәтләр белән уртаклаштылар.

Кыш - кошлар өчен иң авыр вакыт. Салкын көннәрдә аларга уңайлы азык табуы кыен. Шуңа күрә Җәлилнең 1нче мәктәбе укучылары "Кышын кошларны ашатыгыз"акциясендә актив катнашалар.

7 гыйнварда безнең мәктәптә «Ел Символы белән  календарь» исемле мастер-класс узды. Бу төрле яшьтәге балалар өчен дә мавыктыргыч шөгыль!

Чара барышында катнашучылар календарьда барлык элементларны ничек дөрес итеп компоновкаларга һәм туры килә торган стилистикасын дөрес итеп сайларга икәнен белделәр. Сәнгать бүлеге укытучысы Гүзәл Мусавировна кәгазьләр, буяулар, декоратив элементлар сайлау турында җентекләп сөйләде. Балаларга даталарны, төп фонны билгеләргә һәм ел символы рәсемен сайларга ярдәм итте. Һәр катнашучы уникаль календарь булдыруда үзенең креативлыгын күрсәтте. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International