Аязучан болытлы һава. Бераз кар. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан 5-10 м/с, урыны белән җилнең тизлеге 13 м/с ка кадәр җитә. Төнлә һаваның минималь температурасы -11..-15˚. Көндез максималь температура -8..-11˚. Юлларда бозлавык.
Иске Кәшер авыл җирлегенең мәдәният йортларында Яңа ел чаралары
Әлмәт мәдәният йортында «Яна ел төнендә» исемле театральләштерелгән концерт программасы үтте.
Хөрмәтле Сарман районы халкы һәм кунаклары! Сезне чын күңелдән Яңа ел белән котлыйм! Бу иң якты һәм игелекле бәйрәм, аны олылар да, балалар да шатланып һәм дулкынланып көтәләр. Яңа ел җитү белән без яхшыга ышанабыз, барлык хыялларыбызның тормышка ашуын көтәбез. Узып баручы 2024 ел безнең район халкының авырлыкларга каршы тора алуын, катлаулы шартларда да киң күңеллелек, ярдәмчеллек, мәрхәмәтлелек күрсәтергә һәм, берләшеп, алда торган бурычларны үтәүгә көчләрен юнәлтергә сәләтле булуларын күрсәтте. Барлык район халкына, хезмәт коллективларына намуслы хезмәтләре һәм Сарман районы тормышының барлык өлкәләрен үстерүгә керткән өлешләре өчен олы рәхмәтемне белдерәм. Ветераннарга актив тормыш позицияләре өчен рәхмәт. Ихлас күңелдән махсус хәрби операциядә катнашкан якташларыбызның исән – сау әйләнеп кайтуларын, тынычлык урнашуын телим. Яңа ел сезнең өйләрегезгә бәхет һәм сәламәтлек алып килсен. Сезгә тынычлык, игелек һәм иминлек.
Безнең олкән төркемдэге бала Кузьмина Элина - "Яңа ел әкияткә охшаган" дип аталган Яңа ел шигырьләренен Бөтенроссия конкурсында җиңүче.
Бүген Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин гражданнарны кабул итте. Кабул итү атна саен сишәмбе көнне 14.00 сәгатьтә алып барыла, алдан язылу өчен телефон: 2-42-75.
Олы Нөркәй авыл җирлегендә "Кар кызы кастингы"Яңа елга багышланган Яңа ел чарасы
Яшь гаиләләргә ярдәм итүгә, районда туучылар санын арттыруга һәм бала тууга бәйле чараларны гамәлгә ашыру максатларында Россия Федерациясе Конституциясе көнен һәм Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин Радик һәм Ләйсән Мөхәммәдиевларны кызлары Сабина, Айдар һәм Гөлшат Сираҗетдиновларны уллары туу белән котлады.Алмаз, Айдар һәм Ләйсән Нуриевлар-уллары Алмаз тугач, Рузил һәм Илүзә Ганиуллиннар-уллары Әмин тугач, Дамир һәм Алинә Исламовлар-уллары Эмиль тугач, Дамир сво зонасында хезмәт итә. Яшь ата-аналарга Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә бер тапкыр бирелә торган бала туганда хатынга түләү һәм аның тууын дәүләт теркәвенә алу турындагы район карарында каралган сертификатлар тапшырылды. Котлауларга район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, хатын-кызлар советы рәисе Индира Рәис кызы Сәхипова, ЗАГС бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Әмирҗан кызы Вәлишина, җирлек башлыклары да кушылды. Яңа туган сабыйларга нык сәламәтлек, бәхетле балачак телибез. Ата-аналарга сабырлык, зирәклек һәм чиксез мәхәббәт телибез, аларның балалары илебезнең лаеклы гражданнары булып үссеннәр.
Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин республиканның «Теләкләр чыршысы» Яңа ел акциясендә катнашкан балаларның хыялларын тормышка ашырды. Фәрит Мөнәвирович балаларга күптән көтелгән бүләкләр, татлы сюрпризлар тапшырды һәм Яңа 2026 ел белән котлады.
Кәүҗияк авыл җирлегендә яңа 2026 елны каршылауга багышланган чара узды