ЯҢАЛЫКЛАР


30
декабрь, 2025 ел
сишәмбе

Карашай Саклау авыл җирлеге торак пунктларында яңа, 2026 елны каршылау


29
декабрь, 2025 ел
дүшәмбе

Балалар бакчасы коллективы, әти-әниләребез һәм бакчабызга йөрүче сабыйларыбыз исеменнән Сарман районы башлыгы Хөснуллин Фәрит Мөнәвир улына бүләкләр өчен зур рәхмәтләребезне житкерәбез!🎄

Сарман муниципаль районы гомуми белем бирү учреждениеләрендә "Кышкы якты уеннар»узды.


27
декабрь, 2025 ел
шимбә

Иң тылсымлы бәйрәм алдыннан МБГББУ "Җәлил гимназиясе"ндә тәрбия буенча директор киңәшчесе Граханцева Е.Р. башлангыч мәктәпнең сыйныф җитәкчеләре белән берлектә "Кышкы могҗизалар мозаикасы: Россия халыкларының яңа ел традицияләре" дигән мавыктыргыч дәрес үткәрделәр.

1 нче Б сыйныф укучылары, «Россия бөркете» программасында катнашучылар Кыш бабайның иҗат остаханәсендә зур энтузиазм белән эшләрен дәвам итәләр.

     «Татарстанда кыш» проекты кысаларында Һәм укучыларның сәламәтлекләрен ныгыту, буш вакытларын файдалы уздыру максатыннан, Ләшәү-Тамак мәктәбе укучылары өлкән кешеләргә ярдәм иттеләр. Авылдашларыбыз бик кәнәгать калдылар.

25 декабрь көнне, Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбендә, Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча УПП Сәгъдәтова г.и. белән" Дропперлар һәм мошенниклар ягыннан вербовка "темасына очрашу булды.

23 декабрь көнне, Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбендә, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУнең Сарман районындагы профилактика бүлеге начальнигы Ситдыйкова Алсу Рәзин кызы мәктәп укучылары белән профилактик әңгәмә үткәрде, "Юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү" темасына видеоролик күрсәтте, буклетлар өләште.

Хөрмәтле гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре! Сезне һөнәри бәйрәмегез-Россия Федерациясе Коткаручысы көне белән котлыйм. Сез үзегез өчен авыр, ләкин игелекле эш сайладыгыз - бәлагә эләккән кешеләргә беренче булып ярдәмгә килү. Куркынычны җиңеп һәм үз - үзегезне куркыныч астына куеп, сез иң кадерлесен-кеше гомерләрен саклап каласыз. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының барлык хезмәткәрләренә профессиональлекләре һәм иң катлаулы ситуацияләрдән чыгу юлын таба белүләре өчен рәхмәт, тармак ветераннарына яшь буын коткаручыларына тапшырган тәҗрибәләре һәм осталыклары өчен рәхмәт. Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек телим.

Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбендә Яңа ел бәйрәме үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International