осмонавтика көне алдыннан «Җәлил 1 нче урта мәктәбе» МББУда директорның тәрбия эше буенча киңәшчесе Габдрахманова Эльмира Шәүкәт кызы «Беренчеләр хәрәкәте» катнашучылары белән берлектә Россия Орлятлары 🪽өчен мавыктыргыч осталык дәресе оештырды. Балалар чын космик сәяхәткә юл алды!
7 нче апрель көнне, Бөтендөнья сәламәтлек көнендә, МБГББУ «Җәлил гимназиясе»ндә укытучылар өчен махсус оештырылган гадәти булмаган чара — иртәнге зарядка үткәрелде.
7 нче апрель көнне 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасында «Барыбыз өчен дә сәламәтлек! " девизы астында Бөтендөнья сәламәтлек көне билгеләп үтелде. Көн дәвамында балалар белән спорт уеннары, эстафеталар һәм сәламәт яшәү рәвеше турында әңгәмәләр үткәрелде. Бу чара балаларда сәламәт булып үсәргә теләк тәрбияли.
«Сарман» кинотеатрында бөек татар шагыйрьләре Муса Җәлил һәм Габдулла Тукай юбилейларына багышланган чара узды. Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары әлеге күренекле авторларның иҗаты белән таныштылар. Яраткан шагыйрьләр әсәрләре мотивлары буенча булдырылган мультфильмнар күрсәтелде. Чара бик күңелле һәм җылы узды, балаларның мәдәни белемнәрен үстерүгә, туган телне һәм гореф-гадәтләрне популярлаштыруга ярдәм итте.
Илексаз авыл мәдәният йортында «Рай под ногами матерей 2» фильмы күрсәтелде.
Бүген безнең балалар бакчасында Бөтендөнья сәламәтлек көнен билгеләп үттеләр. Ул барлык тәрбияләнүчеләрне актив тормыш рәвеше алып баруга омтылуда берләштерде. Кече группадагы нәниләр «Сәламәт иртә» акциясенә бик сөенеп кушылдылар. Урта, өлкән һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәрендәге балалар ритмик музыка астында «Күңелле физзарядка» флешмобында катнаштылар, үзләренең спорт осталыкларын күрсәттеләр. Мондый чаралар балаларга кечкенәдән үк сәламәтлекләрен кайгыртуның мөһимлеген аңларга ярдәм итә. Мондый бәйрәмнәр безнең балалар бакчасында күркәм традициягә әверелер дип ышанабыз. Һәр көн шатлык һәм сәламәтлек белән тулы булсын дигән теләктә калабыз!
Шушы көннәрдә «Җәлил гимназиясе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең 7 нчеА сыйныфы укучылары традицион «Чиста яр» экологик акциясенең актив катнашучылары .
«Беренчеләр хәрәкәте» катнашучылары директорның тәрбия эше буенча киңәшчесе Габдрахманова Эльмира Шәүкәт кызы җитәкчелегендә энергия һәм позитив белән тулыланалар! Без иртәне «Беренчеләр зарядкасы» белән башлыйбыз – ул уянырга, көч алырга һәм нәтиҗәле көнгә көйләнергә ярдәм итүче дәртле һәм күңелле күнегү.
«Ышанам — ышанмыйм» интеллектуальная уены Бөтенроссия «Сәламәтлегеңне ныгыт» акциясе кысаларында «Беренчеләр хәрәкәте» белән берлектә.
6 апрельдә, Бөтендөнья сәламәтлек көне алдыннан, 3 в сыйныфы укучылары өчен директорның тәрбия эше буенча киңәшчесе Габдрахманова Эльмира Шәүкәт кызы җитәкчелегендә «Ышанам — ышанмыйм» дигән мавыктыргыч интеллектуаль уен үз ишекләрен ачты.
6 нчы апрель көнне "Җәлил гимназиясе"ндә 5 нче сыйныф укучылары арасында традицион тикшеренү проектларын яклау булды. Быел бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга һәм герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга аерым игътибар бирелде.