ЯҢАЛЫКЛАР


9
апрель, 2026 ел
пәнҗешәмбе

Болытлы. Төньякта юеш кар ява, урыны белән Яңгыр сыман көчле явым-төшемнәр; көньякта яшенле яңгырлар булуы ихтимал. Җил көньяк-көнчыгыштан, төньяк-көнчыгышка таба 6-11 м/с, иртән, көндез урыны белән 15-20 м / с тизлектә. Төнлә һаваның минималь температурасы +2..+5˚. Көндез максималь температура +2..+7, көньякта +12 кадәр.

Шәрләрәмә авыл җирлеге торак пунктларында өлкән яшьтәге гражданнарның йөреп чыгуы

Бүген Түбән Кама районында  "Эхо веков в истории семьи- Тарихта без эзлебез" Шәҗәрә фестиваленең зона этабы узды. Бирегә республикабызның 9 районыннан: Түбән Кама, Азнакай, Актаныш, Минзәлә, Сарман, Мөслим, Яңа Чишмә, Тукай, Чистай районнарыннан гаилә династияләреның муниципаль этапларда җиңүчеләре җыелды. Безнең районнан Яңа Әхмәт авылыннан Вәлиевлар гаиләсе лаеклы чыгыш ясады.

Алар нык, тату гаилә, аларда традицияләрне хөрмәт итәләр, өлкәннәрне хөрмәт итәләр һәм балачактан ук туган якка мәхәббәт тәрбиялиләр.

"Творчество без границ" проекты Татарстан Республикасы Рәисе гранты ярдәмендә тормышка ашырыла. Беренче катнашучыларыбыз – Сарман гимназиясенең коррекция сыйныфы укучылары булды. Алар өчен без биш дәрес үткәрдек. Бу дәресләрдә балалар рамада үрүнең яңа техникасына өйрәнделәр. Һәр бала үз куллары белән матур, уникаль келәмчекләр ясады.

 

Бүген Сарман гимназиясенең 9 сыйныф укучылары өчен  Җәлилчеләрнең батырлыгына багышланган чара узды. Якташыбыз, легендар дәһшәтче Зиннат Хасанов та аларның сафында сугышкан. Укучылар каһарманның тормыш юлы һәм фидакарьлеге турында тыңлады. Яшь буын Ватан тарихын онытмасын!

7-8 апрель көннәрендә Сарман урта мәктәбендә «Зарница 2.0» хәрби-патриотик уенының муниципаль этабы булып узды.

4 апрельдә узган турнир Татарстан һәм Башкортстан шәһәрләреннән 300 гә якын иң көчле атлетны берләштерде.


8
апрель, 2026 ел
чәршәмбе

Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасында «Карга боткасы» бәйрәме узды.Башта балалар бу бәйрәмнең фольклор йолалары турында тыңладылар. Ботка әзерләнгән арада күңел ачтылар: табышмаклар әйтештеләр, яз турында шигырьләр сөйләделәр, «Яулык бир», «Йөзек» кебек милли уеннар уйнадылар. Уеннардан соң барысы да тәмле карга боткасы белән сыйланды. Әлбәттә, ботканы җиргә, күккә, суга һәм каргаларга калдырырга онытмадылар.

"Җәлил гимназиясе"нең һәм Яшь техниклар станциясенең өстәмә белем бирү педагогы Асылшәрипова Рүзилә Айрат кызы Әлмәттә «Йөрәгемне балаларга бирәм» конкурсының зона этабында уңышлы чыгыш ясады.

7 нче апрель көнне «Җәлил гимназиясе» ндә базасында Сарман районы математика укытучыларының методик берләшмәсе семинары булды. Чарада район мәгариф учреждениеләреннән математика укытуның сыйфатын күтәрү һәм алдынгы тәҗрибә уртаклашу белән кызыксынучы педагоглар катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International