6 нчы апрель көнне "Җәлил гимназиясе"нең "Беренчеләр хәрәкәте" балалар оешмасы катнашучылары 4 нче «Кызыл Калфак» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән очраштылар. Чара Халыкара сәламәтлек көненә багышланган иде һәм кечкенәләр арасында сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру буенча зур программаның бер өлеше булды.
6 нчы апрель көнне "Җәлил гимназиясе"ндә Космонавтика көненә багышланган тематик класс сәгатьләре үтте. Укучылар космосны үзләштерү тарихы, илебез космонавтикасы үсешенең төп этаплары һәм Юрий Гагаринның беренче очышы турында белделәр.
4 апрель көнне Сарман муниципаль районы авыл җирлекләре арасында шахмат буенча VI Спартакиада узды.
03 апрель 2026 елда «1 нче номерлы Балалар һәм яшьләр иҗаты шәһәр сарае»нда (Яр Чаллы шәһәре) «Дус класс серләре» республика ата-комитетлары конкурсының ярымфиналы узды.
Бүген Петровск заводында Вилданов Марс Мөхәммәт улы белән хушлашу чарасы узды. Марс Мөхәммәт улы 1963 елның 4 апрелендә Татарстан Республикасының Сарман районы Петровский Завод авылында туа. Махсус хәрби операция зонасына 2023 елның 20 декабрендә контракт буенча киткән. 2026 елның 27 мартында рядовой Вилданов Марс Мөхәммәт улы Украина, Луганск Халык Республикасы һәм Донецк Халык Республикасы территориясендә хәрби хезмәт узу чорында вафат була. Сарман районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин хәрби хезмәткәрнең якыннарын югалту ачысын уртаклашты, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановның кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде. Сугышчы истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде.
Яна Имән авыл җирлегендә ике айлык кысаларында эш башланды
Бүген Янурыс авыл җирлегендә традицион санитар-экологик икеайлык башланды. Әлеге чара кысаларында авылның барлык оешмалары җирлек территориясендә санитар һәм экологик хәлне яхшыртуга юнәлдерелгән өмәдә катнаштылар. Мондый инициативалар әйләнә-тирә мохитне чистартуга гына түгел, ә җирле бергәлекне туплауга, экологик культураны һәм халык арасында җаваплылыкны арттыруга да ярдәм итә.
Бүген бакчабызда татар халкының борынгыдан килгән йола - бәйрәме "Карга боткасы" гөрләп узды. Борынгы заманнарда кешеләр язны каргалар канатында алып килә дип уйлаганнар. Шуңа күрә кар эри башлап, беренче каргалар күренә башлагач та кешеләр “Карга боткасы” бәйрәмен уздырганнар.
Безнең балалар да нәкъ шулай эшләделәр. Татар халкының җырлы - биюле уеннарын уйнап, санамышларын әйтеп, әби белән бабайның боткасы пешкәнен көттеләр.
“Кем карга боткасыннан авыз итә, шул ел буе авырмый”, дигән борынгыдан калган әйтемгә ышанып, бәйрәмдә катнашучылар тәмле боткадан авыз иттеләр.
Бүген Сарман муниципаль районына эш визиты белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рияз Комаров килде. Сәфәрдә парламентарийны район Башлыгы, «Бердәм РОССИЯ» партиясенең Сарман җирле бүлекчәсе секретаре Фәрит Хөснуллин озата йөрде. Визит программасы бай һәм төрле планда барды. Беренче пункт итеп депутат милли көрәш ярышларында катнашты, анда спортчылар белән аралашты һәм аларга келәмдә уңышлар теләде. Аннары Рияз Комаров И.Шакиров исемендәге балалар музыка мәктәбенә юнәлде. Анда парламентарий «Балалар илне ясый» рәсем конкурсында катнашучылар белән очрашты һәм зур кызыксыну белән аларның иҗади эшләре белән танышты. Визит Партиянең иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итү белән тәмамланды. Район халкы депутатка ике актуаль мәсьәлә буенча мөрәҗәгать итте. Рияз Комаров һәр мөрәҗәгать итүчене игътибар белән тыңлады. Барлык проблемаларны парламентарий алга таба хәл итү өчен эшкә кабул итте.
3 апрель көнне Илексаз авыл җирлегендә " Яз килә!"Чараның максаты авыл кешеләренең һәм балаларның вессенный каникулларда коллектив ялын оештыру иде. Балалар уеннарда, мастер - классларда, викториналарда катнаштылар.Бәйрәм кунаклары Убырлы Карчык, Кыш Бабай, Клоунесса,Яз чибәре кебек әкият персонажлары булды. Ахырда барысы да тәмле ботка һәм коймак белән сыйландылар. Чараны Илексаз мәдәният йорты директоры Зарипова Г. М. үткәрде.