Бүген Вәлиевләр гаиләсе Равил һәм Гүзәлия бергә гомер итүләренең алтын юбилейларын билгеләп үтәләр. Өлкәннәр ункөнлеген, Ватанны саклаучылар елын һәм «Ныклы гаилә» проектын бәйрәм итү кысаларында Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин исеменнән юбилярларны район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, хатын-кызлар советы рәисе Индира Сәхипова котлады. ГХАТ бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Вәлишина, ветераннар Советы Рәисе Асыляр Харисов, Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Лилия Шәрипова, туганнары һәм якыннары юбилярларга изге теләкләрен җиткерделәр.
Тату һәм хезмәт сөючән Вәлиевлар гаиләсендә өч бала тәрбияләп үсте, ә бүген алар яраткан 6 оныгының уңышларына сөенәләр. Юбилярларга район Башлыгының Рәхмәт хаты һәм ныклы сәламәтлек, туганнарының һәм якыннарының озак еллар дәвамында ихтирамлы булуын теләп, истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Бүген Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин җитәкчелегендәге район делегациясе Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановның Казанда авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан үткәрелгән тантаналы кабул итүендә катнаша.
Янурыс авыл җирлеге Сарманда көзге ярминкәдә катнашты. Сатуга яшелчә, җиләк-җимеш, тозлау һәм сөт продукциясе куелган иде.
Мортыш Тамак авыл җирлеге Сарманда көзге ярминкәдә катнашты. Сатуга яшелчә, җиләк-җимеш,төргәкләр һәм кулдан эшләнгән әйберләр куелган иде
Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбе районда үткәрелгән көзге ярминкәдә катнашты, бу мәктәп укучыларының уңышларын күрсәтер өчен бик яхшы сәбәп булды.
Ярминкәдә Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин булды, ассортимент һәм бәяләр белән танышты.
Ярминкәдә фермерларның, шәхси хуҗалыкларның, авыл җирлекләренең, мәктәпләрнең һәм балалар бакчаларының үз продукциясе тәкъдим ителде. Ярминкәдә катнашучылар алдында район мәдәният йортының үзешчән артистлары концерт программасы белән чыгыш ясады. Теләүчеләрне коймак белән кайнар чәй белән сыйладылар.
Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан сезгә иң җылы, ихлас котлауларыбызны җиткерәбез. Без сезне, хезмәтегезне ихтирам итәбез, рәхмәтләребезне белдерәбез. Һәммәгезгә дә нык сәламәтлек, иминлек, озын гомер, күңел тынычлыгы, якын кешеләрегезнең мәхәббәтен, игътибарын һәм хөрмәтен тоеп, озак яшәвегезне телибез. Бәйрәм белән!
Йөрәкләрдән чыккан назлы сүзләр,
Күңелләрдә булган саф хисләр,
Озын гомер, якты, тыныч тормыш –
Безнең сезгә әйтер теләкләр.
2 октябрь көнне Мортыштамак авылында Өлкәннәр көненә багышланган концерт номерлары ,чәй эчү белән чара узды.
"Татнефть — Фиджитал уеннары" — киберспорт һәм традицион спорт дисциплиналарын берләштерүче заманча спорт фестивале. Турнир Россия Федерациясе Спорт министрлыгының рәсми кагыйдәләре буенча үткәрелә һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга, массакүләм спортны үстерүгә һәм инновацион технологияләрне кертүгә юнәлдерелгән.
«Гамәли финанслар: белемнән гамәлләргә» Онлайн-курсы - Россия Банкының укыту-агарту проекты. Курста катнашучылар шәхси финанс мәсьәләләрен ничек хәл итәргә һәм алган белемнәрен конкрет тормыш ситуацияләрендә кулланырга өйрәнәчәкләр. Укыту реаль тормыш кейсларына корылган: ул файдалы мәгълүматны белергә генә түгел, ә файдалы финанс гадәтләрен дә формалаштырырга ярдәм итәчәк.