Бүген, 21 январьдә, Петровский Завод авыл җирлегендә гражданнар алдында отчет җыелышы узды.
Бу җыелышта район Башлыгы Фәрит Хөснуллин, "Сарман" агрофирмасы җитәкчесе Диккәт Хөснетдинов, район оешмалары җитәкчеләре һәм вәкилләре катнаштылар.
Җирлек башлыгы Зилә Хуҗина һәм "Сарман" агрофирмасы бүлечәсе җитәкчесе Айдар Шаймарданов узган ел башкарылган эшләр турында сөйләделәр. Полициянең участок уполномоченные Валерий Алексеев криминоген хәлне яктыртты. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин җирлек халкын районның социаль-экономик үсеше белән таныштырды, халыкка тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
Җыелыш ахырында катнашучы район һәм оешмалар җитәкчеләре һәм белгечләре җирлек халкының сорауларына җаваплар бирделәр. Авыл җирлегендә яшәүче, юбилейларын үткәрүчеләргә бүләкләр тапшырылды.