ЯҢАЛЫКЛАР


29
ноябрь, 2022 ел
сишәмбе

“Они сражались за Родину” циклы кысаларындагы очрашуыбызның чираттагысы, 18 яше тулуга фронтка китеп, Җиңү яулап кайткан ветераннарыбызның берсе –Валиев Мирзаһит абыйга багышланган иде. Дөресен генә әйткәндә, вакытында ветераннарыбыз  белән шушы видеоларны төшерүне оештыруыбызга сөенеп туя алмыйбыз. Чөнки әле берничә ел элек кенә укучылар янына очрашуларга ветераннар үзләре килә алган булса, бүгенге көндә андый мөмкинлек бөтенләй юк диярлек. Бүгенге көндә Мирзаһит абый да инде арабызда юк, әмма видеоязма аның яшьлеге турында, дәһшәтле сугыш хакында булган хәтирәләрен бүген дә саклый...

Башта аларны алты айга якын Горький өлкәсенең  Богородский шәһәрендә автомәктәптә укыталар. 1943 елның салкын буранлы кышкы бер көнендә 80 машинаны, эшелон белән, Орел ягына җибәрәләр. Гвардия сержанты Мирзаһит Вәлиев хезмәт иткән икенче удар танк армиясенең 62 девизиясе 49 полкы сафтан чыккан танк, машиналарны ремонтлау белән шөгыльләнә, фронтны пушкалар, снарядлар, ягулык-майлау материаллары, азык-төлек белән тәэмин итә.Нинди генә юллар үтми дә, нинди генә бәрелешләрнең шаһиты булмый. “Варшаваны азат иткән өчен”, “Берлинны алган өчен”, “Германияне җиңгән өчен”, “Батырлык өчен” һәм “Георгий Жуков” медальләре белән бүләкләнә.

Туган авылына бары 1947 елның апрелендә генә кайта.Сугыш беткәннән соң да әле ике ел Германиянең Нейруппен шәһәрендә хезмәт итә.

Без бу видео язманы төшергәндә Мирзаһит абый, кызганычка каршы сукыр иде инде. Ләкин, сезнеңчә бәхет нәрсәдә дигән сорауга ул болай дип җавап биргән иде: “Сугыш афәтләреннән исән-сау туган ягыма кайтып яши алу, бүгенге картлык көнемдә балаларымның кадер-хөрмәтен тоеп яшәү чиксез олы бәхет”. Чыннан да, бәхет уңышлар данәсеннән генә дә тормый, аны үлчәүләргә дә салып үлчәп булмый икән. Әмма, илебез имин, тыныч булганда без барыбызда бик бәхетле бит. Әңгәмә барышында, Сарман урта гомуми белем  бирү мәктәбенең 10 сыйныфлары укучыларына, нәкъ менә шушы фикерләрне җиткерергә тырыштык.


21
ноябрь, 2022 ел
дүшәмбе

“Они защищали отчий дом” проектын тормышка ашыруның йомгаклау өлеше кысаларында “Они сражались за Родину” дип исемләнгән цикл дәвам итә. Чираттагы очрашуда, Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбе нигезендә оештырылган “Юнармеец” хәрби – патриотик клубы ватәнпәрвәрләре, Ленинград блокадасы һәм Курск дугасындагы канкойгыч бәрелешләрдә катнашкан, дошман яулап алган ил һәм шәһәрләрне азат итеп, фашистларны куа-куа Австриягә кадәр барып җиткән, батыр йөрәкле Габелхак  Абдуллинның тормыш юлы һәм сугыш еллары хатирәләре белән музей хезмәткәрләре тарафыннан эшләнгән видеоязма аша таныштылар.

Очрашулар һәрвакыт әңгәмә рәвешендә бара, чөнки үсеп килүче буынның фикерен, карашын белү мөһим. Һәм сорау-җавап алышу вакытында без укучыларга: “Видеоязманың кайсы өлеше күңелгә аеруча үтеп кереп, тирән тәэсир калдырды”, -дигән сорау бирдек.

Әлбәтта, Габделках абыйның берәр хөҗүм турында сөйләгән урыны дип әйтерләр дигән идек. Чөнки ул аны әле кичә генә булган вакыйга турында сөйләгән сыман, бөтен нечкәлекләрен, бомба, снарядлар сызгырып үткәннәренә хәтле җентекләп сөйли. Ләкин укучылардан башка җавап ишеттек: “Җиңү хәбәрен ишетүләре турында сөйләгәне”,- диделәр.

Чыннан да ул турыда сөйләгәндә, Габделхак абый яшәреп киткәндәй була, күзләрендә очкын кабына, елмаеп җибәрә. “Сугыш беткән көнне мәңге онытасым юк. Солдатлар сөенечтән һавага ата. Шул пулялардан озак кына бөтен дөнья яктырып торган иде”,- ди ул.

 Габделхак абый инде күптән мәрхүм, ләкин видеоязмада ул бүгенгедәй елмаеп үзеннән соң килгән буыннарга илебез өстенә килгән чиксез авыр сынау еллары хакында сөйли.

Видеоязманы караган вакытта укучыларның җитди булуы, хәтта күзләре яшьләнеп алуы, әлеге балаларның саф, яхшы күңелле булулары хакында сөйли. Чөнки бары тик күңеле яхшылыкта булганнарны гына башка кеше язмышы тәэсирләндерә һәм дулкынландыра ала.


11
ноябрь, 2022 ел
җомга

«Они защищали отчий дом» проекты турында сөйләгәндә, иң беренче чиратта, әлеге проектның төп максатын күрсәтеп, укучыларда патриотизм хисе формалаштыру, аларны патриотик тәрбия буенча актив эшчәнлеккә җәлеп итү юлы белән актив тормыш позициясе булдыру икәнен ассызыклыйсы килә. Заманча технологиялар чорнап алган яшь буынны ничек кызыксындырырга соң... Әлбәттә аларга үзләрен яңа рольләрдә тоеп карау мөмкинлеге бирергә кирәк.

Бүгенге көндә без интерактив эш ысулларын сайлыйбыз, чөнки үз тәҗрибәбез күрсәткәнчә, нәкъ менә шушы юнәлеш балалар белән эшләүдә нәтиҗәле. Балалар чараның актив катнашучылары булганда, аларда тирән тәэсирләр кала.

Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музееның чираттагы кунаклары Сарман урта мәктәбенең "Юнармеец" хәрби-патриотик клубы балалары иде. Укучыларның активлыгы, фикер алышулары безне бик сөендерде. Көбә күлмәген киеп карау үзе бер олы вакыйга булды. Плащ- палатка җыю, аяк чолгавын урау да беренче карашка гына гади кебек тоелган булып чыкты.  Әмма балалар шулкадәр тату, бердәм булып эшләделәр, куелган максатларның дөрес чишелешен таптылар. Бу тормышта төрле яклап белемле булуның никадәр зарур икәнен аңладылар, чөнки теләсә нинди вак-төяк, гади нәрсәләрдә җибәрелгән хата куелган максатка ирешергә комачауларга мөмкин. Кызлар да читтә калмады, алар көбә күлмәк белән шлемны да, совет солдаты формасын да киеп, боларның барсын да киеп кенә йөрү дә никадәр авыр булуына инандылар. Әйе, көбә күлмәкле баһадирлар үткәндә калды, әмма безнең көннәрдә дә солдат экипировкасы җиңел түгел, бу физик әзерлекнең мөһимлеген аңлата.

Сугыш, күп гасырлык тарихыбызның кайсы гына чорында барса да, солдатлар һәм сугышчылар өчен генә түгел, ә тылда калучылар өчен дә бик авыр сынау булганына аерым басым ясадык. Тыныч күк йөзенә караган саен, гомерләре бәрабәренә җиңү яулаган илебез улларының хәтерен яңартсак иде, чөнки хәтер безнең иң зур хөрмәтебез, бурычыбыз.

 

 

 

Тэги: #музейсарманово #культурнаяволна #культурадляшкольников

26
октябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Чираттагы очрашуыбыз “Они защищали отчий дом” проекты кысаларында “Они сражались за Родину” дип исемләнгән чаралар циклына багышланган иде.  Үсеп килүче буын Бөек Ватан сугышы турында тарих битләреннән, төрле фильмнардан, әңгәмәләрдән ишетеп кенә белә. Кызганычка каршы, хәвефле елларны кичереп, сугыш кырыннан исән әйләнеп кайткан ветераннарабыз рәтләре елдан ел сирәгәя. Элегерәк ветераннар белән һәрдаим очрашулар оештырылып торса, бүген андый мөмкинлек бөтенләй юк диярлек.

Ләкин Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее фондларында уникаль видеоязмалар саклана. Әлеге видеоязмаларда ветераннарабыз сугыш еллары истәлекләре, үз күзләре белән күргәннәре, башларыннан кичкәннәр белән уртаклашалар. 

Сарман гимназиясенең 6А сыйныфы укучылары игътибарына райондашыбыз,  Бөек Ватан сугышы ветераны, Хамитов Гыйлмөхәммәт Зиятдин улының истәлекләре тәкъдим ителде. Гыйлми бабай (үзенә шулай дәшәргә кушарга иде ул) бүген безнең арабызда юк, бары тик шушы видеоязмада гына һаман да елмаеп тора. Укучылар өчен мондый чаралар бик мөһим, чөнки сугыш, тыл ветераннарына хөрмәт, ватанпәрвәрлек хисләре Гыйлми бабай кебек Җиңү язын якынайткан батыр йөрәкле кешеләр үрнәгендә тәрбияләнергә тиеш. Без, тыныч тормышта яшәүчеләр, алар алдында түләп бетермәслек  бурычлы.

Очрашуыбызны йомгаклап һәрвакыттагыча кечкенә генә әңгәмә ясадык. Һәм сөйләшү барышында “Ә ни өчен без ветаннарыбыз хакында хәтерне сакларга тиеш соң, әллә кайчан үткән  вакыйгалар бит инде ул?” дигән сорауга “Чөнки алар булмаса, без бүген булмас идек” дигән җавапны ишетү чиксез сөенечле, рәхәт булды. Димәк, үсеп килүче буын дөрес фикердә, дөрес юнәлештә тәрбияләнә, димәк, үткәргән чаралар, очрашуларның, төрле яклап алып барылган күмәк тәрбия эшенең нәтиҗәсе бар.

 

 

 

 


6
октябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Өлкән кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз, хезмәт юлын лаеклы  узган ветераннарыбыз.

Гомерләре буе хезмәттә кайнаган, тормыш авырлыкларын иңнәрендә күтәргән әби-бабаларыбыз картлык көннәрендә зур игътибарга, хөрмәткә лаек.  Тормышыбыз яхшы, тыныч булсын өчен төнне – көнгә ялгап эшләгән өлкән буын өчен музейда һәрдаим чаралар, экскурсияләр оештырылып тора. Аның чираттагысы Халыкара өлкәннәр көненә багышланган иде. “Шәфкатъ” сәламәтләндерү үзәгеннән килгән абый – апалар үзләренең яшьлекләрен искә төшереп, үткән тормыш юлы хәтирәләре белән уртаклашып музей бүлмәләре буенча Сарман ягы тарихы белән танышып йөрделәр. Ә кайчак сөйләүчегә кушылып истәлекләрен яңарттылар. Араларында инде лаеклы ялда булган мөгаллимнәр дә булу сәбәпле,  бу көн икеләтә бәйрәм булды. Хөрмәтле өлкәннәребез, Сезгә сәламәтлек, җан тынычлыгы телибез. Сез чын мәгънәсендә музей хезмәткәрләре өчен алтын багана, чөнки Сезнең белән аралашып без элеккеге тормышны беләбез, аны түкми-чәчми үсеп килүче буынга җиткерергә тырышабыз. Шулай озак еллар аралашып яшәргә язсын.


30
сентябрь, 2022 ел
җомга

Патриотик аңны формалаштыруда төп рольне, әлбәттә, гаилә һәм мәктәп башкара. Ләкин бу юнәлештә эш күпкырлы булырга тиеш. Нәкъ менә шуңа күрә музейда үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү буенча актив эш алып барыла, уникаль проектлар тормышка ашырыла. Шуларның берсе - Президент грантлары бәйгесе җиңүчесе - «Они защищали отчий дом» проекты.

Балалар өчен интерактив чаралар бик кызыклы, алар барлык биремнәрдә үзләре катнашалар, бер-берсенә һәрвакыт ярдәм итәргә әзерләр. Чираттагы кунакларыбыз, Сарман гимназиясенең 6а сыйныф укучылары да кызыксынучан һәм тапкыр булдылар.

Катнашучыларга баһадирларның көбә күлмәген, бармицалы шлемны кияргә, кулларына калкан алырга, ук белән җәя тарттырып карарга һәм башка бик күп нәрсәләр белән танышырга  мөмкинлек бирелә. Әлбәттә, Бөек Ватан сугышы чорына аерым игътибар биреп, шул авыр елларда районыбыз тормышында булган вакыйгалар турында сөйлибез, совет солдаты киемнәре, портянкалар чолгау тәртибе белән таныштырып, плащ-палатка җыябыз. Һәм һәрвакыт балаларның фикерләрен тыңлап, алга таба теге яки бу мәсьәлә буенча фикерләшеп, дөрес нәтиҗәләр ясыйбыз.

Һәрвакыттагыча вакыт сизелмичә дә үтә һәм һәр чара азагында "Сезгә ошадымы?!"дигән сорауга балаларның дәррәү «Әйе!!!» диюләре, башкарган эшнең нәтиҗәле булуын, чираттагы план чарасы гына түгел икәнен раслый. Һәр очрашу, һәр лекция, нинди генә темага булса да, без һәрвакыт балаларга әти-әнине, дусларны, укытучыларны, мәктәпне, хәтта яшәгән урамны, туган авылны, туган якны, үзең яшәгән дәүләтне бәяләргә, яратырга һәм хөрмәт итәргә кирәклеген җиткерәбез.


16
июнь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Татар халкының чиксез бай тарихи-мәдәни мирасы бар. Аны үсеп килүче буынга тапшыру - безнең бурычыбыз. Музейда үтә торган “Мирас  угы” проекты татар халкының тарихын, мәдәниятен өйрәнүгә багышланган. Бүген безгә Күтәмәле мәктәп яны лагеренда ял итүче балалар килде.  Тарихны уеннар, риваятьләр, әкиятләр аша  өйрәнү бик кызыклы. Идел буе Болгар дәүләте, Казан ханлыгы  буенча “сәяхәт иткәндә” балалар бик күп тарихи фактлар, риваятьләр белән таныштылар, үзләре өчен яңа төрле һөнәрләр ачтылар. Кызлар “зәркәнче” булып, “кыйммәтле” ташлардан, энҗе – мәрҗәннәрдән муенсалар, беләзекләр ясадылар, туку станында палас тукыдылар. Малайлар исә тимерче һөнәрен үзләштерделәр, эш һәм сугыш кораллары белән таныштылар. Сәяхәт ахырында укучылар махсус ясалган пазллардан карта җыйдылар. Әлеге проектның максаты - балаларда кечкенәдән үк туган  якка, туган телеңә мәхәббәт уяту; үз илең, халкыңның батырлыгы, каһарманлыгы белән горурлану  хисләре тәрбияләү.

Әлеге интерактив чара Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты грантлары конкурсында җиңүче “Мирас угы” проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелде.


31
май, 2022 ел
сишәмбе

Татар халкының чиксез бай мәдәни һәм тарихи мирасы бар. Аны үсеп килүче буынга тапшыру - безнең бурычыбыз. Музейда үтә торган “Мирас  угы” проекты татар халкының кыйммәтләре, туган як тарихы белән танышу һәм өйрәнүгә багышланган. Бүген безгә Петровказавод урта гомуми белем бирү мәктәбенең 4 нче сыйныф укучылары килде.  Тарихны уеннар, риваятьләр, әкиятләр аша  өйрәнү бик кызыклы. Идел буе Болгар дәүләте, Казан ханлыгы  буенча “сәяхәт иткәндә” укучылар бик күп тарихи фактлар, риваятьләр белән таныштылар, үзләре өчен яңа төрле һөнәрләр ачтылар. Кызлар “кыйммәтле” ташлардан, энҗе – мәрҗәннәрдән муенсалар ясап, зәркәнче булдылар. Малайлар исә тимерче һөнәрен үзләштерделәр, эш һәм сугыш кораллары белән таныштылар. Ә менә чүлмәкчелек малайларны да, кызларны да кызыктырды. Сәяхәт ахырында укучылар махсус ясалган пазллардан, кунакта булган шәһәрләр буенча карта җыйдылар. Әлеге проектның максаты - балаларда кечкенәдән үк туган  якка, туган телеңә мәхәббәт, үз илең, халкыңның батырлыгы, каһарманлыгына горурлык  хисләре тәрбияләү.

Чараны йомгаклап укучыларга, белемнәрен тагы да баету максатыннан,  “Татар дөньясы” китабын тапшырдык.

Әлеге интерактив чара Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты грантлары конкурсы җиңүче “Мирас угы” проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелде.


25
май, 2022 ел
чәршәмбе

Районыбыз мәктәпләрендә кичә соңгы кыңгырау бәйрәмнәре узды. Уңышлы тәмамланган уку елын билгеләп, Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбенең 2 сыйныфы укучылары, Идел буе Болгар дәүләте шәһәрләре  буенча “сәяхәт” иттеләр. Болгар шәхәренең “Ага базар”ында кыйммәтле җәнлек тиреләре сатып, сәүдә белән шөгыльләнделәр, Елантауга менеп “Зилант” белән очраштылар, Алабуганың риваятьләре белән таныштылар, Шайтан каласы дан тоткан тимерчелек  эшенең коралларын үз күзләре белән күреп, хәтта күрекне  өрдереп тә карадылар. Зөя утрау - шәһәренә көймәләргә утырып барырга туры килде, чөнки ни бары 24 көн эчендә төзелгән әлеге шәһәр һәр яклап су белән әйләндереп алынган. Чүлмәк ясаучылар эше беренче карашка гына җиңел һәм кызык икәненә дә нәкъ менә шушы утрауда төшенделәр. Тапкырлык һәм зирәклектә көч сынаштылар, мавыктыргыч, кызыклы уеннар уйнадылар.

Чараны йомгаклап, укучыларга, халкыбызның милли, тарихи ядкарьләрен тагын да тирәнрәк  өйрәнсеннәр дигән теләкләр белән, “Татар дөньясы” китабын тапшырдык.

Әлеге интерактив чара Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты грантлары конкурсында җиңүче “Мирас угы” проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелде.


11
май, 2022 ел
чәршәмбе

Сугыш елларында почтальоннар җилкәсенә авыр вазыйфалар төшкән. Ирләреннән, улларыннан, әтиләреннән көтеп алынган өчпочмаклы хатлар белән беррәттән, кайгылы хәбәрләрне дә китергәннәр. Шуңа карамастан, авыр чорларда алар бик мөһим эш башкарганнар.

Бүген без дә, кыр почтасы вазыйфасын үтәдек. Музей кысаларында Сарман ягы тарихын чагылдырган сәхифә чыгарган идек, шуны тараттык. Дөньялар тыныч, күгебез аяз булсын! Бары тик сөенечле хәбәрләр генә алып яшәргә язсын!

 

https://vk.com/id267984985

Тэги: #музейсарманово #годсохранениякультурногонаследиянародовРоссии #деньпобеды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International