Россия Федерациясендә җирле үзидарә көне үткәрү уңаеннан һәм хокукый культураны күтәрү, аларның җирле үзидарә белән кызыксынуларын актуальләштерү максатларында, 9-11 сыйныф укучылары арасында муниципаль районның норматив-хокукый актларын иң яхшы белүгә Конкурс игълан ителә.
Районда санитар-экологик икеайлык кысаларында өмәләр дәвам итә.
Хөрмәтле райондашлар!
Изге Рамазан ае башлану белән ихлас куңелдән котлыйм!
Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин гражданнарны кабул итте. Анда авыл җирлекләре башлыклары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы, район башкарма комитеты бүлекләре, учреждениеләре һәм оешмалары белгечләре чакырылган иде.
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан 13 апрель көнне Сарман гимназиясенең 9нчы А сыйныфында "XIX гасырда Сарман районы мәдрәсәләрендә телләр укыту" темасына ачык дәрес үтте. Әдәбият укытучысы Салихова Алсу Нисбатовна һәм Сарман Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее директоры Кашипова Дания Мәмдуховна укучыларга телләр укыту тарихы турында тирән эчтәлекле мәгълүмәт бирделәр.
12нче апрельдә Россиядә Космонавтлар көне билгеләп үтелә. Кешенең беренче тапкыр космоска очуына 60 ел тулу уңаеннан, Җәлил гимназиясе 1нче канал белән берлектә флешмобта катнаша.Моннан тыш, башлангыч сыйныф укучылары арасында рәсем конкурсы узды, ә урта һәм өлкән сыйныф укучылары тематик стена газеталары чыгардылар. Шулай ук сыйныф сәгатьләре үткәрелде.
Бүген утырышлар залында район Советында атналык киңәшмә узды.
Карашай-Саклау авыл җирлегендә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен аңлату максатыннан Карашай- Саклау һәм Чураш торак пунктларында ишегалды тикшерүләре үткәрелде
Беренче тапкыр Җәлил хоккейчылары хоккей буенча 2007нче елгы егетләр командалары арасында даими бөтенроссия турнирында катнашты.