ЯҢАЛЫКЛАР


2
апрель, 2021 ел
җомга

2 нче апрель көнне Җәлил 3 нче санлы «Аленушка» балалар бакчасында «Карга боткасы» бәйрәме булып узды. Әлеге чара балаларны татар халык иҗаты, гореф-гадәтләренә, декоратив-гамәли сәнгатькә өйрәтү максатыннан оештырылды. Бәйрәмдә уртанчы, зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре балалары катнашты. Балаларга кунакка килгән Хәдичә әби аларга бу бәйрәмнең йолалары һәм гореф-гадәтләре турында сөйләде. Балалар бәйрәм атмосферасына чумдылар. Җырлар җырладылар, кошлар турында шигырьләр сөйләделәр. «Ботка пешерү» уены аша ботка пешерергә кирәклеген белделәр. Ботка пешкән арада балалар әбиләренә үз талантларын күрсәттеләр, «Сукыр тәкә», «Әбәк», «Кыңгыраулы Миңлебай», «Зәңгәр чәчәк» татар халык уеннарын уйнадылар. Шулай ук балалар татар бию көйләренә бик теләп биеделәр, шундук боткада пешеп җитте. Һәр бала үз теләкләрен җиткерде һәм тәмле, язгы ботканы татып карады.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 02.03.20021 ел, № 357-р күрсәтмәсе нигезендә, Башкарма комитет җитәкчесенең 11.03.20021 ел, № 46 күрсәтмәсе белән Сарман муниципаль районында торак пунктларны санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча икеайлык үткәрүгә керештеләр.

Бүген район мәдәният йортында Туган телләр һәм халыклар дуслыгы елы кысаларында якташыбыз, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык шагыйрәсе Клара Булатованың 85 яшьлек юбилее уңаеннан “Шигърият һәм туган тел алиһәсе” дип исемләнгән бәйрәм үтте.

Янурыс авылында яшәүче Зыятдинов Госман Зыятдин улы бүген үзенең олуг юбилеен билгеләп үтте. Гомер бәйрәме белән ветеранны район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде һәм, изге теләкләр белән, Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау открыткасын, район башлыгы исеменнән истәлек бүләге тапшырды. “Шәфкать” үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, авыл җирлеге башлыгы Азия Мөхәммәдиева, авылдашлары, туганнары, балалары да юбилярга сихәт гомер, куанычлы тормыш теләделәр. 

2нче апрель көнне гимназиянең актлар залында Балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү буенча инспектор Газизуллина Р.Р., 5-7 нче сыйныф укучылары белән "Электрон тәмәке зыяны турында"дигән темага профилактик әңгәмә үткәрде. Ул электрон тәмәке булуын,мондый Тәмәке турында билгеле мифларны таратуын сөйләде. Моннан тыш,ул электрон тәмәке тартуның онкология һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларына китерүен билгеләп үтте. Әңгәмә ахырында Рамилә Риф кызы барысына да сәламәтлек һәм озын гомер теләде.

13нче март көнне Яр Чаллы шәһәрендә School Performances Театраль иҗат конкурсының зона туры узды. 26 команда арасында финалга 7 камандалар чыкты. Алар арасында Инглиз теле укытучысы Миннәхмәтова Р.Ф. җитәкчелегендә "Җәлил гимназиясе"нең "Talent Studio" театр коллективы да бар иде. Алар безнең районны Казан шәһәрендә узачак йомгаклау турында яклаячак. Аларга уңышлар телибез!

2 апрель- бөтендөнья Халыкара балалар китабы көне. 

Саклаубаш аывл җирлегендә “Бердәи Россия” партиясының белем бирү оешмаларында шахмат зоналары ачу проекты кысаларында, Саклаубаш урта белем бирү мәктәбендә шахмат уены әсбәпләре тапшыру тантаналы чарасы узды.

Петровка Завод урта мәктәбендә шахмат буенча турнир узды.

 Кәүҗияк төп гомуми белем бирү мәктәбендә “Кошлар-безнең  дусларыбыз” дигән темага ачык сыйныф сәгате узды. Әлеге экологик чараның максаты-укучыларның табигатьтә һәм кеше тормышында кошларның роле турында белемнәрен тулыландыру. Әлеге  максаттан чыгып, мәктәбебезнең биология укытучысы Салихова Ф.Р. 1-9 сыйныф укучылары белән кошлар турында әңгәмә үткәрде. Сыйныф сәгате ахырында канатлы дусларыбыз турында викторина узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International