ЯҢАЛЫКЛАР


25
март, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «2016-2023 елларга Татарстан Республикасында архив эшен үстерү «дәүләт программасын раслау турында» 2016 елның 10 июнендәге 395 нче карарын гамәлгә ашыру максатларында Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты «Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивын туплау чыганагын – коммерциячел булмаган оешманың һәм гавами хакимият органының иң яхшы архивы» һәм «Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивын туплау чыганагының иң яхшы коммерция оешмасы архивы»конкурсларын үткәрә. Гаризалар 2021 елның 25 мартыннан 23 апреленә кадәр кабул ителә.

Сарман үзәк китапханәсенә яңа китаплар кайтты. Китапханәдә шул уңайдан “Яңа китап сезне көтә” исемле мәгълүмат көне үтте.

2021 елның 25 март 18 сәгатьтән 26 март 18 сәгатькә кадәр

Алмашынучан болытлы һава.Явым-төшемсез.Аерым районнарда томан.Җил тотрыксыз, секундына 2-7 метр тизлектә, төнлә һаваның минималь температурасы -5..-8, аязган вакытта -13. Көндез максималь һава температурасы +2..+6˚. Юлларда бозлавык.

2021 нче елның 25 нче мартында Сарман муниципаль районының тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча район ведомствоара комиссиясе утырышы булып узды, анда «Сервис Плюс»ҖЧҖ җитәкчесе һәм баш хисапчысы катнашты.

23-24 март көннәрендә Биектау бистәсендә 2007-2008нче елгы яшүсмерләр арасында хоккей буенча Татарстан беренчелегенең финал уеннары узды.


24
март, 2021 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасында социаль ипотека системасында торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ яшь гаиләләргә торак урыннары бирү тәртибе Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 13 июлендәге 587 номерлы карары белән расланган.

23 нче март көнне Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән бистәбезнең балалар китапханәсенә экскурсия оештырылды. Китапханәче балаларны төрле китаплар һәм журналлар белән таныштырды. Балалар кызыксынып бик күп китаплар белән таныштылар. Китапханә хезмәткәрләре балаларга бик күңелле уеннар оештырдылар. Экскурсия балаларга бик ошады.

Сарман районы юл хәрәкәте иминлеге дәүләт бюджет учреждениесе начальнигы Ситдыйкова Алсу Рәзинә кызы 1 нче номерлы "Кояшкай" балалар бакчасы нәниләре белән "Куркынычсыз юл"темасына әңгәмә үткәрде. Әңгәмәдән соң әлеге тема буенча мультфильмнар карау оештырылды.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлары берләшмәсе «Рәхмәт, доктор» акциясе кысаларында 65+, COVID-19 авырып киткән һәм бернинди түләүләр дә алмаган сәламәтлек саклау оешмаларының амбулатор-сырхауханә челтәрендә эшләүче хезмәткәрләрне реабилитацияләү өчен юлламалар тапшыруны оештырды. Чара бүген, 24.03.2021 елда, видеоэлемтә режимында узды. «Мәрхәмәт-Милосердие» Татарстан Республикасы Дәүләт Советының хатын-кыз депутатлары берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова «Сарман РҮХ» ДАССОның гомуми практика табибы А.М. Мәүләвиевага шифаханәгә юллама бүләк итте. «Бердәм РОССИЯ» партиясенең Сарман җирле бүлекчәсенең депутат фракциясе җитәкчесе, «Мәрхәмәт-Милосердие» берләшмәсе әгъзасы Гүзәл Гәрәева һәм «Мәрхәмәт-Милосердие» берләшмәсе җитәкчесе Лилия Ивановна Шәрипова Анүзә Мөбарәк кызына тантаналы рәвештә сертификат һәм чәчәк бәйләме тапшырдылар, фидакарь хезмәтләре өчен зур рәхмәт белдерделәр.

- Сертификат-бик җитди ярдәм. Без, медицина персоналы, күп эшлибез һәм бик арыйбыз. Безгә дә ял кирәк, ярдәм дә вакытында килде. Пандемия белән көрәшнең бөтен чорында ярдәм итүегез өчен зур рәхмәт сезгә, - диде үз чиратында Ануза Мәүләвиева.

"Карга боткасы " - язны каршылауга багышланган традицион татар бәйрәме. Ул язгы чорда үткәрелә һәм кошлар кайтуга багышлана. Безнең бакчабызда, гадәттәгечә, ел саен бу бәйрәм үткәрелә. Балаларга борынгы татар гореф-гадәтләре турында тыңларга, халык уеннары уйнарга, җырларга, биергә һәм традицион рәвештә тәмле ботка ашарга бик ошый.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International