ЯҢАЛЫКЛАР


21
гыйнвар, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Кичә, 20 гыйнвар көнне, районыбызга Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының мәдәният һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү Идарәсе җитәкчесе, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча Комиссия әгъзасы Ләйсән Низамова һәм мәдәният һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү Идарәсенең Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү бүлекчәсе баш киңәшчесе Альбина Башарова килделәр. Эшлекле сәфәр кысаларында алар үзәк һәм балалар китапханәләрендә булдылар.

20 январь 2021 елда Иске Кәшер авыл жирлеге гражданнарынын жыелышы булып узды. Иске Кәшер авыл жирлеге башлыгы  Раян Дәуләтҗанов 2020 елда башкарылган эш нәтиҗәләре буенча доклад белән чыгыш ясады хэм 2021 елга планнар белән таныштырды. "Жәлил" агрофирмасынын 2020 елдагы эшчәнлеге  нәтиҗәләре белэн Илшат Валеев таныштырды.Сарман муниципаль районынын социаль-икътисади усеш нәтижәләре хэм 2021 елга бурычлар белэн Сарман муниципаль районы аппарат житәкчесе Юлия Исмагыйлова чыгыш ясады.

Чыгышлардан сон авыл җирлеге гражданнары узләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, тәкъдимнәр әйттеләр.Халык очен тематик кургәзмәлэр оештырылды. 

Буген 5 нче “Әкият” балалар бакчасында “Ел тәрбиячесе 2021” Республика һөнәри осталык бәйгсенең муниципаль этабының беренче туры  үтте. Конкурста татар теле тәрбиячесе Тухбатуллина Роза Маратовна катнашты. Аңа калган этапларында  уңышлар телибез!


20
гыйнвар, 2021 ел
чәршәмбе

Бүген 3 нче санлы «Аленушка» балалар бакчасында «Ел тәрбиячесе – 2021» республика иҗади конкурсының муниципаль этабының беренче туры узды. Конкурста безнең тәрбияче Болтоносова Г.К. катнаша. Бу конкурсның алдагы этапларында аңа уңышлар телибез!!!

20 гыйнварда Сарман муниципаль районында рәсми визит белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Мәдәният һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү идарәсе башлыгы, татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы комиссия әгъзасы Ләйсән Низамова һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү секторының баш киңәшчесе Ләйсән Низамова булып китте. Аларны муниципаль район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева каршы алды һәм озатып йөрде.

2021 нче елның 19 нчы гыйнварында Җәлил мәдәният сараенда Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елын ачу тантанасы булды. Тантаналы чарада Сарман муниципаль районы башлыгы урынбасары Гәрәева Г.Р., район башкарма комитетының архив бүлеге начальнигы Солтангалиева Г.Р., Җәлил поселогы башлыгы Кәримов Р.А. катнашты.

Республикада янгыннар саны кискен арту сәбәпле, бүген сыйныф сәгатьләрендә янгын куркынычсызлыгы турында әңгәмәләр үткәрелде. Шулай ук гадәттән тыш хәлләр, аларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында да сөйләштеләр.

Азалак авыл җирлеге гражданнарының җыелышы.

20.01.2021 елда Зур Нөркәй авыл җирлеге гражданнарының җыелышы булып узды.

Өлкән яшь – хөкем карары түгел, чөнки бу чорда да үз ялыңны мавыктыргыч итеп оештырырга була. Олы яшьтә дә вакытны күңелле үткәрергә мөмкин, моның өчен бары тик теләк кенә кирәк. Сарман районы «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә социаль хезмәт алучылар өчен «Өлкән яшьтә – актив озын гомер»дип исемләнгән күңелле стартлар уздырылды. Чараның төп максаты булып сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, хәрәкәт активлыгын һәм аралашучанлыкны үстерү тора. Өлкән яшьтә булуларына да карамастан, катнашучылар үзләренең җитезлекләрен, өлгерлекләрен күрсәттеләр, ә ярыш бик күпләр өчен җиңү түгел, ә катнашу мөһим булган мавыктыргыч чара булды, катнашучыларга елмаюлар, дәрт һәм позитив бүләк итте. Чара ахырында истәлекле бүләкләр тапшырылды. Катнашучылар оештыручыларга рәхмәт белдерделәр, мондый чараларның даими рәвештә үткәрелүен теләделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International