2020 елның 22 декабрендә 14.00 сәгатьтә Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Александр Валерьевич Шадриков, экология һәм табигатьтән файдалану мәсьәләләре буенча, ВКС режимында гражданнарны кабул итәчәк.
Гражданнарны кабул итү Түбән Кама районы, Кызыл Чишмә Бистәсе, Яр буе урамы, 7 нче йорт адресы буенча үткәреләчәк.
Гражданнарны кабул итүгә язылу 17.12.20 елга кадәр, 8(8555) 45-66-56 телефоны буенча башкарыла.
Юлтимер авыл китапханәсендә укучыларның, бигрәк тә социаль яктан якланмаган халык төркемнәренең, өлкән буын кешеләренең мәгълүмати культурасын үстерү, төрле яшь категорияләрдәге гражданнарның хокукый культурасын һәм хокукый аңын күтәрү, коррупциягә каршы белемнәрне популярлаштыру буенча максатчан эш алып барыла.Халыкка максималь мәгълүмат бирү максатыннан"Коррупциягә каршы көрәш-ул безнең сәхифәбезнең бурычы" дигән күргәзмә эшләнде, күзәтү үткәрелде, «Коррупция турында нәрсә белергә кирәк» белешмәлекләр таратылды.
Казан Ратушасында тантаналы шартларда дәүләт бүләкләре: Татарстан Республикасының «Ел юристы» юридик премиясен, Г.Ф. Шершеневич исемендәге Бөтенроссия юридик премиясен тапшыру тантанасы узды. Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне - 2004 елдан башлап ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә. Азалак авыл китапханәсендә "Коррупция-җәмгыять чире"дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде, видео күрсәтелде. Балалар дөньяда коррупциянең нинди төрләре барлыгын белделәр, аның барлыкка килү сәбәпләрен ачыкладылар, аңа каршы көрәш чаралары турында белделәр.
Татарстан Республикасында социаль ипотека системасында торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ яшь гаиләләргә торак урыннары бирү тәртибе Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 13 июлендәге 587 номерлы карары белән расланган.
«Ватан геройлары»
9 декабрьдә илебез үзенең яңа бәйрәмен - «Ватан Геройлары көне»н билгеләп үтә. Бу истәлекле дата 2007 елда билгеләнгән иде. 9 декабрь көне очраклы гына сайланмаган. 1917 елга кадәр ул Георгий кавалерларының казанышларын хөрмәтләүгә багышланган иде. Хәзерге вакытта ил Советлар Союзы Геройларын, Изге Георгий һәм Дан ордены кавалерларын, Социалистик Хезмәт Геройларын, Россия Федерациясе Геройларын хөрмәтли.
Барыбызга да сугыш һәм көч кулланудан азат булган тынычлыкта яшисе килә. Бу хакта кешелек һәрвакыт хыялланган. Әмма, кызганычка каршы, дөньяда хәрби конфликтлар килеп чыга, шуңа күрә илебезнең тыныч хезмәтчәннәре белән беррәттән Ватаныбызны саклау өчен сугышчылар да кирәк. Рангазар авыл китапханәсендә әлеге көнгә багышлап «Ватан Геройлары көне» дигән китап күргәзмәсе төзелде.Мәктәп укучылары белән геройлар турында сөйләштек.
“ Замана чире–коррупция”.
Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне, "СтопВИЧ/СПИД" Бөтенроссия акциясе чикләрендә, иртәгә 9 декабрьдә 10.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Җәлил РҮХ "ДАССОның Җәлил район хастаханәсе территориясендә түбәндәге адрес буенча "Җиңү өчен тест" масштаблы кампаниясе узачак: Җәлил ш.т. б., Лесная ур., 4. "Җиңү өчен Тест" мәгълүмат кампаниясе сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга һәм халык арасында ВИЧ-инфекцияне профилактикалауга юнәлтелгән.
1 нче номерлы "Кояшкай" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Кәлимуллина Камилла (җитәкчесе Шакирова Г.Р.) һәм Вәгыйзова Самира (җитәкчесе - Вәгыйзова Г.Г.) "Көз-алтын чор!" Декоратив-гамәли иҗат" номинациясендә 3нче урын яуладылар. Котлыйбыз!