“Коррупциягә: юк,дип әйтик”
Коррупциянең иҗтимагый процессларга тискәре йогынты ясавы, инвестицион климатның начараюына, ярлылык таралуына, халыкның әхлагын киметүгә ярдәм итүе сер түгел.
Коррупциягә каршы профилактика һәм үсеп килүче буында гражданлык-хокукый позициясен тәрбияләү максатыннан И.Г.Шакиров исемендәге Сарман балалар сәнгать мәктәбендә, бу юнәлештә актив эш алып барыла.
Мондый эшнең бер формасы - мәктәп укучылары арасында «Коррупция- илебез дошманы» дигән темага конкурс үткәрү. Рәсемнәрдә балалар бу терминга карата үз төшенчәләрен ачалар, карашларын күрсәтәләр, ә иң мөһиме алар мәктәп эскәмиясеннән үк безнең хокукый дәүләттә коррупцияга урын булмавын аңлап үсәләр.
Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбендә Ватан Геройлары көненә багышланган чаралар узды. 9 декабрь көнне барлык Ватан Геройларын хөрмәтләү тантанасы булды. Укучылар мәктәп музеенда булдылар һәм Әфганстан геройлары турында альбом карадылар, авыл әфганчылары турында күп кызыклы мәгълүмат белделәр. Сыйныф сәгатьләре шулай ук бу тематикага багышланган иде.
9 декабрь көнне Саклаубаш китапханәсе 5-6 класс укучылары өчен коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан "Без коррупцияга каршы!" дигән викторина үткәрде.
"Коррупция- җәмгыять дошманы"
Салих Сәйдәшев истәлегенә багышланган ункөнлек кысаларында М.Г. Юзлибаев исемендәге Җәлил балалар музыка мәктәбендә композиторның тууына 120 ел тулуга багышланган чара узды.
Ел саен 9 декабрьдә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Коррупциягә каршы көрәштә беренче чираттагы бурыч-коррупциягә каршы дөньяга караш һәм хокук аңын формалаштыру. Шул максаттан Җәлил икенче санлы мәктәбендә «Форпост» отряды активисты Степанова Русана өлкән сыйныф укучылары белән сыйныф сәгате үткәрде.
Ел саен 9 декабрьдә илебез Ватан Геройлары көнен билгеләп үтә. Бу бәйрәм - төрле чорларда Россия геройлары исеменә лаек булган кешеләргә тирән хөрмәт күрсәтү.
Музей хезмәткәрләре Сарман гимназиясе музеенда Ватан Геройлары көненә багышланган әңгәмә үткәрделәр.
Бүген, Ватан Геройлары көне алдыннан, Зиннәт Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта мәктәбе укучылары Зиннәт Хәсәнов һәйкәле һәм якташларыбыз истәлегенә куелган обелиск территориясен кардан чистарттылар.
Аннан соң, һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алып һәм аларның батырлыгы алдында баш иделәр. Соңыннан, якташларыбызны искә алу һәм хөрмәтләү йөзеннән, веноклар салынды.