ЯҢАЛЫКЛАР


4
декабрь, 2020 ел
җомга

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 10 нчы филиалы 2020 елның 8 декабренә кадәр җитештерелгән чыгымнарны раслый торган документлар пакетын тапшыру зарурлыгы турында хәбәр итә.


3
декабрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Зиннәт Хәсәнов  исемендәге Иске Кәшер урта мәктәбендә һәм Сарайлы төп гомуми белем бирү мәктәбендә Хәтер дәресләре узды.

1 нче номерлы "Кояшкай" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Гарифуллин Айнур һәм Мортазина Сөмбел "Мин һәм Кызыл китап" республика конкурсының муниципаль этабында җиңүчеләр булдылар. Котлыйбыз!

3 декабрь Россиядә Билгесез солдат көне буларак, яу кырында ятып калганнарны искә алу белән билгеләп үтелә.Шул уңайдан үзәк китапханә хезмәткәрләре һәм китап укучылар Сарман үзәк паркында Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларыбыз мемориал комплексына чәчәкләр салдылар, хәтер утларын кабыздылар.

Бүген Сарман үзәкләштерелгән китапханәләр системасы «Бөек Ватан сугышы тарихы буенча тест» халыкара акциясенә кушылды.

Билгесез солдат көне-Россиядә ел саен 3 декабрьдә билгеләп үтелә торган истәлекле дата. Бу көнне «Форпост» үзәге активистлары Сарман авылында «Бер нәрсә дә онытылмаган, беркем дә онытылмаган! " дигән урам акциясе үткәрделәр.

Билгесез солдат көненә багышлап

2020 елның 4 декабренә

3 декабрьдә 18 сәгатьтән 4 декабрь 18 сәгатькә кадәр

«ТАССРның 100 еллыгына 100 яхшы эш» акциясе кысаларында һәм инвалидлар декадасы уңаеннан, бүген «Әлмәт урта гомуми белем бирү мәктәбе»ндә  хәйрия ярминкәсе узды.

Россиядә 3 декабрьдә истәлекле дата – Билгесез солдат көне билгеләп үтелә. Бу истәлекле көн Совет һәм Россия сугышчыларының   үлемсез батырлыгын мәңгеләштерүгә юнәлдерелгән. Бүген Сарман үзәк паркында Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларыбыз мемориал комплексы  янында бу истәлекле көнгә багышланган митинг узды. Җыелучылар алдында Башкарма комитет җитәкчесе Вәлиев Ф. А.һәм хәрби комиссариат бүлеге начальнигы Миңнегулов К. Н. чыгыш ясадылар. Митингта катнашучылар һәлак булган сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм Мәңгелек утка веноклар һәм чәчәкләр салдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International