4 нче декабрь көнне укучыларны волонтерлык хәрәкәте, аның тарихы, юнәлешләре белән таныштыручы чара үтте.
5 декабрьдә Россиядә өч ел рәттән Россия Президенты Указы белән Волонтерлар көне билгеләп үтелә.
Халыкара үзиреклеләр көнен уздыру исә Берләшкән Милләтләр Оешмасы (ООН) тарафыннан 1985 елдан игълан ителгән.
Дөньяда волонтерлык эшчәнлегенә төрле милләт, дин һәм, иң мөһиме, төрле яшьтәге дистәләрчә миллион кеше җәлеп ителгән. Безнең илебездә дә җиде миллионга якын кеше волонтерлык хәрәкәтенә кушылган.
Җәмгыятьтәге актуаль булган социаль, мәдәни, икътисади, экологик проблемаларга битараф булып кала алмаучы бу кешеләр ихлас күңелдән ярдәм итүне тормышка ашыру өчен үз белемнәрен һәм осталыкларын, тәҗрибәләрен кызганмый.
Соңгы елларда безнең районыбызда да волонтерлар хәрәкәте үсте һәм ныгыды. Бүгенге көндә Сарманда “Шәфкать” үзәгендә, Җәлилдә волонтерлык хәрәкәте берләшмәләре оешты. Монда 160 тан артык яшь кеше үз теләге белән йөри. Гомумән район буенча исә волонтерлык хәрәкәтенә кушылучылар саны 400дән артык. Аларның күпчелеге яшьләр, мәктәп укучылары. Әмма яшьләр белән бергә ирекле хәрәкәттә өлкән яшьтәге кешеләр,“Көмеш волонтерлар” да, катнаша.
Хөрмәтле волонтерлар! Сезне Халыкара волонтерлар көне белән котлыйм!
Сезне бер уртак максат - кешеләргә, әйләнә-тирәгә ярдәм итү теләге берләштерә. Сезнең тырышлык белән бу дөнья игелеклерәк була һәм кешеләр үзләрен бәхетлерәк хис итә. Сезгә карап, без кешелеклелек, игелеклелек хисләренә һәр кешенең күңелендә урын бар, башкаларга ихластан ярдәм кулы сузу – яшәү нормасы икәнен аңлыйбыз.
Аеруча быел коронавирус инфекциясе шартларында күрсәткән ярдәмегез бәяләп бетергесез. Райондагы хәлне стабильләштерү, авыруга дучар булган райондашларны сәламәтләндерү эшенә лаеклы өлеш керттегез һәм бүген дә дәвам итәсез.
Ел әйләнәсендә актив тормыш позициясе, риясызлык, шәфкать күрсәтеп, җәмгыятебез өчен әһәмиятле һәм файдалы булган эшләрдә катнашып килүгез өчен зур рәхмәтемне кабул итегез.
Хөрмәтле волонтерлар! Шәфкатьле йөрәгегез беркайчан да талмасын. Шушы игелекле эшегездә зур уңышлар, үзегезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, иминлек телим!
20 елдан артык 3 декабрьдә бөтен дөньяда инвалидлар көне билгеләп үтелә. Бу датаны физик һәм менталь инвалидлык булган кешеләрнең ихтыяҗларына һәм аерым чынбарлыкка җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү өчен социаль инструментларның берсе дип санарга мөмкин. 2 декабрьдә иң яшь социаль хезмәт алучы социаль-тернәкләндерү бүлекчәсе үзенең туган көнен билгеләп үтте. Социаль хезмәт алучылар һәм Үзәк хезмәткәрләре юбилярны туган көне белән чын күңелдән котладылар. Без аның ихтыяр көче алдында баш иябез һәм күбрәк елмаюлар телибез, һәр мизгелдән ләззәт алып, бәхетле булырга телибез!
2020 елның 3 нче декабрендэ Сарман муниципаль районының «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен, инвалидлар декадасы уңаеннан, «Әпипә» дип исемләнгән кинофильм күрсәтелде. Россия һәм башка илләрдә Халыкара инвалидлар көне җәмәгатьчелек игътибарын мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр проблемаларына җәлеп итү өчен үткәрелә. Инвалидларга мөнәсәбәт – җәмгыятьнең җитлегүенең, аны берләштерүнең һәм яшәү сәләтенең мөһим күрсәткече. Бүгенге көндә сәламәтлек ягыннан проблемалары булган кешеләрнең лаеклы яшәүләре, аларга карата игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтү һәрберебездән тора.
Бүген, 04 декабрь көнне Сарман муниципаль районы Советының утырышлар залында Сарман муниципаль районында коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү буенча комиссия утырышы узды. Утырышны комиссия рәисе, район башлыгы Ф.М. Хөснуллин алып барды.
Эксплуатация вакытында Дәүләт техник күзәтчелеге органнары тарафыннан үткәрелә торган тикшерүләр кар чаналарын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу турында сөйли. Күрсәтелгән техника аерым милекчеләр тарафыннан билгеләнгән срокта теркәлми, техник карауга куелмый, әлеге категориядәге машиналар белән идарә итүче затларның моңа тиешле документлары юк.
Кар чаналарын эксплуатацияләгәндә билгеләнгән таләпләрне үтәүне тәэмин итү максатларында Дәүләт техник күзәтчелек инспекторлары ел саен ЮХИДИ бүлеге, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, аучылык хезмәтләре хезмәткәрләре белән берлектә «Снегоход» профилактик операциясе үткәрә. Быел Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең 03.11.2020 ел, № 01-05/182-пр боерыгы буенча ул 7 декабрьдән 26 декабрьгә кадәр узачак.
Альберт Салахов- Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман мунициципаль районы бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы.
Иске Кәшер мәдәният йортының "Фантазеры" балалар студиясе Мингазова Илфирә Заһит кызы җитәкчелегендә "Сөйкемле Шүрәле" XI Бөтенроссия иҗади эшләр конкурсында катнашты.
Ел саен 1нче декабрьдә Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Бөтен дөньяда кешеләр ВИЧ белән яшәүче кешеләргә ярдәм күрсәтү өчен берләшәләр.Бу көн кысаларында "Җәлил гимназиясе" дә тематик сыйныф сәгатьләре үтте.
"Беркем дә онытылмады" Бөтенроссия акциясе 3 декабрьдә Җиңүнең 75 еллыгына һәм Хәтер һәм Дан 2020 елына багышланган юбилей чаралары кысаларында узды. Җәлил 1 нче санлы мәктәбендә Билгесез солдатны искә алу көненә багышланган Хәтер дәресләре узды, ә волонтерлар Мәңгелек утка һәм герой-шагыйрь М.Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салдылар