ЯҢАЛЫКЛАР


29
октябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне алдыннан Сарман районында «Ярдәм янәшә - Помощь рядом» республика хәрәкәте кысаларында район волонтерлары 28 реабилитацияләнгән гражданнарга бушлай азык-төлек пакетлары тапшыралар. Акциядә муниципаль район башлыгы Хөснуллин Ф. М. да катнашты.

2 нче НГПУ командасы, аның составында безнең Сарман спортчылары да чыгыш ясый, Яр Чаллы шәһәре чемпионаты җиңүчесе булдылар

II лига командалары арасында волейбол буенча Яр Чаллы шәһәре чемпионаты финалы булды, анда НГПУ 2 һәм Титан командалары очрашты. Исегезгә төшерәбез, 2 нче НГПУ командасы өчен безнең Сарман районы спортчылары – Һадиев Риназ, Ганиуллин Рузил, Нестеров Владислав, Рәхимов Ранил, Гайнетдинов Раяз, Мөхлисуллин Илдар чыгыш ясады.

Уен бик кызыклы һәм мавыктыргыч булды. Ике команда да II лига җиңүчесе исеменә лаек булды, шулай да 2 нче НГПУ командасы җитезрәк булып чыкты һәм Титан командасын 3:1 (25:23; 25:20; 17:25; 25:19) исәп белән җиңде.

Спортчыларга киләчәктә дә уңышлар һәм җиңүләр телибез!

29 сентябрь көнне ветераннар клубында Өлкәннәр көне үткәрелде. Шахмат-шашка турниры һәм бильярд буенча нәтиҗәләр ясалды.

Без бүген ямьле җәйне озатып, алтын көзнең мул уңышларын җыеп, көтеп алына торган мул ризыклы көз аена кердек

Үзйөрешле машиналар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре һәм бәхетсезлек очракларының санын киметү максатларында, тәүлекнең караңгы вакытында үзйөрешле машиналарны яктырту һәм яктылык сигнализациясе җайланмалары төзек булмау белән бәйле юл-транспорт һәлакәтләренең ешаюы сәбәпле, 2020 елның 28 октябреннән 20 ноябренә кадәр Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсе боерыгы буенча Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы бүлеге тарафыннан юл-транспорт һәлакәтләренең һәм бәхетсезлек очракларының санын киметү максатларында, профилактик рейдлар оештырылачак.

Альберт Салахов ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы бүлеге башлыгы.

Коррупцион хокук бозуларны ачыклау, профилактик чаралар үткәрү, җәмгыятьтә коррупция күренешләренә тискәре мөнәсәбәт формалаштыру, хокукый культура дәрәҗәсен күтәрү максатыннан, Сарман МР Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре өчен «Закон һәм коррупция. Тәэсир итү чаралары»дигән темага полиция майоры Фәретдинов Ленар Рәмдүс улы тарафыннан әңгәмә үткәрелде.

      Азалак төп гомумбелем бирү мәктәбенең мәктәпкәчә яшьтәгеләр төркемендә бүген Сөмбелә бәйрәме үткәрелде. 

30 нчы октябрь - сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне. Шушы уңайдан, Сарман гимназиясенең язучы һәм журналист Хәниф Хәйруллин исемендәге туган якны өйрәнү музеенда музей хезмәткәрләре 8 а сыйныф укучылары өчен әңгәмә үткәрделәр.


28
октябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Китапханәчеләр онлайн семинарда катнаштылар.

Бүген Ләшәү-Тамак мәктәбенең башлангыч класс укучылары  арасында “Күңелле стартлар”уены үтте. Укучылар үзләренең тизлектә, җитезлектә  сынадылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International