ЯҢАЛЫКЛАР


28
февраль, 2020 ел
җомга

28 февраль көнне Җәлил икенче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбендә -  язучы, Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мәдинә Маликовага багышланган “Шушы яктан, шушы туфрактан без” дип исемләнгән  III республикакүләм фәнни – гамәли конференция узды. Беренче этапка барлыгы 296 эш кабул ителде. Икенче турга 73 эш  сайланды. Конференциядә Республиканың 17 районыннан  катнаштылар.

Бүген ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов районда эш визиты белән булды.

Кичә, 27 февральдә, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының  Кече залында иҗади лаборатория үтте.

Бүген Сарман РҮХдә медицина советы узды, анда район медицина оешмаларының эшенә йомгак ясадылар һәм 2020 елга бурычлар билгеләделәр.

Шашка уены безнең чорга бик борынгы дәверләрдән килгән.Хәзер бу уен спорт төрләренең берсе булып санала.Физик сыйфатларны түгел, ә күбрәк акыл үсешенә тәэсир итә торган булганга, балалар да аны спорт дип түгел, ә уен дип саный. Шашка уйнау логик фикерләү сәләтен үстерә, хәтерне яхшырта, уен аша балаларда бер-берсенә дустанә мөнәсәбәт булдырыла.

Бүген, 28 нче февраль көнне, Сарман гимназиясе базасында Ватанны саклаучылар көненә һәм Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Яшь Ватанны саклаучылар» дигән хәрби-патриотик квиз узды. Квиз 7 конкурстан торды: «Визит карточкасы», «кроссворд чишү», «Армия өйрәтүләре», «Математика», «Иллюстрацияләнгән сораулар», «Теоретик сораулар» һәм «Танк-34». Киеренке көрәш нәтиҗәсендә безнең мәктәпнең яшь армиячеләре 1 урынны яуладылар. Афәрин!

Петровка Завод урта мәктәбенең «Волонтер-медиклар» мәктәп отряды беренче ярдәм буенча Бөтенроссия дәресенә кушылды.

2020 нче елның 28 нче февралендә Сарман гимназиясендә район «Форпост» үзәге тарафыннан Ватанны саклаучылар көненә һәм Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган хәрби – патриотик викторина үткәрелде. Интеллектуаль көрәштә Сарман 1 нче мәктәбеннән «Патриот» һәм Сарман гимназиясеннән «Ут» командасы катнашты. Командалар 7 станцияне уздылар, анда Бөек Ватан сугышы тарихы буенча белемнәрен күрсәттеләр, үз зирәклекләрен һәм эрудицияләрен күрсәттеләр. Бер балл аерма белән беренче урынны Сарман 1 нче урта мәктәбе командасы яулады, икенче урында Сарман гимназиясе командасы .Чара дипломнар һәм бүләк сертификатлары тапшыру белән тәмамланды.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 26 февралендә кабул ителгән карары нигезендә авылда һәм шәһәр тибындагы поселокларда яшәүче 29 яшькә кадәрге хатын-кызларга өченче һәм аннан соң туган балалары өчен 100 мең сум күләмендә бер мәртәбә түләүләр биреләчәк.

18 сәгатьтән. 28 февраль 18 сәгатькә кадәр. 2020 елның 29 феврале


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International