ЯҢАЛЫКЛАР


22
февраль, 2020 ел
шимбә

Ватанны саклаучылар көне-балалар бакчасында ватанпәрвәрлек тәрбияләү өчен кулай бәйрәм. 

Безнең мәктәптә бу көн уңаеннан класс сәгате һәм “Тел бәйгесе” үткәрелде.


21
февраль, 2020 ел
җомга

Бүгенге көндә районда 11 Бөек Ватан сугышы ветераны яши.

  Туган йортыбызның, авылыбызның кадерле булуын иң элек туган тел аша тоябыз. 21 нче февраль - Халыкара туган тел көне. Шушы уңайдан Сарман урта гомуми урта белем бирү мәктәбендә тел атналыгы игълан ителгән иде.

  17 нче февраль көнне атналыкны ачу тантанасы булды. Бу көнне укучылар  арасында «Идел кичкән тел» дигән темага иң матур һәм дөрес язучылар бәйгесе узды. Диктант язуның максаты орфографик һәм грамматик хаталарны, татар телен белү дәрәҗәсен тикшереп карау иде.

  Атна дәвамында мәктәбебездә «Җырлы-моңлы татар теле» исемле күргәзмә эшләп килде. Укучылар күргәзмәдә урнашкан китаплар аша туган телебезнең байлыгына, матурлыгына багышлап язылган китаплар белән таныштылар. Халкыбызның бай мираслы булуына тагын да инандылар.

  «Халыкара туган тел көне»  (1-4 нче сыйныфлар), «Татарстан күп милләтле республика» (5-11 нче сыйныфлар) темаларына сыйныф сәгатьләре узды.

 21 нче февраль Халыкара туган тел көнен йомгаклап, « Җыр булырлык сүзләр биргән, Туган телем рәхмәт сиңа » дигән кичә үтте. Анда 3,5-7 нче сыйныф укучылары телебезнең матурлыгы, гүзәллеге турында шигырләр сөйләделәр, халык җырларын башкардылар. Кичә Г.Тукайның "Туган тел" җырын күмәк җырлау белән тәмамланды.

21 нче февраль көнне «Җәлил гимназия»се базасында "Ата-аналар тарафыннан бердәм БДИ тапшыру көне" акциясе үтте.

Сарман районының оешуына 90 ел тулу уңаеннан Сарман гимназиясе музее "Күренекле якташларыбыз " циклыннан очрашулар оештыра. Шул уңайдан бүген гимназиядә Татарстанның халык артисткасы Фәридә Сафина белән очрашу булып узды.

20 февраль көнне Сарман авылында яшәүче Вәлишин Илсөяр Яхъя улына 80 яшь тулды. Тормыш иптәше Клара Нурмөхәммәт кызы белән гаилә корып яши башлауларына – 55 ел, зөбәрҗәт туйлары.

21 февральдә  Сарман районының Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музеенда 14 яше тулган яшь гражданнарга Россия паспортын тапшыру тантанасы үтте.

21 февраль – Халыкара туган тел көне. Районның барлык мәктәпләрендә дә туган тел көненә багышланган чаралар үтте. Укучылар туган телдә аралашуның әһәмиятен, аны саклау һәркемнең бурычы  икәнен тагын бер кат исбатладылар.

Спорт-патриотик айлык кысаларында бүген Зиннәт Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта мәктәбендә Әфган сугышы ветераннары белән очрашу узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International