Форумда җитештерүне үзгәртеп кору һәм эксплуатация чыгымнарын катгый экономияләү шартларында төп җитештерү күрсәткечләрен үтәү темасына җитди фәнле сөйләшү барды.
Җәлилнең 7 нче номерлы "Ләйсән" балалар бакчасында "сөйләм үсеше"юнәлеше буенча база мәйданчыгы семинары узды. Тәрбиячеләр Шәрәфетдинова И.Ф., Йосыпова Л.Г. дәресләрендә балаларның сөйләм үсеше өчен төрле эш формалары кулланылды. Педагоглар белән эшлекле уенда Ишмакова Т.А. үзенең эш тәҗрибәсен нәтиҗәле файдаланды һәм педагогик эшчәнлек өлкәсендә үз сәләтләрен күрсәтә алды.Начало формы
Музейда 14 яше тулган яшь гражданнарга паспорт бирү чарасы матур традициягә әйләнде.
Атна саен пәнҗешәмбе көнне тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча район ведомствоара комиссиясе уза.
21 нче февраль көнне чыгарылыш сыйныф укучылары һәм ата-аналар җәмәгатьчелегенең бердәм дәүләт имтиханнарының имтихан процедураларының үзенчәлекләре турында законлы вәкилләренең (ата-аналар) хәбәрдарлыгын арттыру максатыннан, Җәлил гимназиясе базасында Бөтенроссия «Ата-аналар тарафыннан бердәм БДИ тапшыру көне" акциясе узды.
21 нче февральдә илебездә Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. Шушы бәйрәм кысаларында МБББУ «Петровка завод урта гомуми белем бирү мәктәбендә» төрле чаралар уздырылды.
17-22 февраль көннәрендә Әлмәт төп гомуми белем бирү мәктәбендә» Аҗаган «уеннары уза.
Еллар уза, буыннар алмашына, әмма безнең өчен бөек илебезне саклаган, тынычлык алып килгән кешеләргә киләчәк буыннарның рәхмәте үзгәрешсез кала. Үсеп килүче буын ул сугыш еллары турында дәреслекләр буенча гына белә. Ә Кәүҗияк төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары авылыбызның Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очраштылар.Ветераннарыбыз алар белән 1941-1945 еллардагы сугыш хатирәләре белән уртаклаштылар . Балалар ветераннарның хикәяләрен зур кызыксыну белән тыңладылар, үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Очрашу бик җылы, дустанә мөнәсәбәтләрдә узды.Укучылар ветераннарга үз куллары белән ясаган чәчәкләр бүләк иттеләр, сәламәтлек теләделәр, җирдә тынычлык хакына аларның кылган батырлыкларына рәхмәт белдерделәр.
Безнең һәрберебезнең изге бурычы - шул Бөек Җиңү истәлеген үз балаларына җиткерү. Шул очракта гына халкыбызның киләчәге лаеклы булачак!
Сарман муниципаль районы МБМББУ "Каташ-Каран балалар бакчасы"нда Ватанны Саклаучылар Коненә карата "Күнелле стартлар" уены үткәрелде.
Татарстан Республикасының 100 еллыгын һәм Бөек җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында 14 февральдә Хезмәт даны музеенда "Җәлилнефть" НГДУ берләшмәсе тарафыннан герой-шагыйрь Муса Җәлил шигырьләрен укучылар конкурсы үткәрелде.