Бүген Сарманда төп Яңа ел чыршысы ачылды.
26 декабрь көнне Карашай-Саклау балалар бакчасында Яңа ел иртәсе узды
Җәлил беренче мәктәбе волонтерлары, мәктәп активистлары белән берлектә, өлкәннәр өчен интернат-йортта Яңа ел тамашасы күрсәттеләр..
Яңа ел бәйрәмнәрен Җәлил икенче урта мәктәбе укучылары һәрвакыттагыча күңелле каршы алды.
2019 нчы елның 12 нче декабрендә «Балага Яңа ел бүләк ит» акциясе кысаларында Яр Чаллы шәһәр округындагы «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютыда тәрбияләнүче балаларның күңелен бәйрәм алдыннан тулыландырырга теләгән тылсымчылар делегациясе юлга чыкты.
Тылсымчылар ролендәге «Бердәм Россия» сәяси партиясенең Сарман бүлекчәсе һәм «Волонтер» иреклеләр берләшмәсе приютта тәрбияләнүче балаларга өстәл уеннары һәм канцелярия кирәк-яраклары бүләк иттеләр.
Яңа ел кечкенәләр дә, өлкәннәр дә көтеп ала торган могҗизалы бәйрәм. Аннан әйләнә – тирәгә сихри матурлык, яктылык тарала; әкият геройлары үзенә чакыра.
Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан районда “Кыш бабай бүләкләре” акциясе старт алды. “Шәфкатъ” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре социаль хезмәтләр җыелмаларыннан файдаланучыларга Сарман җирлеге хәйриячеләренең бүләкләрен өләштеләр.
Балаларга шатлык өләшүчеләргә: Закирова Г. З., Садиков Р. Х., Садыков И. А. ларга өлкәннәр һәм сабыйлар чиксез рәхмәтле. Аларның изге гамәлләре киләчәккә якты өметләр уята.
Туган җирдә бәхет, офык киң, кешеләре гүзәл гөлгә тиң
2019 елның 25 декабрендә шәһәр тибындагы Җәлил поселогында яшәүче Семина Валентина Дмитриевна үзенең 90 яшьлеген билгеләп үтте.
25 декабрьдә Күтәмәле мәктәбендә Чыршы бәйрәме үтте. Кыш Бабай белән Кар кызы, 2020 елның символы – Күсе һәм башкалар балаларны бәйрәм белән котладылар. Балалар укытучылары һәм әти-әниләре белән бергә уеннарда катнаштылар, җыр-биюләр күрсәттеләр, шигырьләр сөйләделәр.
Мәктәп директоры Рәдис Мәрдәншин шулай ук барысын да якынлашып килүче бәйрәмнәр белән тәбрикләде, алдынгыларны билгеләп һәм бүләкләп үтте, грамоталар тапшырды.
Бәйрәм бик күңелле узды, балаларга бүләкләр тапшырылды. Ул барысының да күңеленә хуш килде.
25 нче декабрь көнне район мәдәният йортында ветераннар өчен Яңа ел кичәсе оештырылды. Ветераннарны бәйрәм белән муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесе Мөхәммәтгәрәев А.Ф., район ветераннар советы рәисе Миннегулов Н.М. котладылар. Бәйрәм уеннар, җырлар һәм биюләр белән үрелеп барды.