ЯҢАЛЫКЛАР


26
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

25 декабрьдә Күтәмәле мәктәбендә Чыршы бәйрәме үтте. Кыш Бабай белән Кар кызы, 2020 елның символы – Күсе һәм башкалар балаларны бәйрәм белән котладылар. Балалар укытучылары һәм әти-әниләре белән бергә уеннарда катнаштылар, җыр-биюләр күрсәттеләр, шигырьләр сөйләделәр.

Мәктәп директоры Рәдис Мәрдәншин шулай ук барысын да якынлашып килүче бәйрәмнәр белән тәбрикләде, алдынгыларны билгеләп һәм бүләкләп үтте, грамоталар тапшырды.

Бәйрәм бик күңелле узды, балаларга бүләкләр тапшырылды. Ул барысының да күңеленә хуш килде.

 

25 нче декабрь көнне район мәдәният йортында ветераннар өчен Яңа ел кичәсе оештырылды. Ветераннарны бәйрәм белән муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесе Мөхәммәтгәрәев А.Ф., район ветераннар советы рәисе Миннегулов Н.М. котладылар. Бәйрәм уеннар, җырлар һәм биюләр белән үрелеп барды.

Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль үсеш буенча урынбасары Сәхипова Индира Рәис кызы конкурста катнашучыларны һәм оештыру комитетын сәламләде. Узган сезонда катнашучылар һәм җиңүчеләр белән таныштырды. Ул, Татарстан Республикасының 100 еллыгына бу кешеләр дә районның һәм, гомумән, республиканың социаль-икътисади үсешенә, мәдәнияткә, рухияткә, яшь буынны тәрбияләүгә, гаилә институтын ныгытуга үз өлешләрен керттеләр, дип билгеләп үтте


25
декабрь, 2019 ел
чәршәмбе

Көнчыгыш Кама алды һәм Кама аръягында: аязучан болытлы һава. Явым-төшемсез. Көньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 4-9 метр, төнлә минималь температура -11 метр..-14, аязган вакытта -15..-20, көндез максималь һава температурасы -7..-10. Юлларда бозлавык.

Карашай-Саклау авыл җирлеге территориясендә урнашкан учреждениеләр Яңа елны каршыларга әзерләнәләр

23нче һәм 24нче нче декабрь көннәрендә Җәлил гимназиясендә башлангыч сыйныф укучылары өчен «Яңа ел чыршысы янында» дип исемләнгән әкият геройлары белән Яңа ел иртәләре үткәрелде. Барлык балалар да Яңа ел костюмнарын киеп килделәр. Тәкъдим ителгән әкиятләрдә Яңа ел могҗизалары булды. Яхшы эшләрне явыз саралар җиңде. Балалар җырладылар һәм биеделәр, персонажларның биремнәрен үтәделәр һәм призлар алдылар. Балалар һәм ата-аналар күтәренке кәеф алдылар. Кыш бабай, Кар Кызы һәм Тычканы барысын да Яңа ел белән котладылар!

Яңа ел алдыннан Җәлил гимназиясе коллективы Җәлил бистәсе мәдәният йорты янында кар сыннары салуда актив катнашты.


24
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

Буген, 2019 нчы елның 24нче декабрендә, Мортыштамак авылында истәлекле вакыйга булды.

Яшьләр урамы газ линиясенә тоташтырылды. Бу көнне Яшьләр урамында яшәүчеләр зур түземсезлек белән көтеп алдылар. Мортыштамак авыл җирлеге һәм авылдашлар исеменнән район Башлыгы  Хөснуллин Фәрит Мөнәвир улына, Нуртдинов Ләис Хади улына, районның газ оешмасы хезмәткәрләренә  зур рәхмәтебезне белдерәбез.Райондашларыбызны чын күңелдән якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрик итәбез. Гаиләләргә иминлек, ил-көннәргә тынычлык, ныклы сәламәтлек, бәхет һәм шатлык телибез.
 

Поселогыбызның мактаулы гражданины, «РСФСР халык мәгарифе отличнигы», «СССР мәгариф отличнигы» Маркова Лилия Василий кызы 85 яшьлек юбилеен каршы алды. 1934 елның 23 декабрендә Пермь шәһәрендә туа, Стәрлетамак педагогия институтын тәмамлап, югары белем ала. Җәлил поселогы укучыларын тәрбияләүгә һәм белем бирүгә зур өлеш керткән, 40 елдан артык педагогик эшчәнлеккә багышлаган поселогыбызның һәм районыбызның хөрмәтле кешесе ул. Тормыш иптәше Алексей Степан улы, «Минтопэнерго» ның атказанган энергетигы белән 60 елдан артык бергә, алар бербөтен булып, өч матур бала тәрбияләп үстергәннәр, биш оныклары һәм дүрт оныкчыклары үзләренең уңышлары белән куандыралар.

Туган көнендә аны поселок хакимияте, «Җәлилнефть» НГДУсветераннар советы, Җәлил икенче урта мәктәбе котладылар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Ел саен кар чанасы сезоны кызган мәлдә Дәүләт техник күзәтчелек бүлеге инспекторлары ЮХИДИ, МЧС, аучылык хезмәтләре хезмәткәрләре белән берлектә «Снегоход» профилактик операциясе үткәрәләр. Быел ул Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе боерыгы буенча 16 декабрьдән 30 декабрьгә кадәр узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International