Җәлил беренче мәктәбенең 4 а сыйныфы укучысы Минабетдинов Тимур "Космос чакыра" дигән иҗади эшләр конкурсында җиңүче һәм төп приз - кәрәзле телефонга Бәхетле ия булды.
Урра! Җиңү! Җәлил 1 нче урта мәктәбенең 5 б сыйныф укучысы Ханнанова Азалия өченче ел рәттән «Мәктәп экопатруле" Республика конкурсында катнаша һәм җиңә!
Үзара салым акчалары хисабына көпчәкләрдә янгын сыешлыгы сатып алынды һәм мотопомпа, су суырту һәм сиптерү насосы белән җиһазландырылды
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә «АгроСемЭксперт» мәгълүмат платформасы аша чәчү өчен кирәкле орлык сортларын эзләү мөмкинлеге турында хәбәр итә, ул Россия авыл хуҗалыгы үзәге тарафыннан эшләнгән һәм районда, тулаем республикада орлыкларның сыйфаты турында тәүлек буе белешмәләр алырга, кирәкле орлыкларны эзләүне җиңеләйтергә һәм сатучылар белән элемтәләр урнаштырырга, шулай ук орлык фондын салуның барышын контрольдә тотарга һәм аны тикшереп торырга ярдәм итә.
19 ноябрьда Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбендә әти-әниләр җыелышы үтте. Ул балаларны тәрбияләү һәм төрле начар төркемнәрнең йогынтысы турында иде. Җыелышта тагын авыл шәфкать туташы Рәхимова Альбина “Котыру” авыруы турында сөйләде, корь, грипп һ.б. авыруларга прививка кирәклек турында аңлатты.
Иске Кәшер урта мәктәбе укучылары катнашында, авылдашыбыз Зиннәт Хәсәновның туган көненә багышлап, “Якташыбыз Батырлыгы” дигән чара булып үтте. Бу чарада Җәлилчеләрнең батырлыгы искә алынды һәм Зиннәт Хәсәнов һәйкәленә венок куелды.
Бүген гимназиянең 6нчы сыйныф укучылары Сарман кинотеатрына бардылар. Башта Ринат Мифтахович укучыларны куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштырды.
Петровка Завод урта гомуми белем бирү мәктәбендә 10-11 сыйныф укучылары өчен эшлекле уен узды
2019 елның 16-17 ноябрендә Татарстанның нефть башкаласы Әлмәт шәһәрендә «Татнефть» хәйрия фондының һәм И.Н.Воронова исемендәге «Яңа исемнәр» төбәкара иҗтимагый фондының «Рухият» программасының II мәдәни – белем бирү проекты булып узды.
«Үлем белән кайда сәүдә итүләре турында хәбәр ит» Бөтенроссия акциясенең 2 этабы кысаларында «Форпост» отряды активистлары Җәлил гимназиясендә сыйныф сәгатьләре үткәрделәр. Укучылар мәгълүматны игътибар белән тыңладылар һәм актив катнаштылар.