ЯҢАЛЫКЛАР


7
ноябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ел саен уздырыла торган «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы хезмәткәре» конкурсына гаризалар кабул итүне дәвам итә. Агросәнәгать комплексының иң яхшы 100 хезмәткәре 100әр мең сум акча алачак.

Татарстан республикасында 4 нче ноябрьдан «Передай семейный архив» конкурсы старт алды. 

Татарстан Конституциясе көне уңаеннан музейда,  14 яше тулган яшь гражданнарга паспорт бирү чарасы узды.


6
ноябрь, 2019 ел
чәршәмбе

23нче ноябрьгә кадәр Җәлил гимназиясендә файдаланылган батарейкаларны җыю буенча экологик акция бара. Шул максат белән гимназиядә махсус контейнер урнаштырылган. Акциянең максаты-укучыларның батарейкалар белән эш итү мәсьәләләрендә хәбәрдарлык дәрәҗәсен күтәрү, эколидерларны һәм экологик өлкәдә потенциаль активистларны ачыклау.


5
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

2 ноябрь көнне Җәлил мәдәният йорты сәхнәсендә Халыклар бердәмлеге көненә багышланган бәйрәм чарасы узды.

2019 нчы елның 5 ноябрендә Сарман муниципаль районының «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен Халыклар бердәмлеге көненә багышланган чара үткәрелде. Халык бердәмлеге көне – күп гасырлык тарихы булган иң яшь бәйрәм. Бу бәйрәм россиялеләргә милли идея – милләтенә, социаль статусына һәм диненә карамастан, Россия төзелеше тирәсендә бердәмлек күрсәтергә, илебезнең бөек тарихына, хәзергесенә һәм якты киләчәгенә катнашуын аңларга мөмкинлек бирә.

 

«Вдохновение» X Халыкара конкурс-фестивалендә «Кәеф» татар вокаль ансамбленә «Вокал» номинациясендә I дәрәҗә лауреат исеме, ә Ландыш Нуретдиновага «Вокал-соло» номинациясендә I дәрәҗә лауреат исеме бирелде.

Агымдагы елның 3 ноябрендә Хусаенова Венера Мәхмүт кызы («Рапсодия» кафесы директоры) Җәлил гимназиясе укучылары һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен хәйрия кичәсе үткәрде.

«Наш дом -Татарстан» Республикакүләм фестиваленең Гала – концерты, 4 ноябрьдә М. Җәлил опера һәм балет театры сәхнәсендә узды, ул Халык бердәмлеге көненә багышланган иде.

2019 елның 30-31 октябрендә Әлмәт шәһәрендә җәмәгать тәртибен саклау буенча мәктәп һәм студентлар оешмалары арасында пневматик винтовкадан ату буенча «Форпост» республика спартакиадасының зона этабы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International