1 нче ноябрь көнне Халык бердәмлеге көне уңаеннан район мәдәният йортында «Бердәмлектә - көч» дип исемләнгән зур концерт булып узды.
4 ноябрь - Россиядә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм уңаеннан, Карашай Саклау мәдәният йортында яшүсмерләр өчен «Бердәмлектә безнең көч» дип исемләнгән танып – белү - күңел ачу программасы үткәрелде.
8 ноябрьдә Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) психологик ярдәм көне узачак.
2019 елның 4 ноябренә
2019 елның 3 ноябре 18 сәгатьтән 2019 елның 4 ноябре 18 сәгатькә кадәр
2нче ноябрь көнне Җәлил мәдәният йортында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган концерт булды. Поселок башлыгы Кәримов Р. А. халыкка котлау сүзе белән мөрәҗәгать итте, ул Җәлил гимназиясе укучыларына Россия Федерациясе гражданины паспортын тапшырды. Паспорт тапшыру-яшьләр тормышында зур һәм дулкынландыргыч вакыйга. Бу факт яшь гражданнар өчен мөстәкыйльлекнең башы, чөнки паспорт-теләсә кайсы ил гражданины шәхесен таныклаучы юридик документ.
1919 нчы елның 1нче ноябрендә 11:00 сәгатьтә "Җәлил икенче урта мәктәбе"ндә "Зур этнографик диктант " - 2019 узды. Гимназия директоры Булатова Г.Н. бу чарада актив катнашты. Диктант халыкның этнографик грамоталылыгын бәяләргә, Россия Федерациясе халыкларының милли-мәдәни үсешенә, гомумроссия гражданлык тәңгәллеген, этникара тынычлыкны һәм татулыкны алга таба ныгытуга ярдәм итә.
2019 елның 1 ноябрендә бөтен Россия буенча «Зур этнографик диктант» халыкара мәгърифәтчелек акциясе узды.
Сарман авыл үзәк мәйданында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган акция узды. «Шафкатъ» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә эшләүче «Волонтер» берләшмәсе активистлары триколор-ленталар һәм буклетлар тапшырдылар. Акциянең максаты - яшьләр арасында бәйрәмнәрне популярлаштыру. Бәйрәм гражданлык-патриотик һәм рухи-әхлакый үсеш өчен зур әһәмияткә ия, аның тарихы халык бердәмлеге үрнәге булып тора.
Районда ноябрь аеның беренче көне “Зур этнографик диктант” дигән халыкара акция белән башланды.
Республиканың көньяк-көнчыгышындагы «Зәңгәр күл»санаторий-профилакторие базасында «Форпост» җәмәгать тәртибен саклау буенча мәктәп һәм студентлар берләшмәләре арасында пневматик винтовкадан ату буенча республика спартакиадасының зона этабы узды. Ярышларда Татарстан Республикасының 10 муниципаль районыннан командалар катнашты.Сарман районыннан анда Сарман гимназиясе Форпост отряды активистлары Захарова Зарина һәм Яруллин Марат катнашты.