ЯҢАЛЫКЛАР


2
октябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Быелның 7 июлендә "Игелекле дулкын" Бөтенроссия балалар иҗаты мәдәни-хәйрия фестиваленә старт бирелгән.

Бүген Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан район үзәге мәдәният йортында бәйрәм үткәрелә.
 

Әлмәт авыл җирлегендә өлкәннәр көне

2019 елның 3 октябренә
2019 елның 2 октябре 18 сәгатьтән 3 октябрь 18 сәгатькә кадәр

1 октябрь көнне Ләшәү Тамак авыл җирлегендә Ләшәү Тамак, Тубән Ләшәү һәм Сарайлы авылларында өлкәннәр көне үтте. Өлкәннәрне авыл җирлеге башлыгы И.З.Хабибуллин, ветераннар Советы рәисе Г.М.Ситдикова, Ләшәү Тамак тулы булмаган урта мәктәп директоры Р.С.Давлетов тәбрикләделәр. Бәйрәм концерт номерлары белән чәй өстәле артында дәвам итте.

Зур Нөркәй авыл җирлегендә "Кояшкай" балалар бакчасы ачылды

1 октябрь көнне Рангазар авыл җирлегендә өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм чарасы булып узды. Ветераннарны авыл җирлеге башлыгы Г.Б.Бариев, авыл җирлеге ветераннар советы рәисе А.А.. Хисмаутдинова котлады.Чара программасында музыкаль номерлар, котлаулар һәм чәй эчү булды.

 

2 нче октябрь көнне Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан район мәдәният йортында «Супер әби» дип исемләнгән бәйге оештырылды. Бәйрәм муниципаль район башлыгы Ф.М. Хөснуллинның котлавы белән башланып китте. Ул өлкәннәргә ныклы сәламәтлек, озын гомер теләде. Муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Р. Сахипова өлкәннәрне бәйрәм белән котлады, бәйгедә катнашучыларга грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Сәхнәдә үзешчән артистлар белән беррәттән сәхнә ветераннары да үзләренең җыр-биюләрен башкардылар.

1 нче октябрь - Өлкәннәр көне


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International