ЯҢАЛЫКЛАР


3
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Ел саен октябрь аенда өлкәннәр көнен билгеләп үтәбез. Зурлап, олылап уздырыла торган бу бәйрәм безгә картлыкның берәүне дә читләтеп үтмәячәген, һәркайсыбызга киләчәген искәртү өчен эшләнә. Үзәк китапханәдә өлкәннәр көне уңаеннан  “Сезнең янда күңел яктыра”  исемләнгән  китап күргәзмәсе  төзелде. Китапханәләрдә төрле елларда эшләп чыккан өлкәннәребезне хөрмәтләп, азык-төлек пакетлары таратылды. Үзәк китапханә хезмәткәрләре  “Шәфкать” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә үткән чарада катнаштылар.
 

"Халыкара өлкәннәр көне» ел саен 1 октябрьдә бөтен дөньяда билгеләп үтелә. Бу бәйрәм уңаеннан Җәлил бистәсенең «Форпост» отряды активистлары үз куллары белән чәчәкләр ясадылар, открыткаларда күңелле котлаулар яздылар һәм бистә урамнарына өлкәннәрне котларга чыктылар. Өлкән буын яшьләрнең мондый игътибарына сокланды һәм соенде.

3нче октябрь көнне «Сарман гимназиясе» нең Валиева Г. Х. җитәкчелегендәге 1 «А» сыйныф укучылары өчен Үзәк балалар китапханәсендә «Китаплар иленә сәяхәт» дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрелде. Китапханәчеләр укучыларны “Китап патшалыгына” кунакка чакырдылар һәм китап укучының кагыйдәләре белән таныштырдылар. Балалар китапханәгә язылу, китап алу, тапшыру, саклау турында мәгълүмат алдылар. Китапханәче балаларны яңа кайткан китаплар белән һәм балалар журналлары, газеталары белән таныштырды. Шулай ук аларга беренче тапкыр Бердәм уку билеты тапшырылды. Балаларга китапханәдә бик ошады.

Югары Чыршылы авыл жирлегендэ Олкэннэр коне

1 нче октябрьдә Казанда 60 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар һәм 55 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар арасында ел саен үткәрелә торган машина йөртү осталыгы республика конкурсының финалы узды.

Кичә, 2 нче октябрь көнне, Җәлил картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм чарасы булып узды.
 

Октябрь аенда искиткеч матур һәм изге бәйрәм – Өлкәннәр көне бәйрәм ителә. Бу көнне без әби-бабаларыбызга, якыннарыбызга һәм туганнарыбызга аерым игътибар күрсәтәбез. Бу бәйрәмнән "Җәлил гимназиясе" укучылары да читтә калмады. Сыйныф сәгатьләре үткәрелде. Моннан тыш, укучылар өлкәннәр өчен открыткалар ясадылар һәм аларны шәхсән котладылар. Сезне Өлкәннәр көне белән чын күңелдән котлыйбыз, сезгә чиксез озын һәм бәхетле еллар, ныклы сәламәтлек, тынычлык, бәхет һәм кайгыртучанлык телибез

Мортыштамак төп гомуми белем бирү мәктәбендә, Халыкара инвесторлар атнасы (World Investor Week – 2019, WIW) кысаларында 9 сыйныф укучылары Сбербанкта экскурсиядә булдылар. Банкта укучыларга инвестицияләр, банк карталары, турында сөйләделәр.

1 нче октябрь көнне өлкәннәр көненә багышлап авылыбыз мәдәният йортында "Гомер көзенә кергәндә" дип исемләнгән бәйрәм концерты узды. 

1 октябрь көнне  Чураш мәдәният йортында Өлкәннәр көне уңаеннан " " Гомер көзем " дип аталган чара узды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International